Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый «мәктәбе» аша узган бик күп әдипләрнең иҗади мираслары бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмадылар. Киресенчә, аларның кайберләренең әсәрләрендә ул вакытта ук күтәрелгән җитди проблемалар әле бүгенге көндә дә үзләренең чишелешләрен көтеп яталар.
*
Шундый әдипләрнең берсе булган прозаик һәм драматург Ярулла Вәлиулла улы Вәлиев (әдәби псевдонимы – Ярулла Вәли) 1872 елда элекке Казан губернасында туа. Атаклы шагыйрь Дәрдемәнднең кияве булган (1916 елда ул аның кызы Зәйнәпкә өйләнә) Ярулла Вәли «Вакыт» газетасында һәм «Шура» журналында эшли. 1917 елга кадәр аның «Урман әүлиясе», «Ахырзаман баласы», «Җанлы җеназа», «Ачлык кушты», «Әфьюн», «Үзеңә кайта», «Оят, яки Күз яше» исемле әсәрләре дөнья күрә.
Сталин репрессиясе чорында Ярулла Вәли кулга алына һәм, сәяси җинаятьтә гаепләнеп, 1937 елның 20 декабрендә Берия җәлладлары тарафыннан Уфа шәһәрендә атып үтерелә.
Ярулла Вәлинең атаклы ике әсәре – «Әфьюн» повесте һәм «Җанлы җеназа» фантастик повесте – академик «Мирас» журналы аша укучыларга килеп иреште.
«Әфьюн» повестеның төп герое – мәдрәсә шәкерте Хәсәнҗән – әфьюн тарту белән мавыгып китә һәм шуның аркасында гаиләсеннән дә колак кага, сәламәтлеген дә югалта. Ярулла Вәли наркотикларның татар дөньясын җимерүен, милләтне инкыйраз әсирлегенә сөйрәвен шушы әсәре аша Хәсәнҗанның фаҗигале язмышы мисалында ачып сала.
Ярулла Вәлинең бүгенге көн укучыларының да игътибарын нык җәлеп иткән икенче зур әсәре – «Җанлы җеназа» фантастик повесте (1906 ел).
«Җанлы җеназа» фантастик повесте Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» публицистик-фантастик повестенда күтәрелгән хатын-кызларга уңай караш проблемасын үзенчәлекле рәвештә яктыртып кына калмый, бәлки стиль һәм форма охшашлыгы, жанр табигате буенча функциональ уртаклыгы белән дә кайбер фикерләргә нигез бирә. Ярулла Вәлинең бу повестенда фантастик әсәр билгеләрен күпләп табып булса да, ул шулай ук реалистик әдәбият үрнәге булып та санала ала.
Идея-тематик эчтәлеге һәм лейтмотивы белән Г. Исхакый йогынтысын татыган «Җанлы җеназа» повестенда сюжет-композицияне төзүдә фантастик вакыйгалар актив катнашалар. Повестеның төп вакыйгалары реаль чынбарлыктан алынган булсалар да, кайбер фантастик эпизодлар аның хыялый табигатен дә көчәйтеп җибәрәләр. «Җанлы җеназа»да реаль булмаган, фантастик вакыйгага Газизәнең үлеп терелə торган дару кабуы белән бәйле.
Аны агасы Сәйфулла көчләп кияүгә бирергә теләгәч, Газизә сөйгән егете Зәкигә ябышып чыгып, бергә качып китәргә нияте булуын белдерә. Әмма Зәки Газизәнең бу планын кабул итми hәм, аны көчләп кияүгә бирүне өзү өчен, бер үлеп терелтә торган дару таба. Зәки шул даруны Газизәгә бирә, hәм ул аны эчкәч вафат була. Газизәне кабергә күмәләр hәм бераздан Зәки аны, казытып алып, кабат терелтүгә ирешә. Шул арада сугыш башланып китә, Зәкине солдатка алалар.
Бер ялгызы калган Газизә, зур авырлыклар hәм мохтаҗлыклар кичереп, фәхешханә тотучы яман абыстай кармагына эләгә. Әсәр геройлары Газизә белән Зәки, шундый сынаулар, авырлыклар аша үтеп, намус hәм вөҗданнарын сау килеш саклап калалар hәм ахырда кавышу бәхетенә ирешәләр. Сәйфулла белән фәхешханә тотучы абыстай исә, хаталарын аңлап, тәүбәгә киләләр hәм хак юлга басалар. Гомере буенча «кеше каны» сатып байлык туплаучы фәхешханә хуҗасы исә хәтта бу җирәнгеч кәсебен дә ташлый: «... абыстай да, инсафка килеп, Газизәдән гозерләр үтенгәннән соң, моңа чаклы үз кулына кергән кызларга никадәр золымнар иткәне исенә төшеп, моннан башка да дөньяда тамак туйдырып булыр дип, бөтен эшне ташлап, сатып, тәүбә итәр өчен хәзрәтләргә китте».
**
Ярулла Вәлинең «Җанлы җеназа» фантастик повесте әнә шулай яман адәмнәрнең, тиешле җәзаларын алып, иманга килүләре, hәм нахакка кыерсытылган уңай геройларның, начар кешеләрне җиңеп, бәхетле булулары белән тәмамлана. Һәр җинаять җәзалана, ә игелек тантана итә дигән дидактик формулага нигезләнеп язылган бу әсәр ул чорда ук каршылыклы бәягә очрый.
Берәүләр повестны уңай бәялиләр, икенчеләр исә, шул исәптән Гаяз Исхакый да, әлеге әсәрне кабул итми hәм үзенең аңа карата үзенчәлекле мөнәсәбәтен белдергән «Татар матбугаты. Җанлы җеназа. Тәнкыйть» дип исемләнгән мәкаләсе белән вакытлы матбугатта чыгыш ясый. «Гаяз имзасы белән «Бәянелхак» газетасында басылган әлеге хезмәтендә Г. Исхакый Ярулла Вәлинең «Җанлы җеназа» повестен реалистик әдәбият принципларыннан чыгып анализлый hәм әсәрнең кимчелекләрдән дә азат булмавын күрсәтә.
Атап әйткәндә, Г. Исхакыйның әсәрнең концепциясе ышандырмый. Ул әле кичә генә явызлык кылган Сәйфулла белән фәхешханә хуҗасының кинәт иманга килүе дөреслеккә хилафлык китерә дип саный. Шулай ук әсәрнең сюжеты hәм аны хәрәкәткә китерүче геройларның кылган гамәлләре дә, Исхакый карашынча, логик дәлилләнмәгән hәм шул сәбәпле хакыйкатькә, тормыш дөреслегенә туры килеп бетми.
Мәсәлән, агасы Сәйфулла Газизәне үзе яратмаган кешегә кияүгә бирә башлагач, аны бу хәлдән коткару өчен, ана үтереп терелтә торган дару бирү эпизоды да сәнгать дөреслеген боза дип күрсәтә, Г. Исхакый болай дип яза: «Газизәне агасы көчләп кияүгә бирсә булгач, Зәки, Газизә тәкълиф иткән качуны кабул итмәенчә, аны әллә нинди бер үлеп терелә торган дару берлә аны кабергә кадәр күмдерүе тормышта булу ихтималы һич юктыр.
Тагын шуның өстенә, Зәкинең ул планын белмәенчә, Газизәнең даруны каһәрсезлеккә, хайван дәрәҗәсенә төшерергә һәм дә Газизәнең элгәреге тәгърифенә тирес килгән китапның бу урыны «Әбугалисина» китабын хәтергә төшерер һәм дә мөхәррирнең дә бу даруны «Әбугалисина» китабыннан алгандыр дигән сүз занга (начарга чыгаруга) мәҗбүр итәр».
Моннан тыш, Г. Исхакый, әсәр герое Зәкинең кайбер гайре табигый гамәлләрен көчле тәнкыйть утына алганнан соң, «Җанлы җеназа»да очы ялганмый торган төгәлсезлекләрнең һәм хаталарның шактый күп булуыннан борчылуын белдерә. Әйтик, ул Газизә образын укучының аңлый алмавын искәртә: «Моңарга башка, каһарманнарны тасвир иткән вакытта Газизә кем икәнен бер дә белдермәве, аның, бер караганда, укыган, алдагы татар хатыны кебек күренүе, бер караганда, бернидән хәбәрсез «Аллага тапшырдым» дип тора торган надан, йомшак бер хатын кебек күренүе – китапның җитмәгән җирләреннән берсе».
Янә Исхакый әсәрдә күрсәткән кимчелекләрнең берсе Зәкинең тәрҗемәи хәлен тасвирлауга карый. Я. Вәли, чаманы онытып җибәреп, мөселманча дүрт ел, урысча өч ел укыган Зәкинең олы философларча фикер йөртүен, политэкономия фәненә «мөселманлык факторы» кертергә омтылып, өр-яңа теория тудыруын сурәтли. Философ булуы өстенә, гарәпчә бер кәлимә сүз белмәүгә карамастан, Зәки Коръәнне тәрҗемә итәргә алынмакчы була. Бу да, Г. Исхакый фикеренчә, Зәки образының тиешенчә эшләнеп җитмәвеннән килә торган тупас хата.
***
Г. Исхакыйның Газизә образына бәйле дәгъвалары дә шактый нигезле. Төгәлрәк алганда, фәхешханәдә клиентлар белән эшләп йөргән һәм белеме бик чамалы булган Газизәнең татар халкын кайгыртып фәлсәфә коруы, югары материяләр хакында олы галимнәр дәрәҗәсендә фикер йөртүе дә ышандырырлык түгел, ди әдип. Һәм, бу әсәр турындагы фикерләрен бергә туплап, мәкалә ахырында Г. Исхакый болай ди: «Менә «Җанлы җеназа» шул хаталарга бина кылынган, шул хаталарны төрлечә әүмәләндереп китап иттереп чыгарылган да. Шуның өстенә теленең авырлыгын, тупаслыгын кушып, 74 битле китапта бер-ике генә дә матур җөмләләр, мәгънәле сүзләр юклагын кушып, китапның картинасы тәмам буладыр.
Менә шулай иттереп китап язуы, әдәбиятның бөтен кагыйдәләре аша сикереп әдәбият баетуны, тормышка аз гына да муафыйк булмаган хыяллар тасвир кылуны мин хәзерге заманда, әдәбиятның ярлы вакытында, укучыларыбызның әдәбият хакында бик аз мәгълүматлары булып, шундый начар китапларны чын китап дип белеп агуланулары бик якын булганда, «әдәби җинаять» дип карыйм, һәм шундый төссез-тозсыз китап язучыларга вә яза-яза да үзләрен төзәтергә теләмәгәннәрнең «эч дошманнары» дип исем бирәм.
Шуның өчен әдәбият исеменә мондый язучыларны белмәгән нәрсәләре хакында язмауларын, язарга теләсәләр, элгәре шул мәсьәләне белергә тырышуларын, вә гомуми әдәбият берлә танышуларын, вә әдәбиятка мәгълүм бер ноктаи назардан карап, әдәбият базарындагы бер-бер әдәби школа буенча язарга тырышуларын үтәнем. Югыйсә укымаенча, уйламаенча язылган китаплар, әдәбият базарында чүп-чар гына булган кебек, укучыларның гомерен генә әрәм итәргә, укучыларның башларына әллә нинди мәгънәсез фикерләр урынлаштуга сәбәп булалар. Ярулла әфәнде дә моннан соң әдәбият берлә күбрәк танышыр да киләчәк китапларында бөтен әдәби, мантыйкгый кагыйдәләренә аша сикермәнчегә язар өмиде берлә мәкаләмә бәтерәм (Гаяз)».
Әлеге мәкәләдән күренгәнчә, татар әдәбиятының сыйфаты хакында кайгырткан һәм аның укучы алдындагы абруе өчен борчылган Г. Исхакый әдәби әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен беренче планга куйган һәм бу принципның бозылмавын башка әдипләрдән дә нык таләп иткән.
Билгеле, әле әдәби тәҗрибәсе җитенкерәмәгән һәм язу осталыгы тәмам камилләшеп бетмәгән Я. Вәлинең бу иҗади уңышсызлыгы башка әдипләр өчен дә гыйбрәт булып хезмәт итә. Г. Исхакыйның шундый кискен чыгышыннан соң түбән сыйфатлы һәм ашык-пошык кына язылган әсәрләрнең саны күзгә күренеп кими. Ләкин шул ук вакытта күпмедер дәрәҗәдә Г. Исхакый әсәренә ияреп иҗат иткән Я. Вәлинең мондый уңышсызлыгы, беренче чиратта, аның фантастика жанрының үзенчәлеген һәм принципларын белмәвенә бәйле.
Татар әдәбияты өчен әле бөтенләй яңа тармак булган бу жанрны үзләштерүнең кыенлыклары бер Ярулла Вәлигә генә кагылмый, әлбәттә. «Ике йөзне елдан соң инкыйраз» әсәренә иҗат иткәндә фантастика жанры проблемалары белән Г. Исхакый да күзгә-күз очраша. Ул иҗат иткән әүвәлге фантастика жанры белән реалистик әдәбият принципларын үз эченә алуы һәм күзгә төртеп торган публицистик аһәңе шул проблеманың тулысынча хәл ителмәвен раслый торган дәлилләр булып тора.
Һәрхәлдә, Ярулла Вәлинең бу әсәре милли фантастиканы үстерүгә зур өлеш кертте, һәм шул сыйфатына күрә генә дә «Җанлы җеназа» повесте әдәбиятыбыз тарихының алтын сәхифәсендә яшәргә тиеш!
«Мирас». – 2007. – №11. – Б.32-35.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала