...Табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан, танылган шәхесләрне күпләп биргән әлеге авылга XVIII гасырда нигез салынган. Шул чорлардан башлап кемнәр генә килмәгән, кемнәр генә китмәгән... Әлеге сала тормышында, тарихында тирән эз калдырган берничә шәхесне искә алып китсәк, дөрес булыр. 1935 елны колхозлар ныклап аякка баскан чорда җиң сызганып хезмәт куйган Гайзатулла Нигъмәтуллин (1896-1975), Бөтенсоюз съезды делегаты буларак Мәскәүгә баргач, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнә. Икенче тырыш колхозчы Мирзагали Шәйхелгалиев – алдынгы механизатор – 1961 елда КПССның XXII съездында делегат буларак катнаша. Бик күп медальләргә лаек була. Күренекле шагыйрә Эльмира Шәрифуллина да шушында тәрбияләнеп үскән. Лилия Муллагалиеваны барыбыз да беләбез: талантлы җырчы, фестивальләрдә бихисап Гран-при яулаган сандугачыбыз, Татарстанның атказанган артисты (2007). Советлар Союзы Герое, партизаннар отрядының данлыклы командиры Николай Сергеевич Орлов (Гатаулла Мирзаһит улы Минаев, 1919-1982) турындагы истәлекләрне әлеге салада кадерле бер ядкарь итеп саклыйлар. Шулай ук әлеге җирлектә тагын бер күренекле шәхесебез туган. Татарстанның атказанган артисты, композитор, шагыйрь, автор-башкаручы, Р.Ваһапов исемендәге премия лауреаты, Халыкара берлекнең «Музыка сәнгатендә күрсәткән хезмәтләре өчен» медале иясе, мактаулы хезмәт ветераны Илгизәр Вәгыйз улы Исламов та әлеге данлыклы исемлекне тулыландыра!
.jpg)
Беренче рәттә: әнисе Нурисафа, Илгизәр, әбисе Гыйлмесафа; икенче рәттә: апасы Ракия һәм җизнәсе Шәриф. 30 май, 1959 ел
Гомере буе бөтен дөньяга танылган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән Илгизәр Исламовның иң зур уңышлы чыгышларының берсе Гыйракта була. Бөтендөнья җыр һәм бию фестивалендә алар Россия исеменнән катнаша. Күз күрмәгән, юлларыннан йөрелмәгән, ләкин тарих китапларыннан укып өйрәнелгән Вавилон шәһәрендәге 12 мең кеше сыешлы борынгы амфитеатрда чыгыш ясый Татарстан артистлары. Әлеге чарада 45тән артык ил катнаша. Илгизәр Исламов җырлый башлауга тамашачылар берәм-берәм торып басалар. Татарстанлыларның чыгышы көчле кул чабулар белән дәвам итә. Коллектив хөрмәтле жюрига «Картуф» дигән мишәр татарларының җырын тәкъдим итә. Чыгыш тәмамлангач та, халык аларны алкышларга күмә. Ул мизгелләр аның күңелендә якты хатирә булып мәңге саклана.
Башкалабыз Казаннан Актанышка – 367 чакрым. Көньяк-көнбатыштарак урнашкан Зөбәер авылы белән Актаныш арасы исә 41 чакрым булыр. Заманында 1000нән артык хуҗалыгы булган авылга, искәртеп үткәнемчә, 18 нче йөздә генә нигез салынган. Халкының төп кәсебе – игенчелек, терлекчелек, умартачылык. Һәм, әлбәттә, Актаныш җирлегендә яшәүче халкыбыз җыр-моңга бай, аларның мәдәният-сәнгатькә омтылышы көчле. Авыл саен үзешчән сәнгать коллективы иҗат итә. Хәзерге көндә 8 коллектив халык исемен йөртә, элегрәк әлеге җирлектә 13 коллектив халык исемен йөрткән чаклар да булды.
.jpg)
Әнисе Нурисафа
1955 елның 16 ноябрендә Зөбәер авылында дөньяга килгән Илгизәр Вәгыйз улы кечкенәдән җыр-моңга тартыла. Әнисе Нурисафа апа аңа гел уенчыклар урынына кечкенә гармуннар алып кайтып бирә. Тора-бара тәрәзә төпләре уен коралларына күмелә. Кечкенә Илгизәр, әлеге уенчыкларны шыгырдатып, көй чыгарырга маташа, шуңа кушылып җырлый. Әнисен эшкә алырга килгән колхоз машинасы капка төбенә тукталса, кайбер әрсез сыер савучылар кечкенә Илгизәрне өйләреннән гармуны белән күтәреп чыгып җырлата торган булалар. Капка төбе бик еш яшь башкаручы сәхнәсенә әйләнә. Тегесен җырла, монысын җырла инде, дип, сабыйны аптыратып бетерәләр. Соңыннан кесәсенә кәнфит-прәннек тыгып, кулдан-кулга йөртеп, битләреннән үбеп, өйләренә Гыйлмесафа әбисе янына кертеп җибәрәләр. Кечкенә булуына карамастан, аны авыл клубында уза торган концертларда да катнаштыра башлыйлар. Сабый тамашачыларны таң калдыра, сокландыра, елата... Мәктәп вакытында да озын тәнәфесләрдә укытучыларын, сабакташларын җырлата-биетә, уйнап-җырлап, вальс әйләндерә, төрле иҗади бәйгеләрдә дә беренчелекне бирми. Өстәвенә, рәсем ясарга да ярата үсмер. Мәктәптәге барлык плакатлар, стена газеталары аның тарафыннан эшләнә. 1969 елны Казанга килгәч тә, җыр-моңга тартылган егет Миңгол Галиевның җыр түгәрәгенә языла. Илгизәр аның кул астында эшләүне хәзерге көндә дә зур бәхеткә саный. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә остазы белән элемтәләре өзелми, ике арада хәл-әхвәл белешеп, хатлар йөреп тора. Шәкерте сынатмый, армиядә дә җырчылар ротасында хезмәт итә, танылган хәрби ансамбльгә эләгә ул. Башкаларга кушылып, «Ах ты, душечка», «Дрозды», «Калинка», «Соловьи, соловьи», «Амурские волны», «Ах, дороги» дигән атаклы көйләрне башлап җырлый. Аларга өстәп, татарның «Ай былбылым», «Иртә буран, кич тә буран» дип аталган затлы җырлары да башкарыла. Ансамбль чыгышы ул хезмәт иткән заставада гына түгел, Томск шәһәрендә, бөтен Себер округында, Омск, Новосибирск кебек зур калаларда да яңгырый. 1972 елны Себер округында беренчелекне яулаган ансамбльне Мәскәүнең атаклы Колонналар залында да чыгыш ясарга җибәрәләр. Концерттан соң күренекле композитор Соловьев-Седой үзе, сәхнә артына кереп, соклануын һәм рәхмәтен белдерә. «Соловей» җырының авторы буларак: «Башлап җырлаучы артист кайда соң әле?» – дип, кем икәнен ачыклагач, мактау сүзләре әйтеп, Илгизәрнең кулын кыса. Бер ел җырчы булып хезмәт иткәннән соң, рәсем ясарга да хирыслыгын белеп алган командирлары аңа тагын бер йөкләмә өсти. Ул дивизиянең рәссам-фотографына да әйләнә. Иртән – репетицияләрдә, көндез рәссам-сурәтче Ленин бүлмәләрен бизи, плакатлар яза, стенгазеталар һәм фотогазеталар чыгара. Дивизиядә үткәрелгән чараларны тиз генә фотосурәткә төшерә, хәрби берәмлеккә кайтуга, фотогазетаны элеп тә куя. Бу күренеш, командирларның күңеленә, әлбәттә, бик хуш килә. Аның хезмәтләрен күреп, югары бәялиләр. 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә хезмәт билгеләре, бик күп мактау грамоталары һәм ул вакытта бик дәрәҗәле СССР Үзәк комсомол комитетының беренче секретаре Тяжельников имзасы салынган, «Армия яшьләренә тәрбия һәм үрнәк күрсәткән өчен!» дип язылган Рәхмәт хаты да тапшырыла. Хәрби берләшмәдәге хезмәтләрен уңай яктан искә алып, Илгизәрне туган ягы Актанышка ике мәртәбә ялга кайтаралар. «Менә аның кадерле Татарстаны, борынгы Казаны, җыр-моңга күмелеп утырган Актанышы, бәбкә үләннәренә бай Бәҗәнә елгасы буйлары, газиздән дә газиз Зөбәере!.. Биредә бит аның әби-бабаларының кабере... Кайчандыр ялан тәпи атлап киткән сукмаклары…
...Заманында Илгизәр оланның газиз бабасы Габделхәким абзый авылда иң бай кешеләрнең берсе була. Ул, Зөбәернең тирә-юне гел урманнан тору сәбәпле, агач кисеп, төпләп, үзенә икмәк үстерергә җир хәстәрли. Иген игеп, ашлык сатып кәсеп итә башлый. Бәҗәнә елгасының аръягында ындыр һәм җил тегермәне булдыра. Аны кирәк чакта җил тынганда атлар җигеп тә хәрәкәтләндерәләр, сатучылык итәргә Мәкәрҗә, Минзәлә ярминкәләренә хәтле йөри. Хуҗаның ат абзары бик зур була, чөнки атлар ул чорларда олау тартыр өчен алыштыргысыз мал. Сөлек кебек биеп торган сигез баш аргамагы – сала күрке. Бәйрәм вакытларында кунакка йөрү өчен үзе бер бәхет. Кыз алу, кыз бирү, кодаларга чәйгә бару бәйрәмнәрендә дә алыштыргысыз, кирәк чакта ул әлеге җилдән җитез атларны авылдашларына да биреп тора. Хәлләнеп, ныгып киткәч, мәчет тә салдыра Габделхәким абзый. Хуҗалыгы киңәя, бар эшкә дә кул җитмәгәч, сезонлы эшчеләр яллап эшләтә. Елганың авыл ягындагы яңа җирлекне Байлар урамы дип атый башлыйлар. Арада иң зур, иң төпле йорт – уңган-булган Габделхәким бабайныкы. Юан бүрәнәләрдән иркен итеп салынган ызба, сырлап-челтәрләп бизәлгән кәрнизләре, капкасы ерактан ук күз явын алып торган.
...Габделхәким ага үлгәндә Илгизәрнең дәү әтисе Исламга 4-5 яшь тирәсе генә була. Китәр алдыннан карчыгына сер итеп болай дип әйтеп калдыра ул: «Бакча башындагы карт өянке төбенә бер чүлмәк алтын тәңкәләр күмдем, әзрәк үсә төшкәч, бик кирәк булганда гына Ислам улыма серне ачарсың». Ул елларда бурлык бик көчле була, Габделхәким бабайның ихатасы да күзләрен кыздыра, бигрәк тә ат урлау ул заман каракларында модада. Әбисе: «Әле мин Зөбәер авылын үз кулымда тотачакмын!» – дип гайрәтләнсә дә, хатын-кыз хатынкыз инде, мылтык тотып, сакта утыра алмый. Көтүләрен куып, ындырын талап, ихата бизәге булган затлы капкасына хәтле салдырып, урлап алып китәләр. Бөлгенлеккә төшкән әбисе затлы ызбаларын, тегермәннәрен сатып, бурычларын көчкә түләп бетергәч, бушап калган мал йортларында яшәргә мәҗбүр була. Көчле хуҗа үзе исән булмагач, кая барасың, ни хәл итәсең... Ислам бабасы, әтисез калгач, әнисе белән хәерчелеккә дә төшкәч, үзе дә хезмәтче булып, хәлле кешеләрнең атларын карый башлый. Бай абзый Исламнан юнь чыгачагын, оста куллы икәнлеген күреп, аңа кечкенә генә алачык салып бирә, ул шунда кызыл балчыктан чүлмәкләр, сыбызгылар әвәләп, кызу утта яндырып алгач, аларны базарга чыгарып сата башлый. Әлеге кәсепнең әллә ни файдасы булмый, шулай да бай абзасы егетнең башлы-күзле булырга да вакыты җиткәнен искә алып, алачыкны, намуслы хезмәте өчен, егеткә бөтенләйгә калдыра.
Нишләргә дә белмәгән егет, озак уйлап тормыйча, Оренбург далаларына китәргә тәвәкәлли. Өч-дүрт ел дигәндә, ул анда дөя, сарык көтүләре көтеп, акча туплап, кайтып төшә. Шундук ике ат, бер сыер сатып алып, өйләнеп тә куя. Ислам бабасының бәхетенә, Илгизәрнең Гыйлмесафа әбисе дә уңган киленнәрдән була, хезмәт кыла торгач, җиң сызганып эшләгәч, тиз арада тернәкләнеп китәләр. Тора-бара Ислам хуҗаның кибете дә барлыкка килә, товарга үзе атлар җигеп җилдерә. Энә-җептән, вак-төяктән генә башлап җибәрелгән сәүдә тора-бара зуррак колач ала: Урта Азиядән кайтарылган затлы ситса тукымалар, келәмнәргә хәтле сатыла башлый. Кечкенә генә булса да, керосин лавкасы да ачып җибәрелә. (Ул чорларда бу якларда кибетне лавка дип йөрткәннәр.) Тырыш хезмәт белән төзелгән матур тормышта озак яшәргә туры килми аларга, революция утлары китереп суга. Ислам байны да, малын талап, бөлгенлеккә төшерәләр. Үз көче белән тырышып эшләүче урта хәлле байлар рәтендә була ул. Ярдәмчел, юмарт, йомыш белән кергән бер авылдашын да буш кул белән чыгармый. Авыл халкы алдында абруе зур була. Аны алырга килгәч, саладашлары берләшеп, яклап алып калалар. Иң зур дошманы, гомер бакый аннан көнләшеп яшәгән ялкау, хөсетле энесе аны гел чага. Байларны раскулачивать иткәндә дә, ялагай активист пүнәтәй булып йөри. Район инспекторы: «Үзегезгә ашарлык кына ашлык каламы соң?» – дип сорагач, бабасы Ислам җавап бирергә дә өлгерми, әлеге куштан энесе: «Аның яшереп куйган ашлыгы да бик күп!»– дип әйтеп сала. Бар запас икмәген талап алып, төяп китәләр. Ул елны Ислам бабасы зур мохтаҗлык кичерә, ачлыктан чак кына исән калалар. Күрше авылда яшәүче якын дусты ярты капчык он китереп ярдәм кулы суза, шулай итеп гомерләрен саклап кала. Ул әлеге онны да ачлыктан интегүчеләр белән бүлешә. Салам түбәгә ябышып үскән алабута белән бутап, ипи пешереп ашыйлар.
Ислам карт инкыйлабтан соң да сәүдә эшен ташламый, чөнки азмы-күпме табыш китерә. Соңгы алыш-биреше Минзәлә базарында үтә, ни гаҗәп, алып килгән икмәге бик тиз сатылып бетә. Шулвакыт аны бер урыс кешесе шәйләп алып: «Тебя надули, бу акчалар бит кулланылыштан чыкты, алар хәзер бер тиен дә тормый!» – дип кисәтә. Калган икмәген җиз самоварга алыштыра да, бәхетсезлектән башын кайгы бораулаган Ислам абзый авылына кайтып китә. Ул әлеге бәла-казаларны күтәрә алмый, ошбу дөньядан китеп бара... Хәләл җефетенә Чүлмәк кушаматы гына мирас булып ияреп кала. Бары тик җиз самовар гына якты бер истәлек булып, аларга бик озак еллар хезмәт итә. Ул самоварны оныгы Илгизәр бик яхшы хәтерли әле. Гомере буе өй түрендә үткәндәге хатирәләрен сер итеп саклап, дәшми-тынмый гына балкып утыра. «Вакыт-вакыт төссезләнсә, без аны ком белән ышкып, ялтыратып юа идек!» – дип искә ала кадерле ядкарьне Чүлмәк Илгизәре.
Чүлмәкнекеләр
Хәзерге көндә әлеге кушаматны Исламовлар горур күтәреп йөриләр. Ә теге бер чүлмәк алтынны Ислам бабасының күршеләре тапкан булырга тиеш дигән фараз бар, чөнки алар бер мәлне кинәт кенә чит тарафларга күченеп китәләр, тиз арада баеп та куялар, имеш. Әмма гөнаһысына кереп булмый, бәлки, алай да түгелдер. Әнисе Нурисафа ханымның әйтүе буенча, кемнәрнеңдер, кайтып, нигезне казыштырып йөрүләре дә билгеле. Бабасы әйткән карт өянке дә тамырлары корып, авып төшеп, череп беткән. Шул сәбәпле, чүлмәкне кем табуы билгесез. Тик шулай да ул чорларда Исламныкыларга Чүлмәк кушаматы ныклап тагылып кала.
Хәрби хезмәтне тутырып кайткан очкын кебек егет, җиң сызганып, иҗат эшенә керешә, Миңгол ага аны үзенә түгәрәккә чакыра, музыка училищесына да үзе алып килә. Укыган чорларда ук дәүләткүләм концертларда катнаша, стена газеталары чыгара. Нәҗип ага Җиһанов, аның тавышын ишетеп, югары бәяли, консерваториядә белемен дәвам итәргә чакыра. Соңрак баш хормейстер Венера Хәсән кызы Гәрәева егетне Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист буларак эшкә чакыра. Шул игелекле көннәрдән башлап ул, Г.Тукай әйтмешли, халыкка хезмәттә, гомеренең 30 елын Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Әле аңа кичә генә училищега барып кергән кебек, уйлап карасаң, үзе бер зур гомер үткән икән... Хәзерге вакытта аларның коллективы, Россия шәһәрләрен иңләп, икешәр-өчәр ай гастрольләрдә йөри. Ул җырчы-солист кына да түгел, кирәк чакта оештыручы да, төркемнең администраторы да. Ә администратор ул гастрольдә директор дәрәҗәсендә, барысы өчен дә җаваплы. Зур гастрольләрдән кайтып, юл тузаннарын кагып, ял итеп алалар да Татарстан биләмәләренә, күрше республикаларга, нефть чыгарыла торган районнарга да халыкны ял иттерергә юлга чыгып китәләр.
Илгизәр Бөтендөнья җыр-бию фестивальләрендә дә катнаша. «Сабантуй», «Каз өмәсе», «Была война», «Аулак өй», «Казанның меңьеллыгы» кебек күләмле музыкаль композицияләрдә алыштыргысыз җырчыга әйләнә. «Аулак өй» дип аталган программада ул – оркестрга, хорга кушылып, гармунын да үзе уйнап җырлаган бердәнбер башкаручы. «Туган тел», «Миләүшә», «Әйдә, җиңгәй, биеп кал!», «Көзге ачы җилләрдә», «Баламишкин», «Батырҗан» арияләре, «Без кабызган утлар», «Зәңгәр шәл»дән Булат җыры, «Картуф» җыры аның визит карточкасына әйләнә, аның тарафыннан иксез-чиксез СССР дәүләтенең күпчелек биләмәләрендә яңгырый. Казанның меңьеллыгына багышланган «Бөтендөнья татарларын барлау» фестивалендә аның тарафыннан яңгыраган – үзе язган җыр «Иң оригиналь әсәр» дип таныла һәм лауреат исеменә лаек була.
***
1957 нче елларда Илгизәрнең бала чагында Зөбәер авылына концерт килә. «Ни булса, шул булыр! Зифа Басыйрованы күрми калыр хәлем юк!» – дип, әнисе Нурисафа апа, ике яшьлек сабыен күтәреп, клубка китә. Авылдашлары Нурисафа Исламованың тәвәккәл, уңган-булган хатын икәнен яхшы белә. «Үзеңә иркенләп концерт карарга ирек бирмәс инде», – диләр аңа, борчылып. «Бәлки, йоклап китәр әле», – ди ана кеше. Әмма, Зифа Басыйрованың җырлавы була, сабый да аңа ияреп елый башлый, җыр тукталса, бала да тына, моң кабатланса, тагын үкси. Ахырдан моң дәрьясы Зифа ханым: «Сеңлем, улыгыз җырчы булыр әле, менә күрерсез, безнең моңнарыбызны йөрәге аша үткәреп тыңлады!» – ди. Шул көннән башлап Нурисафа ханым Илгизәр улын бер генә концерттан да калдырмый. Соңрак бәләкәче икешәр-өчәр сәгать барган тамашаларны да йотлыгып, тынын да чыгармыйча карый башлый. Тора-бара ул рәсем ясарга да хирыслана. Аның балачак сурәтләрендә әйләнә-тирәсе, әби-бабасы, туганнары, әтисе дә чагылдырыла.
«Әти яхшырак тормыш, бәхет эзләп Ташкент якларына чыгып киткәндә, мин әле тумаган да булам. Ул оста гармунчы санала. Әнине һәм мине эше җайлангач кайтып алырга тиеш була. Ул арада дәү әни бик каты чирләп китә, әнкәй аны ташлап юлга кузгалмый. Шулай итеп, бәхетле генә буласы гаилә, тормыш йөген бергәләшеп тарта башлагач кына таркала. Ир кеше, гадәттә, ялгызы яши алмый, әти дә чит җирдә яңа гаилә кора, ә мин ятим калам... Әтисез үсүләре җиңелләрдән түгел икән!.. Ул елларда бит салам түбәләр, сугыш беткәнгә ун еллап вакыт үтсә дә, хәерчелек-мохтаҗлык... Әнигә терәк булыр өчен, миңа да яшьләй җигелеп эшләргә туры килде, иҗатка тартылдым», – дип искә ала Илгизәр. Алар нәселендә тагын бер туганнан туганы, ул якларның данлыклы скрипкачысы Хуҗиәхмәт Хаҗиәхмәтов тирә-юньдә гел чакырулы кунак була, матур җырлый. Бер генә бәйрәм дә ансыз үтми. Димәк, Илгизәргә дә уен коралларында уйнау, моңлы итеп җырлау нәселдән күчкән.
Күңеле сагыш-моңга бай иҗатчы гармунда уйнау, җырлау, рәсем ясау белән генә чикләнми, әлеге иҗат юнәлешләрендә әйтеп бетерә алмаган сүзләрен, композитор буларак, үзе үк көйгә сала башлый. Шуңа тәңгәл китереп үзе үк җыр текстлары, шигырьләр иҗат итә. Көй язуга кереп китүнең дә үз тарихы бар. Эльмира Шәрифуллинаның «Нәдер» исемле шигыренә көй язган була, әлеге җырны Әлфис Кыямов бик ошата һәм сәхнәдән яңгырата башлый. Бу Илгизәрне музыка иҗатына тагын да рухландыра. Тора-бара шигърияткә дә кереп китүе, көйләр язуы иҗатчыга күңелен бушатыр өчен кирәк була. Хәзерге көндә аның барлыгы 200дән артык җыры бар. Георгий Ибушев сүзләренә язылган җырны Газинур Фарукшин бик яратып башкара. Исеме дә күңелгә бик якын: «Әнкәйгә» дип атала. Ләбиб Лерон сүзләренә язылган «Борылам да карыйм» җырын Азат Тимершәех үзенең репертуарына ала. «Туган көн» дип исемләнгәне Госман Садә сүзләренә язылып, Габделфәт Сафин репертуарын баета. Ә инде көе дә, сүзләре дә Чүлмәкче Илгизәрнеке булган «Ак пароход» җырын Гөлсирин Абдуллина башкара. «Уйларыңда бармы мин?» исемлесен Рөстәм Закиров та, Нурзадә дә үз итә. Барысын да саный китсәк, бик озын исемлек килеп чыгар иде. Аның җырларын башкаручылар арасында татарның иң затлы моңсарлары Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Асаев, Лилия Муллагалиева, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Чулпан Әхмәтҗанова һ.б. бар. Тагын шунысын да искәртеп үтәм: ике ел рәттән «Татар җыры» фестивалендә Илгизәр Вәгыйз улы Исламов шаян әсәрләрне кечкенә генә спектакльгә әйләндерә. Әлеге импровизацияләрдә тамашачылар егылып көләрлек итеп уйный. Аның иҗатын яратып күзәткән Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, исе китеп: «Сиңа бит Аллаһы Тәгаләдән драма артисты булырга да талант бирелгән, Академия театры сәхнәсен дә бизәрлек кәмитлек бар синдә!» – ди. Күренекле артист аңа бер шигырен дә багышлый:
«Илгизәр дус, синең кебек шәхесләр сирәк була,
Авыр чакта синең кебек дуслар да кирәк була!
Синең кебек кешеләрдә мәрхәмәтледер йөрәк,
Синең кебек егетләр башкаларга да үрнәк!
Син – бар туганнарыңның шатлыгы-горурлыгы,
Актанышлар арасында алтынга торырлыгы!
Җырла әле, уйна әле, әйдә әле, бер сыздыр!
Бу дөньяны ямьләндерсен – баяныңны бер кыздыр!»
Бервакыт аның җырлы-биюле композициясен К.Тинчурин театрының ул чактагы баш режиссеры Дамир Сираҗиев та шәйләп ала. «Әйдә, картлач, безгә артист булып кил әле!» – дип, эшкә чакыра. Ләкин Илгизәр, омтылып куйса да, яраткан хезмәтеннән китәргә җөрьәт итми, ныклы эз салынган сукмагыннан читкә тайпылмый, ансамбленә тугры кала.
.jpg)
Илгизәр хатыны Лилия белән
Пенсия ялына киткәч тә тик ятмый ул, 2012-2014 нче елларда – Татарстан Язучылар берлегендә Г.Тукай исемендәге клуб директоры. 360тан артык әгъзасы булган әлеге берләшмә өчен андый шәхеснең җитәкчелек итүе – үзе бер зур байлык. Елына йөзләгән чаралар үткән җирлектә алыштыргысыз шәхес була ул. Җырласа җырлый, уйнаса уйный, кирәк чакта иҗатчыларны туплый, сценарийлар яза, оештыру эшләрен дә уңышлы башкара белә. Ул чорларда Тукай клубы гөрләп торды. Ләкин бер җитәкче Илгизәрне ике-өч тапкыр күбрәк түләнә торган эшкә чакыргач, ул үзе яхшы белгән, яраткан хезмәтен калдырып китәргә мәҗбүр була. «Союздагы эшемне бик яраттым, үзем кебек иҗатчылар арасында кайнадым. Ләкин хезмәт хакым юл расходларымны капларга да җитми иде», – ди ул.
Хәзерге көндә язмамның каһарманы үз эшләре белән мәшгуль һәм өй тирәсендә генә кайнаша дисәк, дөрес булып бетмәс. Аның радио-телевидениедә җырлары яңгырап тора, газета-журналларда юморескалары, шигырьләре дөнья күрә. 3 аудиодиск, 2 видеокассета, китаплар чыгара, «Мәйдан» каналында үзе төшергән 3 клибын күрсәтеп торалар.
Яңа гына 70 яшьлек гомер бәйрәмен хәләл ризыклар белән генә үткәрде ул! Әлеге мәҗлестә үзенә сүз бирелгәч: «Рәхмәт, туганнар, якын итеп килгәнегез, үз иткәнегез, Чүлмәк Ислам оныгын олылаганыгыз өчен! Мең рәхмәт яусын! Үзегез күреп тә, ишетеп тә беләсез, миңа тормыш җиңелдән бирелмәде. Барысын да күтәрдем, кешелегемне югалтмадым, чөнки әле миңа балаларым өчен яшәргә кирәк иде, чөнки әтисез үсүләрнең михнәтләрен беләм. Хөкүмәт эшеннән китсәм дә, тик яткан юк әле, язам, гармунда уйныйм, җырлыйм, шигырьләр дә иҗат итәм, Аллаһка шөкер! Өлгер генә! Ә мин җитешәм, бабаларым Габделхәким, Исламнардан килгән каным тик ятарга ирек бирми. Ул сезне, дусларны, туган ягымны, авылымны күрергә дә, иҗат итәргә дә омтыла! Рәхмәт яраткан хатыным Лилиягә! Яратуны кычкырып әйтмиләр, дисәләр дә, гомергә бер тапкыр килешәдер, рәхмәт сиңа, Лилиям, мең рәхмәт! Җыелышып, мине олылап килгән дусларыма, туганнарыма да тагын бер кат мең рәхмәт!» – дип, баш игән иде ул...
...Хәзерге көндә ул хатыны Лилиянең сурәтен ясау белән мәшгуль. Илгизәр – танылган җырчы, композитор һәм гармунчы. Ә менә нинди рәссам икәнлеген әлегә, Лилиянең сурәтен күрмичә, әйтә алмыйм. Ясалачак портретта хатынының – яраткан тормыш иптәшенең йөрәк тибешен, эчке дөньясын ача алырмы икән ул? Бу әлегә безнең өчен сер булып кала... Иң мөһиме – Чүлмәкче Ислам оныгы Илгизәрнең иҗат чүлмәге ташып тора!..
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала