Шаян мирас Уку өчен 1 минут

Учактан чәчрәгән чаткылар

Учактан чәчрәгән чаткылар

Әгәр тыйнаклык буенча ярыш уздырылса, тыйнаклыгы аркасында ул финишка иң соңгы кеше булып килер иде.

Аның өлеше

 

Шәһәребезне яшелләндерү эшендә слесарь Ивановның өлеше аеруча зур. Күптән түгел ул «Яңа өйләнешүчеләр бакчасы»на җиденче агачын утыртты.

 

Кышкы сурәт

 

Г.Камал театры сәхнәсендәге шикелле кеше ышанмаслык эре кар ява.

 

Тыйнаклык

 

Тыйнак кеше. Әгәр тыйнаклык буенча ярыш уздырылса, тыйнаклыгы аркасында ул финишка иң соңгы кеше булып килер иде.

 

Гомердә булмаганны

 

А.А.Мөртәтшин, педагогия институтын тәмамлагач, укытучы булып эшли башлады.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи