Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Олуг галим истәлегенә: фольклорчы Фатих Урманчеев

Быел 28 майда олуг галим, фольклорчы, озак еллар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге җитәкчесе булган Фатих Ибраһим улы Урманчеевка 90 яшь тулган булыр иде.

 

Фатих Урманчеев.

 

 

Татар фольклор фәнен дөнья фәне югарылыгына күтәргән Фатих Урманчеев 1936 елда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк авылында туа. Шуның алдыннан гына әтисе Ибраһим абзыйны Колымага сөрәләр, һәм аңа аннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Шулай итеп, булачак галим әтисен бер тапкыр да күрми кала. Авырайганнан авырая барган тормышта әнисе Сорурниса апа биш бала белән ялгыз кала, ул нарасыйларын ачтан саклап калу өчен бөтен көчен куя. Шул вакытта ярдәмгә колхоз рәисе Шарыкбай әкә килә. Ул Сорурниса апаны колхозның трактор бригадасына пешекче итеп эшкә ала. Фатих абый милләте белән казах булган Шарыкбай әкәне гомере буе рәхмәт укып телгә алды.

 

Булачак галим татар фольклоры белән Омск педагогика институтында укыганда кызыксына башлый, анда халык авыз иҗатын өйрәнү түгәрәгенең старостасы була. Әнисенең мөнәҗәтләр укуын, авылдашларының җыр-әкиятләрен тыңлап үскән студент татар фольклорының серләрен аңларга омтыла. Түгәрәктә «Татар халык җырлары», «Татар халкының бәетләре» дигән темага чыгышлар ясый. Бу түгәрәкнең җитәкчесе B.А.Василенконың 1960 елда «Русский фольклор» күптомлыгының V томында «Студентларның фольклор түгәрәге эш тәҗрибәсе» дигән мәкаләсе чыккач, студент Ф.Урманчеевның татар фольклорын туплау һәм өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлеге Казан галимнәренә барып җитә. Әлеге мәкаләдә: «V курс студенты Ф.Урманчеев өч ел дәвамында үзе туплаган материаллар нигезендә «Омск өлкәсе татарлары халык җырлары» дигән тема буенча эшли. Аның эше теория һәм җыю белән бергә алып барыла, шуңа күрә фән өчен кызыксыну тудыра» дип язылган була. Бу мәкаләне укып, ул елларда Тел, әдәбият һәм тарих институтының директор урынбасары Илбарис Надыйров һәм фольклор секторы хезмәткәре Эдуард Касыймов Фатих Урманчеевны Казанга аспирантурага чакыралар.

 

Ул 1962 елда Казанга килеп, Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә аспирантурага керә һәм 1968 елда Хәмит Ярми җитәкчелегендә «Совет чоры татар халык иҗаты жанрларының үсеш юллары» дигән темага диссертация яклый. Шул еллардан Фатих Урманчеевның фән дөньясында эшчәнлеге башлана. Күп еллар Алабуга педагогика институтында проректор вазифасын башкара, 1980-1984 елларда Венгриянең Эгер шәһәрендә студентларга рус әдәбияты курсыннан лекция укый. 1989 елда Ташкент шәһәрендә татар халык бәетләренә багышланган докторлык диссертациясен уңышлы яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

 

Фатих Урманчеев 1992 елда институтка кире әйләнеп кайта. Ул вакытта фольклористикада үз сүзен әйткән, күп санлы мәкаләләре, саллы монографияләре белән татар фольклорын дөнья мәйданына чыгарган галим булып җитешә. Галим татар фольклористикасы тарихында беренче булып дастан жанрын өйрәнә башлый. «Ак Күбек», «Җир Төшлек», «Түләк», «Алпамыш», «Җик Мәргән», «Кузы Көрпәч һәм Баян-Сылу», «Алтаин Саин Сүмә» һәм башка дастаннарны тикшерүгә багышланган күп санлы фәнни мәкаләләре «Советская тюркология», «Советская этнография» журналларында басылып чыга. Алабугада эшләгән вакытында татар халкының эпосын тикшерүгә багышланган «Героический эпос татарского народа» дигән монографиясен тәмамлый. Венгриягә киткәнче үк бу хезмәтен нәшриятка тапшыра. Монография 1984 елда 3300 тираж белән басылып чыгып, татар фольклорчыларының гына түгел, азәрбайҗан, кыргыз, казах, үзбәк, нугай һәм башка халык галимнәренең дә өстәл китабына әйләнә. Төрле өлкәләрдән Казанга килгән галимнәр беренче эш итеп шул китапны үзендә булдырырга омтыла. Чыккан елында ук раритетка әйләнгән бу хезмәт хәзерге көнгә кадәр фәнни кыйммәтен югалтмый. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, галимнең соңрак чыккан хезмәтләрен дә шул ук язмыш көтә.

 

1992 елның 1 сентябреннән Фатих Урманчеев бүлек мөдире вазифаларын башкарырга алына. Галим бүлектә эшләгән хезмәттәшләренә югары бәя биреп, ул вакытта алда торган максат-бурычларны түбәндәгечә искә алган: «Мәсьәләнең иң җитдие – күп еллар буена төзелеп һәм ныгытылып килгән ышанычлы нигез булуда иде. Шул 90 нчы еллар башында бүлек алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе – фәнни кадрлар мәсьәләсе булып чыкты. Чөнки бүлек шактый “олыгайган”. Анда – нибары өч фән кандидаты, ләкин бер генә аспирант та, бер генә фән докторы да юк... Чын күңелдән эшкә керешкәч, мәсьәләнең бу ягы да шактый тиз хәл ителде: чөнки электән бүлекнең фәнни потенциалы бик зур иде».

 

Әйтергә кирәк, теоретик яктан гаять әзерлекле, киң эрудицияле, шул ук вакытта кешелекле Фатих Ибраһим улының бүлек җитәкчесе вазифаларын башкарырга алынуы бик урынлы була. Хәмит Ярми традицияләрен дәвам итеп классик фольклор фәненә хезмәт иткән галим Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеген бүгенге көндә «Казан фольклор мәктәбе» дип атала торган югары дәрәҗәгә күтәрә.

 

Бүлек җитәкчесе буларак эшчәнлеген фәнни кадрлар әзерләүдән башлап җибәрә. Бүлектә әзер диссертацияләр булып та, аларны тикшерүгә кую еллар буе чигерелә бару күренеше булган. Фатих Урманчеев тиз арада алар белән танышып, бүлектә тикшерүгә чыгара, ярты юлда калган эшләрне өйрәнеп, алга таба ничек дәвам итәргә киңәшләр бирә, кайбер диссертацияләрне редакцияләп чыга. Бүлектә эшләүче галимнәр кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен тәмамлап, якларга чыга. Берничә ел эчендә фольклористика белгечлеге буенча Хуҗиәхмәт Мәхмүтов – докторлык, Айсылу Садыйкова, Рәшит Ягъфәров, Ленар Җамалетдинов кандидатлык диссертацияләре яклый.

 

Шушы вакытта халык иҗаты бүлеге «Татар халкының этник тарихы» дигән темага фәнни эшчәнлеген башлап җибәрә. Һәр галим татар фольклорының аерым бер теоретик мәсьәләсен өйрәнә башлый.

 

Фатих Урманчеев халык иҗаты бүлегенә аспирантлар кабул итүне торгыза. Бүлек һәм югары уку йортлары өчен кадрлар әзерләү дә шушы елларда башланып китә. Бу эшнең нәтиҗәсе озак көттерми. Халык иҗаты бүлегендә беренчеләрдән булып аспирантура узып К.М.Миңнуллин 1996 елда «Татар поэзиясендә җыр жанры», Л.Ә.Кариева 2000 елда «Татар мифологиясе: тарихи-чагыштырма һәм типологик аспекттта» дигән темаларга кандидатлык диссертацияләре яклый. Башка регионда яшәгән галимнәр белән дә хезмәттәшлек урнаштырыла. Бүлектә Төмәннән килеп В.И.Хәйруллина аспирантура уза һәм 1999 елда «Идегәй» эпосы һәм аның тарихи нигезләре» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

 

1995 елдан бүлеккә аспирантлар кабул итү планлы рәвештә алып барыла башлый. Диссертация язып, эшләрен тәмамлаган яшь галимнәр яклауга чыга. Фатих Урманчеев бүлекне яшь кадрлар белән ныгыту эшен алып бара. Бүлеккә эшкә, 1998 елда Фатих Ибраһим улы җитәкчелегендә диссертацияләрен тәмамлап, Илсөяр Закирова һәм Лилия Мөхәммәтҗанова килеп кушыла, 2000 елда Марат Садыйков эшли башлый. Фәнни җитәкче үзенең шәкертләренә остаз булып калып, алга таба да аларга докторлык диссертацияләре өчен темалар сайларга ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә дистәләгән кеше кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый, фәнгә җитлеккән белгечләр әзерләнә.

 

Фатих Урманчеев үзе берничә фәнни юнәлештә эшли. Бу – татар һәм гомумән төрки эпосны фәнни яктан тикшерү һәм анализлау, татар мифларын беренчеләрдән булып тикшерү, әдәбият белән фольклор бәйләнешләрен өйрәнү. Галимнең татар эпосына багышланган «По следам белого волка» (1994), «Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә» (1997), «Народный эпос “Идегей”» (1999) дигән монографияләре дөнья күрде. 2002 елда «Татар халык иҗаты. Югары уку йортлары һәм колледжлар өчен дәреслек» дигән хезмәте дөнья күреп, вакытлы матбугат битләрендә югары бәя алды. Берничә елдан бу дәреслек белән эшләр өчен төзелгән хрестоматия да басылып чыга.

 

Фатих Урманчеевның соңгы елларда дөнья күргән зур хезмәте татар фольклорчыларының фәндә беренчеләрдән булуын исбатлый. Галимнең өч томлык «Татар мифлары» (2008, 2009, 2011) дигән энциклопедик характердагы хезмәтендә татар эпосының аерым сюжетлары, мотивлар, эпик геройлар турында бай мәгълүмат бирелә. Бу хезмәт күпчелек төрки халыклар өчен өстәл китабына әйләнде.

 

Алдарак әйтелгәнчә, Фатих Урманчеев җитәкче булып килү белән бүлек төп игътибарын татар халык иҗатын теоретик яктан өйрәнүгә юнәлтә. Бу елларда бүлек хезмәткәрләре зур һәм әлегә кадәр өйрәнелмәгән теоретик мәсьәләләрне тикшерүгә зур хезмәт куя.

 

2015 елда Фатих Урманчеевның «Тюркский героический эпос» дигән монографиясе дөнья күрде. Хезмәттә төрки эпос, сюжетны тәшкил иткән төп мотивлар анализлана.

 

Олуг галимебез, остазыбыз Фатих Ибраһим улы Урманчеев 2021 елның февраль аенда арабыздан китте. Галимнең эшен аның укучылары – фольклорчы галимнәр дәвам итә.

 

 

Ф.И.Урманчеевның басылып чыккан монографияләре:

 

Халык авазы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974.

Эпические сказания татарского народа. – Казань: Изд. КГУ, 1980.

Героический эпос татарского народа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984.

Дастаннарга лаек замана. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.

По следам белого волка. – Казань: Изд-во ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, 1994.

Волшебный клубок. Муса Джалиль и народное творчество. – Казань: Изд-во ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, 1995.

Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.

Народный эпос «Идегей». – Казань: Изд-во «Фэн», 1999.

Лиро-эпос татар Среднего Поволжья. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002.

Татар халык иҗаты. Дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2002. Икенче басмасы – 2005.

Татар халык иҗаты. Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004.

Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. – Казан: «Мәктәп» нәшр., 2002.

Роберт Миңнуллин: Шигъри осталык серләре. – Казан: Мәгариф, 2005.

Каһарманнар йолдызлыгы. Тарихи-фольклористик очерклар. – Казань: Дом Печати, 2006.

Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек: 3 томда. – Казан: Мәгариф, 2008, 2009, 2011.

Тюркский героический эпос. – Казань: ИЯЛИ, 2015.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи