Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Журналистика үзәгендә – кеше

Татар журналистикасының аксакалы Флорид Әгъзамовның тууына – 90 ел.

 

Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов (1936-2005).

 

 

КЕШЕ ҺӘМ ЦИФРЛЫ КИҢЛЕК

 

Быел данлыклы Казан университетында журналистика факультетының беренче деканы, тарих фәннәре кандидаты Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамовның (1936-2005) тууына 90 ел тулды. Шушы уңайдан Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә инде 15 ел дәвамында уздырылып килә торган «Әгъзамов укулары» быел «Кеше һәм цифрлы киңлек» дигән халыкара медиафорум форматында узды.

 

Медиафорум кысаларында Флорид Әгъзамовка багышланган хәтер кичәсе үтте. Анда Флорид Әгъзамовның туганнары, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, шулай ук Флорид аганың укучылары – бүген инде танылган журналистлар, көндәлек матбугатны әйдәп баручы җитәкчеләр катнашты, истәлекләре белән уртаклашты. Флорид Әгъзамов үзенең укучыларына, гомумән, журналистика өлкәсендә эшләүчеләргә бар яктан да үрнәк булырдай шәхес иде. Ул – татар журналистикасының тарихын, гуманизм мәсьәләләрен бик нечкәләп тикшергән галимнәрнең берсе. Флорид ага, университетта журналистика нигезләрен укыта торган мөгаллимнәр үзләре дә матбугат тормышында кайнап яшәргә тиеш, дигән фикердә торды. Хәзер дә остазларының әйткәнен истә тотып, студентларга белем бирүче галимнәрнең барысы да диярлек гаммәви мәгълүмат чараларында көч куя.

 

«Флорид Әгъзамов журналистика үзәгендә һәрвакыт кеше булырга тиеш, дип әйтә иде. Бүгенге цифрлы технологияләр, ясалма фәһем (интеллект) үсеш алган заманда да журналистик материалларның үзәгендә кеше мәнфәгатьләре торырга, кешелек кыйммәтләре һәм гуманизм принциплары сакланырга тиеш», – диде Васил Гарифуллин.

 

 

ОСТАЗГА ТУГРЫЛЫК

 

Хәтер кичәсендә Балык Бистәсе районыннан шагыйрь Вазыйх Фатыйхов чыгыш ясады. Ул галим һәм җитәкченең киң күңеллелеге, гадилеге белән аерылып торуын искә алды. Заманында аның киңәше белән журналистика факультетына укырга кергән булган. Диплом алгач, юллама белән Азнакай район газетасы редакциясенә эшкә җибәрелгән, әмма бу вакытта туган ягында карт әбисен карап, тәрбияләргә кирәк булган. Флорид Әгъзамовка шушы хәлне аңлаткач, алар бергә ректор янына кергән һәм нәтиҗәдә яшь журналистны эшкә Балык Бистәсенә юллаганнар. Вазыйх Фатыйхов укытучысы белән аралашып яшәве, Флорид аганың балык тотарга, җиләк җыярга яратуы, өйдә дә җиң сызганып эшләп йөрүе, аш-су әзерләргә оста булуы турында сөйләде.

 

Р.Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсендәге Актук авылында туып үскән. Ул, күрәсең, яшьтән үк сүзен яклый белә торган үсмер булгандыр, мәктәпне алтын медальгә тәмамласа да, аңа уку йортыннан тискәре характеристика бирәләр. Анда, «Үзе турында югары фикердә, коллектив һәм мәктәп җитәкчелеге әйткәннәр белән исәпләшми», дигән юллар була. Казан дәүләт университетында абитуриентларны укырга кабул итү комиссиясе, әлбәттә, моңа игътибар иткәндер, Рифатның эшен һаман читкә куеп торалар, кемнедер көтәләр. Берзаман комиссия әгъзалары утырган кабинетка Флорид Әхмәт улы килеп керә. Аңа Рифат Фәттаховның «шәхси дело»сын күрсәтәләр. «Мишәр малае, кил монда. Син нәрсә, шундый киремени? Димәк, син принципиаль кеше. Син журналист булырга тиеш», – дип, Флорид Әгъзамов характеристикадагы тискәре фикерне үз файдасына бора.

 

Рифат Фәттаховка университетта укыганда күп тиражлы «Ленинчы» газетасын җитәкләргә туры килә, соңрак «Мәгърифәт» газетасын чыгаруны оештырып, аның беренче баш мөхәррире була. «Ул мине шул елларда кулымнан җитәкләп алып баргандай һәр эшемдә ярдәм итте», – диде Рифат Фәттахов. Аларга эшне «юк»тан башларга туры килә. Флорид Әхмәт улы, укучысына ярдәм итәр өчен, үзе дә хәбәрче булып эшли башлый, ярдәмгә ул чактагы яшь журналист Васил Гарифуллинны алып килә. Алга таба «Мәгърифәт» журналистика факультетының база газетасы булып китә. «Аның тормыштагы иң төп принцибы кешеләрне ярату, гуманлык иде. Мин аның җитәкчелегендә кафедрада укытучы булып эшли башладым. Флорид ага шул чакта мине яшьләргә мәрхәмәтлерәк булырга кирәклеген өйрәтте. Безгә хәзер Флорид ага җитми. Ул янәшәдә булса, мин кайбер хаталарны ясамас идем», – дип истәлекләре белән уртаклашты Рифат Фәттахов.

 

Тарих фәннәре кандидаты Руслан Бушков та, Рифат әфәнденең сүзләрен җөпләп, Флорид аганың һәр укучыны шәхсән кайгыртуы, студентларның «икеле» алуын бик авыр кичергәнен әйтте. «Ул һәр студент, кафедрадагы һәр яшь укытучыны кайгырта, берәр хәл килеп чыкса, аңа юл ачып җибәрә иде. Студентлары кандидатлык яки докторлык диссертацияләрен яклаганда бик шатланды», – диде ул.

 

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов исә, студент чорында эшкә урнашу сәбәпле, лекцияләргә йөри алмаган. Флорид ага аңа: «Килер бер көн, сине җитәкче итеп куярга теләрләр, ә синең дипломың булмас. Шул вакытта дипломлы белгеч синең урыныңны алыр. Укуың безгә түгел, үзеңә кирәк, тырыш, башлаган эш ахырына җиткерелергә тиеш», – дип әйткән. «Әле ярый остазымның әйткәннәрен тыңлап укыдым, дипломлы булдым», – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

 

 

КФУда «Кеше һәм цифрлы киңлек» медиафорумы үткәрелгән көннәрдә Флорид Әгъзамовның укучылары остазларын искә алды. /С.Кашапова фотосы.

 

 

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова да: «Ул безгә журналистиканың гуманизм принципларына нигезләнүен төшендерде. Журналист ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешегә булышырга, көндәлек мәсьәләләрне кешелекле ысул белән хәл итәргә тиеш, дип әйтә иде. Аның укучылары бүген дә шушы югары кыйммәтләрне истә тотып хезмәт куя», – диде. Ул остазының студентлар тормышы белән кызыксынып яшәгәнен яхшы хәтерли. «Мин уку елы уртасында яшәр урынсыз калып, тулай торак кирәк булгач, Флорид Әхмәт улы янына кереп, хәлне аңлаттым. Ул шунда ук чарасын күрде. Журналистика факультетында остазларыбыз безне, студентларны, теләсә кайсы минутта якларга әзер иде. Алар һәр студентка шәхес итеп карады. Безгә бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган белем бирде. Без «Флорид Әгъзамовның журналистика мәктәбе»нә тугры калып эшлибез», – диде ул.

 

 

ЗАМАНЧА ВАЗГЫЯТЬ

 

Искә алу кичәсендә мәгълүмат кырындагы заманча вазгыять тә игътибарсыз калмады. Әйтик, Совет хакимияте чорында журналистиканың дәрәҗәсе бик югары иде. Каләм ияләре үзләре дә сүз белән ничек эшләргә кирәклеген яхшы белде. Бездә бүген дә бер гасырлык тарихка ия газета һәм журналлар бар. Сыйфатлы мәкаләләрне укырга теләгән кешеләр дә һәрвакыт булды һәм булачак. Флорид Әгъзамовның журналистика мәктәбе өйрәткән кыйммәтләргә аның шәкертләре әле дә тугрылык саклый. Әмма бүген цифрлы технологияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда журналистика өлкәсендә бик күп мәсьәләләр баш калкыта. «Интернет мәйданына профессионал булмаган, әмма акча эшләргә теләгән кешеләр килде. Алар үз блогы, сайтына күбрәк кеше керсен өчен теләсә нәрсә язу белән шөгыльләнә башлады», – дип борчу белдерде бу уңайдан Венера Якупова. Дөрестән дә, әлеге мәгълүматлар укучыга бернәрсә дә бирми.

 

Ике көн дәвам иткән медиафорумда Россия медиа чараларының үсеш юллары, милли медиа чараларының һәм цифрлы журналистика үсеше проблемалары кебек мәсьәләләр каралды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 5
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи