Журнал «Безнең мирас»

Телевизорны «Безнең мирас» авторы отты

«ТАТМЕДИА» АҖ берничә ел рәттән газета-журнал абунәчеләре арасында “Языл һәм телевизор от” дип исемләнгән акция үткәрә. Быел бәйгенең җиңүчесе –

“Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, Башкортстан дәүләт университеты доценты,"Безнең мирас" журналының авторы һәм даими укучсы Илдус Фазлетдинов. «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова кулыннан SAMSUNG маркалы телевизорны алганнан соң, без аның белән редакциябездә әңгәмә кордык.


Марат Закир. Илдус әфәнде, ерак араларны якын итеп килгәнсез. “Идел” журналында эшләгән вакыттан ук сезнең белән даими аралашып яши идек. Шагыйрь буларак та, галим буларак та сез милләттәшләребез белән еш очрашып торасыз.  Хәзерге вакытта да журналыбызның даими укучысы һәм аның авторы...
Илдус Фазлетдинов. Мин Казанга килмәдем, ә бәлки кайтканмындыр. Ул бит безнең тарихи ватаныбыз.
Марат Закир. Казанга килеп түгел, кайтып кына була...
Заманында көчләп чукындырудан качып минем бабаларым шушыннан күченеп киткән. Бу хәлләр 18 гасырның беренче яртысында булган.
Марат Закир. Кайсы яклардан?
Илдус Фазлетдинов. Дөрес булса, Арча ягыннан. Бу риваятьләр буенча. Алар Бәләбәй төбәгенең Чагымлы авылына килеп төпләнгән. Аннан соң инде безнең нәсел ХХ гасыр башында Тозлы Кош авылына күченгән. Әбием Ишембай районындагы Көзән авылыннан. Андагы бабайларым заманында Минзәлә төбәгеннән күчеп утырган. Шуңа күрә “килү” түгел, ә “кайту” дисәм дөресрәктер.
“Безнең мирас” турында мин югары фикердә. Аны “Чын мирас” дип чыга башлаган вакыттан ук алдыра башлаган идем. Шуннан бирле алдырудан туктаганым юк. Журнал бик кызыклы эчтәлекле, фәһемле һәм иң кызыгы төрле планлы. Анда тарих та бар, әдәбият та, әдәби мирас та, сәнгать тә бар. Кыскасы, шәп журнал.
Башкортстанда яшәүче татарларның риваятьләрен һәм легендаларын тупладым. Анда меңнән артык текст керде һәм бик кызыклы гына авыл тарихлары да килеп чыкты. Ришат Төхфәтуллинның Карамалы-Гобәй авылы турында белмәгән кеше юктыр. Аның тарихы искиткеч кызык. Бу авылның борынгы бабалары Татарстанның Кукмара районы Олы Сәрдек авылыннан чыккан кешеләр.
Марат Закир. Шагыйрь Газинур Моратның туган авылы...
Илдус Фазлетдинов. Ә бәлки Газинур абыйның туганнары кайдадыр Башкортстанда да яшәп ята торганнардыр. Юлда килгәндә карап бардым. Авылларның исемнәре кабатлана. Аю авылы бар, ә бездә Яңа Аю. Уразбакты авылы, бездә шундый ук Уразбакты. Бәлки менә шушы бәйләнешләрне дә ачыклау өстендә безгә бергәләп эшләргә кирәктер. Миңа калса, бу тарихны ачыклау киләчәк буын өчен дә бер чимал булыр иде, чөнки алар елдан ел югалып бара.
Марат Закир. Бергә-бергә эшләргә насып әйләсен!

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру