Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Ир канаты ат булыр

Казаныбызның Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбендә атаклы мәгърифәтченең 200 еллыгы уңаеннан «Җанлы мирас» дип исемләнгән интерактив музей-лаборатория тәкъдим иттеләр. Аны оештыруда күренекле рәссам Финат Нәбиуллин күп көч куйган. Шул ук көнне кылкаләм остасының картиналарыннан күргәзмә дә ачылды.

 

Финат Ядегәр улы Нәбиуллин.

 

 

Исегезгә төшерәбез: башкаланың Татарстан урамындагы 80 нче мәктәптә байтак күренекле шәхесләребез укып чыккан. 2021 елда мәктәпкә мәгърифәтче Каюм Насыйри исеме бирелде һәм Кукмара районында шактый еллар мәгариф бүлеген җитәкләп бай тәҗрибә туплаган Роберт Мияссәр улы Мансуровны директор итеп билгеләнде. Тагын бер елдан аның тырышлыгы белән мәктәптә Каюм Насыйрига һәйкәл куелды. 2022 елдан бирле биредә «Насыйри укулары» үткәрелеп килә, экология-­география конференциясе уза. Хәзер исә атаклы мәгърифәтчебезгә багышланган музей­-лаборатория сафка басты. Аның турында газетабызда аерым сүз булыр. Бу сәхифәбезне исә рәссам Финат Нәбиуллин иҗатына багышлыйбыз.

 

 

«Биләр кайтавазы». /Фотолар – Ф.Нәбиуллинның шәхси архивыннан.

 

 

Финат Нәбиуллин Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-­Кобау авылында туып үскән. Әлеге авылны без Башкортстанның атказанган рәссамнары – редакциябезнең күптәнге дусты Вәкил һәм аның энекәше Вәгыйзь Шәйхетдиновлар аша моңа кадәр дә белә идек. Ул мәдәниятебезгә өч рәссамны биргән булып чыга, димәк. (Сүз уңаеннан республикабызның Актаныш районында урнашкан Иске Кормаш авылы искә төште. Бу авыл да милләтебезгә берсеннән­-берсе талантлы өч рәссам – Әсгать Сәфәргалин, Зилфәт Басыйров һәм скульптор Васил Маликовны бирде). Бертуган Шәйхетдиновлар киңәшен тотып, Ядегәр улы Финат Уфада Башкорт дәүләт педагогика институтының графика бүлегенә укырга керә.

 

 

«Нурлы Казан».

 

 

Күргәзмәдә рәссамның соңгы елларда иҗат ителгән утызлап картинасы урын алган. Милли тормышыбызны чагылдырган бу сурәтләргә бер карауда ук гашыйк буласың. Кылкаләм остасының меңәрләгән кешелек картиналарны да, җыйнак портретларны да бердәй оста иҗат иткәнен шундук күреп аласың. «XVI гасыр уртасында Ташаяк мәйданында базар» картинасында әнә кешенең исәбе­саны юк, ләкин бөтенесе үз урынында – борынгы шәһәрдә бабаларыбызның көнкүрешен ничек оста итеп күз алдыбызга китереп бастырган автор! Бер караганда Финат Нәбиуллин реалистик өслүбтә иҗат итә кебек: Ташаяк базарын искә төшерү дә җитә. Шул ук вакытта гадәти булмаган композицияләрдә аның шигъри­-романтик рухын чамаларга мөмкин. Татар халык авыз иҗатына нигезләнеп иҗат ителгән «Сак-­Сок» картинасы шундыйлардан. «Фашист һөҗүме» дип исемләнгән сурәтендә исә кызыл буяулар белән атларның арлы-бирле сикеренгәне тасвирланган. Аның янында тамашачының йөрәге дә күкрәк читлегеннән чыгып китәрдәй булып тынгысыз тибә башлый. Рәссамның бабасы Бөек Ватан сугышы елларында арбаларда снаряд ташыган. Фашист самолетлары һөҗүм иткән вакытта иң әһәмиятлесе – төрлесе төрле якка таралып исән котылсын өчен атларны иярдән ычкындырып өлгерү. Фронтта ат гомере солдатныкыннан да кадерлерәк булгандыр шул.

 

 

«Бабам».

 

 

Финат Нәбиуллин картиналарына хас тагын бер үзенчәлекле сыйфат шул: анда тып-­тыныч табигать күренешләре дә, җилне дә уздырып Сабан туе мәйданы буйлап җилдерткән атлар да бер үк осталык белән сурәтләнгән. Табигатьне шулкадәр салмак, ягымлы, тыныч итеп тасвирлаган кылкаләм остасының икенче бер сурәттә үзләрен белештермичә алга ыргылган атларын күреп, боларны бер үк кеше иҗат иткәнме, дип уйга каласың хәтта. Менә шундый бай күңелле, төрле хис-­кичерешләрне мең төрле алым белән чагылдыра белүче рәссам ул Финат Нәбиуллин. Аның тарихи сурәт, фольклор буенча рәсем, реалистик портрет, романтик пейзаж, милли эчтәлекле натюрморт, ярым­-чын, ярым-­хыялый итеп иҗат ителгән атлары рәсем сәнгатендә кызыклы бер манзара хасил итә.

 

 

«Фашист һөҗүме».

 

 

Инде Финат Нәбиуллин иҗатында атлар темасына аерым тукталыйк. Атларның татар мәгыйшәтендә нинди зур урын тотканын шәрехлисе юктыр. Моны аңлау өчен мәкаль, әйтемнәребезне искә төшерү дә җитә. «Ир канаты ат булыр», «Атсыз ир – канатсыз кош», «Атлы җәяүлегә юлдаш түгел», «Ат юк дип, сыер менмиләр», «Сыер кыйнап, ат булмас»... – никадәр хикмәт бар бу сүзләрдә! «Дөньяда атсыз, ахирәттә имансыз – икесе дә бер» әйтемендә ат ничек зурланган! «Ат алу хатын алу түгел, бер алсаң, талак әйтә алмассың», дигән әйтемнән көләргәме, еларгамы – белмәссең.

 

 

«Сак-­Сок».

 

 

Финат Нәбиуллин күңелендә бу малкайга карата мәхәббәт кайчан ярала? Туган авылы Кәпәй­-Кобау янындагы хәтфәдәй йомшак, иркен аланнардамы? Әллә бабасының фронт хатирәләрен тыңлаганда малкайларны кызгануданмы? Әллә инде борынгы бабаларыбыз тормышын сурәтләрдә торгызырга теләп киштә-киштә тарих китаплары укыгандамы? Уфа ипподромында ат спорты музеен бизәргә килгәч җенләнеп китә рәссам җитез чапкыннар белән. Әмма беренче рәсемнәрен күргәч, ат спорты осталары рәссамнан көлә генә. Чабышкыларны һәрбер кылына кадәр белгән бу халык, төнлә уятып берәр ат рәсемен күрсәтсәң дә, аның нинди токымга караганын, нинди төбәктән чыкканын, бүген кая таралганын ике дә уйламыйча әйтеп бирә. Финат Нәбиуллин шуннан атларны өйрәнә башлап, ахыр чиктә Парижга барыр дәрәҗәдә остара. Хәер, иң элек 2003 елда ул эшләгән ипподром атлары Казанда күргәзмәдә яхшы бәя алгач, Мәскәүдә халыкара ат бәйгесендә катнашу хокукына ия була. Анда җиңү яулагач исә Франциядә Россия көннәре кысаларында Венсен шәһәренә юл тота. Вәкиллектә бердәнбер рәссам – Финат Нәбиуллин. Атлар сурәтләрен ясаучы рәссамнар арасында бәйге оештырылса да, Финатыбызга тиң булырдайлары табылмый. Шулай итеп, Финат Нәбиуллинның сәнгать чаралары белән тудырылган җитез аргамаклары Францияне күреп кайта.

 

 

«Җырлап үткән гомер».

 

 

Европадан кайткач та, атлар белән җенләнүе юкка чыкмыйча, төрледән-төрле иҗат проектлары булып әледән­-әле баш калкытып тора. Мәсәлән, Уфада рәссам А.Тюлькин музей-­йорты мөдире булып эшләгәндә, Финат Нәбиуллин «Аргамак» исемле күргәзмә оештырып, байтак кылкаләм осталарын җәлеп итүгә ирешә, ахыр чиктә күчмә күргәзмәләр белән Башкортстанның шактый шәһәрләрен йөреп чыгалар. Бер сүз башлагач, Финат Ядегәр улының оста оештыручы, киң кырлы җәмәгать эшлеклесе булуын да искәртик. А.Тюлькин музей­-йортында ун ел эчендә нинди генә кызыклы иҗат проектлары уйлап тапмый ул. Музей тормышы җанланып китә. Хәер, М.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музееның бер филиалы булган А.Тюлькин музей-­йортына килгәндә үк тәҗрибә туплаган була рәссам. Аңа кадәр төп музейның үзендә директорның беренче урынбасары булып эшләгән еллар да нәтиҗәле була. Шуңа күрә Казаныбызның 80 нче мәктәбендә Каюм Насыйри юбилеена музей­-лаборатория оештыру эшендә катнашуы – күп еллык музей эшчәнлегенең матур бер дәвамы буларак бәяләнергә лаектыр.

 

 

«Унике кыз. Биләр».

 

 

Рәссам Финат Нәбиуллин 2018 елдан бирле Казанда яши. 2020-­2024 елларда ТР милли музеенда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Бүген 2 нче сәнгать мәктәбендә рәсемгә өйрәнүче балалар белән сәнгать серләрен уртаклашып кына калмый, үзе дә берсеннән-­берсе матур пейзажлар иҗат итә. Һәрберсендә ат сурәтләнгән, чөнки мәкальдәгечә: «Кош канаты – каурый, ир канаты ат булыр».

 

Финат Нәбиуллинны 65 яше белән котлап, һәрвакыт атлы, канатлы булуын телибез.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи