Бүген моннан нәкъ 100 ел элек актер, режиссер, театр белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, мөгаллим Халит Кумысников туган. 100 ел күп тә, аз да кебек. Бөтен кешелек тарихында бер гасыр – бик кыска вакыт аралыгы.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Халит Лотфулла улы Кумысников (1926-2008) һәм Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921-2004).
Язмышларга якынрак килгән саен, йөз елның никадәр зур ара икәнен аңлыйсың. Ниләр генә күрмәгән адәм баласы бу соңгы гасыр дәвамында! Хакимнәр алмашынган, илдәге тормышның асты өскә килгән, әмма шул вакыйгалардан соң да чын кеше булып, матур булып калган шәхесләр бар. Боларга, һичшиксез, Кумысниковларны да кертәбез. Ни өчен Кумысниковларнымы? Чөнки Халитебезне искә алганда, ул туып-үскән гаиләне дә, хатыны күренекле актриса Асия Хәйруллинаны да, бертуган абыйларын да, балаларын да читтә калдырмыйча, Кумысниковларның татар мәдәниятенә ничек тырышып хезмәт итүләрен тасвирлау мәслихәт.
Сүзне героебызның әтисе Лотфулла Нигъмәтҗан улыннан башлау кирәктер мөгаен. Революциягә кадәр Петербургта яшәп мануфактура белән сәүдә иткән Лотфулла ага бик укымышлы, алдынгы карашлы, иманны ныгыту юлында армый-талмый хезмәт итүче шәхес була. Госман Коръәне күчермәсе турында күпләр ишетеп беләдер. Аның бер нөсхәсе бүген Мәскәү мәчетендә саклана. Ә аны гыйбадәт йортына нәкъ менә Лотфулла ага һәдия иткәнен белмәүчеләр бардыр әле. 1905 елда яңа хакимият, мөселманнарны үз ягына аударыр өчен булса кирәк, Госман Коръәне күчермәсен 50 данәдә бастырып чыгарган. Аның егерме бише генә сатуга чыгарылып, алары да тиз арада таралып беткән, ди. Бер данәнең бәясе 500 сум булган, имеш. Лотфулла абзый, бертуганы белән берләшеп, Госман Коръәне күчермәсен сатып алып, ахыр чиктә аны Мәскәү мәчетенә биргән, ди. Лотфулла Кумысниковның бай китапханәсе турында легендалар йөри. Юкка гына дин галиме Муса Бигиев үз итмәгән Лотфулла аганы!
Лотфулла Кумысников шәхесенең зурлыгын аңлар өчен аның Ленинга язган хатын да мисалга китерү кирәк. Революциядән соң Петербургтагы таза, матур тормышы пыран-заран килгәч, ул хәзерге Новгород өлкәсенә кергән Мәдәнә авылына кайтып китә. Эшчән кеше кайда да югалмый. Биредә дә хуҗалыклары гөрләп үсә. Күңелләренә генә тынгы юк. Ник дигәндә, шәхси милек юкка чыгарылган бу заманда яңа хакимият, милләтләрнең гасырлардан килгән тормыш рәвешен, гадәт-йолаларын җимереп, хатыннарына да кул сузмакчы була. Милек уртак булган кебек, хатыннар да уртак, дигән мәгънәсез, ахмак, бернинди мантыйкка сыймый торган шигарьләр күтәреп чыгалар. Һәм беришләр шуларны гамәлгә дә ашыра башлый. Яңа хакимият вәкилләренең Мәдәнә авылындагы хатын-кызларны җәберләвенә түзә алмыйча, Лотфулла һәм аның белән бергә тагын ике авылдашы Ленинга хат яза. Тикшерү эшләре башлана. Ахыр чиктә бөек юлбашчыга, авылда хатын-кызларны уртак түшәккә яткырып мәсхәрәләү күренешләре булганы юк, дигән җавап кайта. Шуннан «ялган» мәгълүмат таратучыларны эзли башлыйлар. Шул рәвешле Лотфулла, авылындагы йортыннан да колак кагып, Мәскәүдә йорт сатып алырга мәҗбүр була. Тора-бара яңа хакимият аңа Мәскәүдәге йортында да тыныч кына яшәргә ирек бирмәячәк. Лотфулла ага яшеренергә мәҗбүр була, улы Халит белән кеше күзе күрмәгән аулак урыннарда гына күрешер хәлгә кала. Әмма яшеренеп булса да иректә яшәве төрмәдә интегүгә караганда мең артык. Тик ни аяныч, Лотфулла ага бу кара көннәрне дә күрәчәк әле...
Петербург, Мәдәнә, Мәскәүдә яшиләр, бик авыр бер вакыт аралыгында Новосибирскига барып урнашып карыйлар. Казаныбызга исә кайчан күченәләр соң? 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач була бу хәл. Аңа кадәр Казанга Мәскәүдәге Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасына әзерләнү максатында Лотфулла аганың улы, Халитнең бертуганы Габдрахманны чакырталар. Габдрахман – күренекле балет артисты, мөгаллим. Алар хатыны, шулай ук балерина, атаклы Агриппина Ваганова шәкерте Найма Балтачеева белән Казанда «Шүрәле» балетын әзерли. Әмма Бөек Ватан сугышы башланып, декаданың булмый калганын беләбез. Ни хикмәттер, Ленинградның мәшһүр Киров театры артисты Габдрахман Кумысниковны, бронь биреп калдырасы урынга, үзен дә сугыш мәхшәренә илтеп тыгалар. Бәхеткә, Габдрахманыбыз, әҗәлен алдалап, исән-имин, күкрәк тулы орден-медальләр белән кайта һәм гомере буе илебезнең балет сәнгатенә тугрылыклы хезмәт итә. Сүз уңаеннан, хатыны Найманың бертуганы Таһир да – балет артисты һәм мөгаллим. Найма һәм Габдрахман Кумысниковларның уллары Мурат та балет спектакльләрендә бии, балет артистлары тәрбияли. Укымышлы, динле, иманлы Лотфулла ага балалары әнә нинди биек үрләргә ирешә!
Халитебез исә бу елларда кайда, нәрсә белән мәшгуль? Сугыш еллары авыр булса да, һәрнәрсәдә матурлык эзләүче егет Казан сәнгать училищесына укырга керә. Аннан соң исә һаман яңа үрләргә омтылучы егет, тагын да зуррак уңышка ирешергә теләп, 1944 елда Мәскәүдә ГИТИС каршында җыелган беренче татар төркеменә укырга китеп бара. Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Рәфкать Бикчәнтәев, Гәүһәр Камалова, Асия Галиева, Дилүс Ильясов, Празат Исәнбәт, Гали Хөсәенов... Барлыгы егерме биш кеше. Республика театрлары зур өмет баглап көтеп торган беренче профессиональ артистларыбыз. Сөекле хатыны, курсташы Асия Хәйруллина белән Халит ГИТИСтан бай тәҗрибә туплап, тирән белем алып Казаныбызга әйләнеп кайтачак. Алар курслары белән Г.Камал театрында иҗат эшенә керешәчәк. Асия Хәйруллина зур үрләргә ирешеп, 1958 елда, хатын-кызлардан беренче булып, К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Рокыя роле өчен режиссер Ширияздан Сарымсаков, артистлар Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйх Колбарисов белән бергә республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булачак. Халитебез исә тагын да зуррак үрләргә омтылып, ГИТИСта театр белгечлегенә укып чыгар, кайткач, татар театры тарихы турында күпләгән мәкаләләр, драма артистлары Һидаят Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Ринат Таҗетдинов, опера театры артисты Шәфыйка Котдусова турында монографияләр нәшер итәр. Татар телевидениесендә беренче режиссер булыр, кабат ГИТИСка кайтып кандидатлык диссертациясе язар. Башта Казан педагогика институтында укытыр, аннары мәдәният һәм сәнгать академиясендә яшьләрне режиссура серләренә өйрәтер, профессор дәрәҗәсенә ирешер. Хатыны Асия Хәйруллина, да сәхнәдән киткәч, театр дөньясына аяк баскан яшьләрне сәхнә теле серләренә өйрәтер, бу өлкәдә китап язар. Кызлары Җәмилә дә әтисе кебек театр тәнкыйте өлкәсендә исемен танытачак иде дә, гомере генә кыска булды. Икенче кызлары Наилә исә республикабызда күн мозаикасын торгызучыларның берсе буларак милләттәшләребезне бүген дә матур иҗаты белән сөендерә. Лотфулла аганың тагын бер улы Халитнең язмышы әнә шундый матур.
Лотфулла Кумысниковның үзенең гомерен озынайтасы килә, аның аяныч үлеме турында язасы килми. Әмма ничек язмыйсың... Ленинга язган хатыннан соң исән-имин котылган, 1930 елларда мал-мөлкәтен югалтса да, гомерен саклап калган Лотфулланы 1943 елда кулга алалар. Үз вакытында тиешле җәзасын алмый калган «кулак калдыгы», «халык дошманы» дип, өч елга хөкем итәләр. Сугышның иң кызган чагы. Улы биюче Габдрахман фронтта ил өчен көрәшә! Ә бу вакытта шундый асыл уллар тәрбияләп үстергән әтиләре төрмәдә газап чигә... 1944 елда зыялы милләттәшебез Лотфулла Кумысниковның йөрәге тибүдән туктый...
Исәпсез сынауларга уралган язмышлар өчен 100 ел бик күп вакыт ул. Шул елларны кешелек дәрәҗәсен төшермичә, матур кичә белгән шәхесләребезгә исә сокланып туймаслык.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала