Сәнгати мирас Уку өчен 4 минут

Айвар Саттаров: «Мәчет гади сызымлы була алмый»

Мәчетләрдә дини архитектураның матурлыгы һәм бөеклеге саклана. Шуңадыр да ул исламның төп символларының берсе булып санала. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм Татарстан Республикасының атказанган архитекторы Айвар Саттаров та нәкъ әлеге фикер яклы. Ул – барыбызга да таныш Кол Шәриф мәчетенең проектын уйлап чыгарган шәхес. Аның иҗат юлы ничек башланган? Дини корылмалар төзүнең нинди нечкәлекләре бар? Айвар әфәнде барысын да бәйнә-бәйнә үзе сөйләде.

 

 

– Айвар әфәнде, туган ягыгыз, авылыгыз һәм гаиләгез турында сөйләп китсәгез иде. Танылган татар филологы гаиләсендә туу нинди йогынты ясады?


– Тумышым белән ерак Себер якларыннан, Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәреннән. Әти-әнием Яшел Үзән районының борынгы Мулла Иле авылыннан. Авыл турында тарихи чыганаклар шактый сакланган. Шуларның берсе – Каюм Насыйри язмасында: «Монда Муллагол дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр», «алар әүвәл килгәндән берничә кеше булып килгәннәр», «Мулла Иле бик кадимле авылдыр», – диелә. Авыл 1240 елда ук нигезләнгән. Әти, 1954 елда Казан институтын тәмамлагач, гаилә кора һәм бүленеш буенча Тубыл шәһәренә җибәрелә. Ул чорда андагы педагогия институтында татар филологиясе бүлеге эшләгән. Әти шунда укыта башлаган. Шуннан соң мин һәм сеңлем Ләлә дөньяга килгән. Чит шәһәрдә тормыш янәдән бер калыпка салынып дәвам иткән. Әти, 3 ел эшләгәч, Казан университетының аспирантура бүлегенә укырга кергән һәм гаиләсен кире туган авылына кайтарган. Соңрак әтием Гомәр Саттаров, төрки-татар ономастикасы буенча эшләре һәм ачышлары өчен, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек булган. Күпләр аны киң таралыш алган «Исемең матур, кемнәр куйган?» һәм «Татар исемнәре ни сөйли?» дигән китаплар авторы буларак белә. Әнием Әлфия Саттарова авылда математика укытучысы булып эшләде. Без көннәребезне авылның төрле ягында яшәгән әби-бабайларыбызга кунакка йөреп уздырдык. Шулай итеп, балачагыбыз сизелми дә үтеп китте…

 

 

«Иман Нуры» Җәмигъ мәчете. Казакъстан.

 


– Рәссамның кызыксынулары бала чактан ук килә. Шуның белән бәйле хатирәләрегез сакландымы?


– Әлбәттә! Мулла Иле борынгы авыллардан булганлыктан, биредә өч мәчет бар иде. Берсе – әбиләр каршында салынганы – бик үзенчәлекле иде. Авыл Зөя буенда урнашканлыктан, бер язны аны су баскан. Шуңа күрә бу мәчетне свайлы фундаментка утыртканнар һәм анда арыш белән бодай саклаганнар. Корылма шундый үзгәрешләр кичергәч, аның пропорцияләре нык үзгәргән иде. Мәчет бик матур, башкаларына охшамаган һәм үзенә җәлеп итеп тора иде. Бала чакта урамга чыга идем дә аның «агач гәүдәсе»нә сокланып басып тора идем. Шул сурәтләр минем киләчәк һөнәремә йогынты ясагандыр да.

 

 

«Суфия» мәчете. Башкортстан.

 

– Казанга күченгәч, авылда үскән балага нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?


– Әти татар филологиясе бүлегенә ассистент булып эшкә урнашкач, без Казанга күчтек. Авылда үскән бала буларак, мин рус телен бөтенләй белми идем. Ул вакытта шәһәрдә дә татар мәктәпләре юк. Ленин районында гына ике катлы агач йортта татар мәктәбе бар иде. Безгә рус мәктәбендә укырга туры килде. Билгеле, уку начар барды, укытучының бер сүзен дә аңламый идем. Бервакыт әни билгеләр өчен бик гарьләнде. Шул көннән башлап тырышып укый башладым һәм мәктәпне «5»ле билгеләренә, бары тик бер «4»ле белән генә тәмамладым. Ә менә рәсем мәктәбендә уку миңа бик җиңел бирелде.


– Айвар әфәнде, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыган чорыгызны хәтерлисезме?


– Ул элек бөтенләй икенче төрле атала иде. «Кая укырга керим?», «Кем булыйм?» дигән сораулар мәктәпне тәмамлаганда барлык яшьләрне дә борчый башлый. Мине дә бу уйлар нәкъ әлеге этапта «куып тотты». Дус малайлар документларны Казан төзелеш университетында яңа ачылган «Архитектура» юнәлешенә юлларга өндәде. Мин ул вакытта бу сүзнең нәрсә аңлатканын да белми идем. Укырга кергәч, бик яратып, җанымны биреп тырышып укыдым. Әлеге омтылышым юкка китмәде, һәм ул миңа югарыга илтә торган ишекләрне ачты.


– Сүз Мәскәүгә укырга җибәрелү турында бара, шулай бит?


– Нәкъ шулай! Югары күрсәткечләр сәбәпле, Казаннан мине Мәскәү архитектура институтына юлладылар. Ул архитектура буенча төп уку йорты, белем алуның иң югары ноктасы һәм илебезнең архитектурасы туа торган «изге» урын санала иде. Хәзер дә шулай. Анда бик дәрәҗәле өлкән укытучы-профессорлар үз тәҗрибәләре белән бүлеште, патша заманыннан ук сакланган традицияләр буыннан-буынга тапшырылды, сыйфатлы белем һәм иҗади тәрбия бирелде. 1979 елда Мәскәүдәге укуымны тәмамладым һәм, Казанга кайтып, Төзелеш институтында ассистент булып эшли башладым.

 

 

Ишембай шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенең проекты. Башкортстан.

 


– Белем алу юлы Сезне ничек чит илгә, Италиягә китереп җиткерде? Чит ил архитектурасы нинди тәэсир калдырды?


– Тормышымда бер могҗиза булды, мин аны башкача атый да алмыйм. Советлар союзында үзгәртеп кору чорына аяк бастык, күп еллар төз торган «Тимер пәрдә» акрынлап төшә башлады. Бу иҗат кешеләренә чит илләргә бару мөмкинлеген ачты. Шулай итеп, 1999 елны, Мәгариф министрлыгы рөхсәте һәм ярдәме белән, Италиядә, «La Sapienza» Рим институтында стажировка уздым. Бу мөмкинлек Аллаһы Тәгаләнең бүләге булган. Римның борынгы урамнары һәм биналары миңа бик зур тәэсир ясады, чөнки Италияне архитектураның Мәккәсе дип саныйм. Бөтендөнья мәдәни мирасының 70 проценты бу илдә тупланган: Борынгы Рим империясе, ренессанс, барокко һ.б. Мин бу ядкарьләрнең барысын да үз күзләрем белән күрдем һәм һәрдаим таң кала идем. Минем бу халәтемне итальян дустым бик төгәл әйтте: «Айвар ул – Италиягә гашыйк булып, акылдан язган кеше».


– Айвар әфәнде, Сез барыбызга таныш һәм калабызның йөзек кашы саналган Кол Шәриф мәчетенең авторы буларак тарихка кердегез. Бу проектны чынга ашыру турында сөйләп китсәгез иде.


– Кол Шәриф проектының тарихы Италиядә үк башланды. Бер көнне сабакташым, азәрбайҗан егете Римда мәчет төзелеше баруын хәбәр итте. Мин моңа ышанмадым: католицизм үзәгендә мәчет төзелеше ничек мөмкин булсын? Дустым аны барып күрергә күндерде һәм без, чыннан да, яңа төзелешкә тап булдык. Рим мәчете күңелемә шулкадәр тәэсир итте һәм туган якта да матур дин йортын торгызу теләге кабынды. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә игътибарымны мәчетләргә юнәлтте, һәм бер манараны эшли башладык. 3-4 елдан соң Казанда мәчетләр торгызу буенча бәйге игълан иттеләр. Миңа шул гына кирәк иде! Бәйгедә катнаштым һәм җиңү яуладым.

 

 

Казандагы «Ярдәм» мәчете.

 


– Проектны әзерләү 9 ел дәвам иткән дип беләм…


– Моңарчы бер бина да төземәгән останың үсеше өчен бик файдалы булды ул. 1990 нчы елларда, Советлар союзы таркалгач, илдә мәчет һәм чиркәү проектларының гүзәл мисалларының бөтенләй юклыгы ачыкланды. Әйе, Казанда мәхәллә мәчетләре бар иде, тик шәһәрнең төп мөселман гыйбадәтханәсе – Җәмигъ мәчете юк. Аларның барысы да Явыз Иван явы вакытында җимерелеп беткән. Төп мәчет образының, бизәлешенең һәм пропорцияләренең уңышлы мисалларын табу һәм чынга ашыру бик катлаулы мәсьәлә булып истә калган.

 

 

Яр Чаллы шәһәренең Җәмигъ мәчете төзелеше.

 

Илһам эзләп, архитекторлар белән Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм башка ислам дәүләтләренә барып кайттык. Заманча һәм шул ук вакытта Казан Кирмәненең тарихи архитектурасына туры килерлек карарлар эзләдек, ислам корылмаларының кагыйдәләренә буйсынып эш иттек. Катлаулы 9 ел шул рәвешле узды да китте. Нәтиҗәсе биредә яшәүчеләрне, шәһәребез кунакларын, гомумән, халкыбызны һәм, әлбәттә, мине шатландырып тора.

 

 

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру мизгеле. 2012 ел.

 


– Кол Шәриф проекты – иҗатыгызны башлап җибәргән нокта, шулай бит?


– Әйе. Мин бүген дә мәчет проектларын эшләвемне дәвам итәм. Казакъстанда, Башкортстанда, Яр Чаллыда, Татарстан районнарында һәм Казанда минем сызымнар буенча ясалган мәчетләрне күрергә була. Барлыгы 15 дин йорты төзелде. Мәчетләрне проектлау җиңел түгел, чөнки ул дини архитектураның иң югары дәрәҗәсе дип санала. Мәчет гади сызымлы була алмый, таләпләре зурдан. Иң мөһиме – аның образы. Ул адәм баласының күңеленә тәэсир итәргә, матурлыгы, ямьлелеге белән үзенә тартып торырга һәм таң калдырырга тиеш.


– Мәчетләрегезнең кайсы аеруча уңышлы килеп чыкты дип уйлыйсыз?


– Барысын да яратам, берсен дә аерып куясым килми. Аларның бөтенесен дә күңелемне биреп эшләдем.


– Татарда заманча дини архитектура ни дәрәҗәдә формалашкан дип саныйсыз?


– Заманча татар мәчетен булдыру – күптәнге хыялым. Сүз күз ияләнгән гарәп һәм төрки мәчетләре турында түгел. Таштан һәм агачтан салынган татар мәчетләре булган, һәм аларда берникадәр миллилек сакланган. Бу традицияне яңадан, заманчалаштырып һәм татарлык хисен күрсәтерлек итеп кайтарырга кирәк. Беренче карашка, бу – татар мәчете, дип әйтерлек мисаллар әлегә юк. Мин аны булдыру нияте белән янып йөрим.

 

 

Болгарда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы истәлегенә багышланган мәчет проекты. Казан.

 

– Яңа Җәмигъ мәчетенең проекты да шундый теләк белән уйлап чыгарылдымы?


– Һичшиксез. 3 ел элек Казанның яңа Җәмигъ мәчетенә бәйге игълан иттеләр. Аны заманча таләпләргә туры китереп ясарга тырыштым. Заманалар һәрдаим үзгәреп тора, ясалма фәһем рәссамнар тормышына да акрынлап керә. Җәмигъ мәчете Нух пәйгамбәрнең көймәсе белән илһамланып ясалды, мәрмәр һәм бетон белән бизәлде. Бәйгедә җиңү яуласам да, төзелеш тукталды. Сәбәбе миңа билгесез…


– Айвар әфәнде, хәзер нинди проектлар әзерлисез?


– Дини архитектура белән мәшгульмен – Ишембай шәһәре өчен Җәмигъ мәчете проектын төзим. Төзелеш институтында укытам. Быел, Аллаһы боерса, 70 яшьлегемне каршы алам. Гомеремнең 30 елын мәчетләргә багышладым.


– Яхшы һәм җәмгыятькә кирәкле архитектор булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк?


– Тырышлык һәм үз һөнәреңә мәхәббәт. Эшеңә дәртең һәм көчең булса, нәтиҗәсе дә шаккаттырырлык булачак.


– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Иҗатыгызда уңышлар насыйп булсын!

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи