Бу көннәрдә без 120 еллыгы уңаеннан Татарстанның халык артисты, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Александр Ключаревны искә алабыз.

Александр Сергеевич Ключарев (1906-1972)/Фото – ТР Дәүләт архивыннан.
Бу шәхеснең исеме Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхиннар белән бергә музыкабыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Рус милләтеннән булса да, татар музыкасына нигез салучыларның берсе буларак тарихка керүе гаҗәп тә, гыйбрәт тә. Сере исә бик гади: моның өчен үзең яшәгән җирне яратырга кирәк. Республикага мәхәббәт хисләрен Александр Ключарев матур җырларына салган. Алар арасында Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән «Туган җирем – Татарстан» җыры, үзенә күрә гимнга әверелеп, «Татарстан» радиосы дулкыннарында безне һәр иртә иркәләп йокыдан уята.
Булачак композитор атаклы сәүдәгәр Хөсәенов гаиләсендә бухгалтер булып хезмәт иткән Сергей Данилович Ключарев гаиләсендә дөньяга килә. Ике елдан алар Оренбургка күчеп китә һәм башкалага 1923 тә генә әйләнеп кайта. Композиторның әйтүенә караганда, Оренбургта күршедә яшәүче кучердан ишеткән татар җырлары күңелендә онытылмаслык тирән эз калдыра.
Замандашлары бертавыштан композиторның импровизация осталыгы турында сөйли. Ундүрт яшеннән кинотеатрда пианист-иллюстратор булып эшләве моңа этәргеч булган, күрәсең.

Александр Ключаревның әти-әнисе, кыз туганнары һәм ир туганы (әтисе янәшәсендә утырганы Саша). Оренбург шәһәре. XX гасыр башы. /Фотолар – Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ архивыннан.
Казан музыка техникумы һәм Мәскәү консерваториясендә укыган елларда ул киләчәктәге иҗат эшчәнлеге өчен төпле нигез булдыра. Аннары кайда гына, кем булып эшләсә дә – Татар театр техникумында музыкаль бүлек мөдиреме, Мари драма театрының музыкаль җитәкчесеме, Мәскәү эшче театрында спектакльләргә көйләр, җырлар иҗат итүчеме, Башкорт тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында музыкаль тармакны әйдәп баручымы, Татар радиокомитетында музыкаль тапшыруларның баш редакторымы, ТАССР Министрлар Советы каршындагы сәнгать эшләре идарәсендә музыкаль фольклор кабинетын җитәкләүчеме, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесеме – профессионализм һәрвакыт эшчәнлегенең асылы, мәгънәсе була.
Музыка белгечләре Александр Ключаревның күп жанрда иҗат итүен һәм барысында да уңышка ирешүен билгеләп үтә. Халык җырларын җыя-җыя, ул аларны эшкәртүнең үзенә генә хас стилен булдыра. Ул эшкәрткән «Әллүки», «Пар ат», «Кара урман», «Агыйдел» һ.б. җырларны коллективлар бүген дә яратып башкара.
Халык бию көйләрен җыю аңа гаҗәеп талантлы хореограф Фәйзи Гаскәров белән бергә җыр һәм бию ансамбле өчен тулы вокальхореографик композицияләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, «Аулак өй» композициясе җыр һәм бию ансамбленең алтын фондына керә. Ахыр чиктә фольклор җыю буенча күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге башкорт халык иҗатына, әкият, риваятьләренә нигезләнгән «Тау әкияте» балеты булып сәхнәдә гәүдәләнә. Аны башкорт театрында да, татарда да яратып сәхнәләштерәләр.
Җыр жанрына ул соңрак, зур тәҗрибә туплап, композитор буларак җитлегеп килә. Бөтен осталыгы салынганга күрә шулкадәр җиңел һәм истә кала торган килеп чыккандыр аның җырлары, бәлки. М.Хөсәен сүзләренә «Идел дулкыннары», Ә.Ерикәй сүзләренә «Синең хакта», «Яз җыры» һ.б. җырларын концертларда ишеткәндә бүген дә күңелгә шатлыклы бер моң иңә.
Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге белән дә нәкъ җырлар өчен бүләкләнүе югарыдарак язылган сүзләрнең хаклы булуына дәлил кебек.
Александр Ключарев эзләп табып язып алган халык җырларыннан ике җыентык чыкты, һәм бүген дә музыка дөньясында аларның бәясе кимемәде, киресенчә, вакыт үткән саен, кыйммәте арта гына бара. Александр Ключаревны хөрмәт итеп, аның турында татар композиторы дибез, әмма аны башкортныкы да, мариныкы да, чувашныкы да, гомумән, Идел буенда гомер итүче барча халыкларныкы дияргә мөмкиндер. Мәсәлән, олуг җырчыбыз Илһам Шакиров аның турында болай дип язган: «Александр Ключарев – тугандаш республикалар музыкасына да зур өлеш керткән композитор, – дигән ул. – Беренче башкорт балеты «Тау әкияте»н иҗат итү, Фәйзи Гаскәров җитәкчелегендәге бию ансамбленә музыкалар, Башкорт дәүләт филармониясенең хор капелласына җырлар, Чувашия җыр һәм бию ансамбле өчен музыкалар, җырлар язу – боларның барысына да өлгергән Ключарев. Шуңа да басым ясарга кирәк – автор халыкның милли үзенчәлекләрен тирәнтен аңлап, шул халыкка хас интонацияләр белән иҗат итте».
Замандашларының тагын берсе джаз остасы Олег Лундстрем истәлеген дә китерәсе килә. Ключарев, джазның татар музыкасы өчен яңа үсеш мөмкинлекләре ачачагын алдан күреп булса кирәк, музыканың бу жанрына үзеннән өлеш керткән. 1947 елда Шанхайдан Казанга Олег Лундстрем кайта. Башкалабызда ул вакытта джазга сагаеп карасалар да, Ключарев Лундстрем оркестрына ярдәм кулын суза. Радиода эшләп алган һәм сәнгать советларында катнашкан үз кеше буларак, Александр Сергеевич джаз оркестрының бөтен репертуарын радиога һәм пластинкаларга яздырырга ярдәм итә. Шул язмалар ишетелеп, озак та үтми коллективны Мәскәүгә чакырганнардыр да әле бәлки. Ничек кенә булса да, Олег Лундстрем Александр Ключаревка гомере буе рәхмәтле кала һәм Казаныбызга Мәскәүдән һәр кайтуында концерт сәхнәсеннән композиторга карата җылы хисләрен белгертеп сөйли, Ключаревның оркестр өчен иҗат ителгән «Самба» әсәрен башкармыйча китми.
Замандашлары истәлекләреннән композиторның профессиональлегенә мисал булган тагын берсен китермичә һич мөмкин түгел. Шулай бервакыт җыр бәйгесе игълан иткәннәр. Бәйге ябык, композиторлар яңа иҗат әсәрләрен исемнәрен күрсәтмичә юллый. Жюри өч иң матур җырны сайлап ала. Гөманлаганча, җырлар Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин һәм Александр Ключаревныкы булырга тиеш икән. Әмма өч җырның да Ключаревныкы икәнен белгәч, жюри әгъзаларының күзләре маңгайга менә. Ничек шулай булырга мөмкин? Бер композитор бер-берсеннән аерылган өч стильдә ничек иҗат итә алсын?.. Өч җыр өчен дә бүләкне Ключаревка тапшырудан бүтән чаралары калмый. Хәйләкәр композитор жюрины бутау нияте белән махсус шулай эшләгәнме? Әллә кызык өчен бүтән моң ияләренең стилендә иҗат итеп караганмы? Бер нәрсә бәхәссез: моңа чын талант, оста виртуозлар гына сәләтле.
Бергә иҗат иткән шагыйрьләрнең сүзләренә караганда исә, Александр Ключарев музыка дөньясын гына түгел, татар әдәбиятын да яхшы белгән. Мәсәлән, шигырьдә басым тиеш булмаган җиргә төшсә яисә рифма дөрес булмаса, төзәтеп җибәрә алган. Нинди шигырьнең илһам белән иҗат ителгәнен, ниндиенең исә аннан-моннан әвәләнгәнен аера алган һәм авторларга моны әйтүдән курыкмаган. Шуңа да карамастан, шагыйрьләребез арасында дуслары күп булган, шулардан Мәхмүт Хөсәен, Нури Арсланов һ.б. Сүз уңаеннан, Александр Ключаревның хатыны татар милләтеннән булган. Сөйләшкәндә берәр татар сүзен онытып җибәрсә, искә төшерүен сорап, иренә мөрәҗәгать иткән ул, һәм Ключарев аңа һәрвакыт ярдәмгә килгән. Моны без Мөхәммәт Садри һәм композиторның улы истәлекләрен укып беләбез.
Улы Эмиль Ключарев та телевидениедә 45 ел музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләгән шәхес буларак мәдәниятебезгә зур өлеш кертте.
Композитор, педагог Альберт Леманның сүзләре дә Ключаревның музыка дөньясында тоткан зур урынын аңларга ярдәм итә. Ул Ключаревның Казан татарларыныкын гына түгел, Себер, Пенза, Түбән Новгородтагы милләттәшләребезнең музыкаль иҗатын да әйбәт белүен әйтеп, үзенең татар сюитасының беренче өлеше тулысынча ул биргән материалдан торганын искәрткән. Иҗатының үзенчәлегенә һәм намуслы, вәгъдәле булуы, хөсетне, ялганны, ялагайлыкны белмәве һәм башка асыл сыйфатларына ишарәләп, Ключаревны татар диңгезенә коючы саф, чиста елга дип атаган. РСФСРның халык артисты Леманның шулкадәр югары бәясенә лаек булу һәр композиторга да тәтемәгәндер.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала