Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылы җирле үзидарә рәисе, дин әһеле Хәйдәр Сибгатуллин узган ел Карашәм авылына атаклы көрәшче Камил Хәмидуллинның 70 яшьлек юбилеена барачагын әйткәч, күренекле язучы, шагыйрь Фаил Шәфигуллинның туган авылын күреп кайту теләге мине дә Карашәмгә алып китте.

Фаил Хафиз улы Шәфигуллин (1939-1982). /Фото – Л.Лерон архивыннан.
Мәйдан капкасына якынлашкач та кунакларны Габдулла Тукай поэмасындагы «Шүрәле» каршы ала, татар халык әкиятләренең агач саен беркетелгән геройлары сәламли. Тау астыннан ургылып чыккан чишмә кырыенда «Су анасы» сыны каршы ала, төрледән-төрле чәчәкләр үсеп утыра. Бу мәйданчыкны үзенең хәләл җефете белән, күңел биреп, тырыш та, талантлы да Рәшит Хәмидуллин ясаган. Спорт мастеры, көрәшче Камил Хәмидуллинның гомер бәйрәме, ул тәрбияләгән көрәшчеләр катнашында, зур бәйрәм рухында узды.
Әйе, Яшел Үзән районы талантларга бай; монда спорт мастерлары, язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре туган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, завод-фабрика, комбинат эшчеләре илебезнең куәтен арттыруда үзләреннән зур өлеш кертә. 2025 елда Яшел Үзән шәһәренә, Россия Президенты Указы белән, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Яшел Үзән районында узган ел якташыбыз, галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгы истә калырлык, масштаблы итеп үткәрелде. Без шулай ук язучылар Афзал Шамов, Фаил Шәфигуллин, татар операсына нигез салучыларның берсе, рус һәм татар операсы әсәрләрен, эстрада җырларын, халык көйләрен зур актерлык осталыгы белән башкарган халык артисты Усман Әлмиев белән чиксез горурланабыз.
Карашәмдә мин Фаил Шәфигуллинның гомер буе диңгездә хезмәт иткән бертуган Шәүкәт абыйсына багышлап язган «Сагынырлар әле безне таулар» шигырен укыдым. Шигырьдә мондый юллар бар:
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең –
Үпкәләмәс туган ил безгә.
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын яшәреп.
Ә минем Карашәм авылында Фаил абыйның туган нигезен күрәсем килде. «Кайда ул нигез?» – дип сорадым. «Әнә теге йорт янында», – диде бер апа. Барып карасак, анда өй дә, нигез дә юк. Нигезне кеше буе үскән чүп үләннәре урманы каплаган. Бәчек авылы мулласы Хәйдәр хәзрәт Сибгатулла Фаил Шәфигуллин рухына дога кылды. Авыл советы дип аталган җирле үзидарә рәисе Фаил Шәфигуллинның фидакяр хезмәтләрен дә, иҗатын да белми икән. Белсә, нигезен чистартып, кадерләп торыр иде, бер фанера кисәгенә булса да: «Бу нигездә күренекле татар язучысы Фаил Шәфигуллин туган», дип яздырып куяр иде.
Бездә кеше кадере юк, дигән авыр уйлар белән кайтып киттем. Фаил абый нигезен генә түгел, бөтен Карашәм авылын урман кебек чүп үлән баскан. Чүп-чар арасыннан күренеп торган йортлар миңа бик мескен булып тоелды. Шагыйрь «Чирәм чыгар язын яшәреп» дип язса да, Тау ягы егете, юмор остасы Фаил Шәфигуллинны монда сагынмыйлар икән. Бик аяныч.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала