Илһам Шакиров – кабатланмас таланты белән үзенә һәйкәл куйган җырчы.

Сарман ягы – сандугачлар ягы,
Сарманлыда – хезмәт, ил гаме.
Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
Мең елга бер туган Илһамы.
Сарман ягы – әдәбият-сәнгать дөньясына талантлы артистлар һәм язучылар плеядасын бүләк иткән төбәк ул. Шушы туфрактан шытып чыгып чәчәк аткан, һәрберсе үз кишәрлегендә мул орлыклар бирү дәрәҗәсенә ирешкән олуг шәхесләребезне санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Шуларның берсе – атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров.
Булачак җырчы ике ягыннан да инеш суы агып торган гаҗәеп гүзәл табигатьле Яңа Бүләк авылында туа. Әти-әнисе 1935 елның 15 февралендә дөньяга килгән төпчек балага Илһаметдин исемен бирә. Авыл малае туган як табигатенең гүзәллегенә сокланып, сандугачлар сайравын тыңлап үсә. Үзе дә үзәкләргә үткәреп җырлый башлый. Әтисе – авыл тимерчесе Гыйльметдин агай да сандалда чүкеч биеткән уңайга авыз эченнән көйләп эшләргә ярата. Әнисе Нуриәсма апа исә борынгы озын бормалы көйләрне оста җырлый. Илһамнан өч яшькә өлкәнрәк Кыям абыйсы да бик моңлы кеше була.
Илһам тырыш-эшчән булып үсә, мәктәптә дә яхшы укый. 1997-1998 уку елында «Моң дәрьясы Илһам Шакиров» дип аталган ачык дәрестә ул белем алган еллардагы мәктәп тормышы турында укучыларыма: «Авторучка урынына каз каурыен очлап язганнар. Корым белән суны кушып, язу карасы ясаганнар. Колхоз амбарындагы иске бланклар, исәп-хисап кәгазьләрен дәфтәр итеп файдаланганнар. Шуңа карамастан, балаларда уку теләге гаять көчле булган», – дип сөйләгән идем. Дәрес эшкәртмәсе «Моңнар дәрьясында» исеме белән 1999 елда «Мәгариф» журналының июнь санында басылып чыкты.
Мәшһүр җырчыбыз Сарман районының Җәлил бистәсендә һәрвакыт көтеп алынган кадерле кунак иде. Концертларында «Сарман» көен дә башкарды. Илһам Шакиров мелизмнарга бай киң диапазонлы, бәгырьләргә үтеп керә торган илаһи тавышы белән халкыбызга дистәләгән еллар буена рухи тәрбия бирде. Аның тавышына карурманнар шавы, чишмәләр моңы, басу-кырлар иркенлеге, туган җир җылысы, күкләр биеклеге сыйган.
Халык җырларын сәнгать югарылыгына җиткереп башкару өчен, тавыш кына түгел, тирән моң кирәк. Илһам абый үзе моң иде! Моң чишмәсенең башы кайда? Бу сорауга җавап төрле булырга мөмкин. Кемдер, җыр-моң – нәселдән, дияр. Дәлилгә җырчының бертуган абыйсын искә алыр. Кыям Шакиров шофёр булып эшләгәндә җырлый-җырлый озын юлларны кыскарткандыр, мөгаен. Күп еллар үткәч, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә беренчеләрдән булып аның улы Флүр Шакиров лаек булды. Атаклы җырчының бертуганы Гыйльмисафа апаның улы язучы Хәйдәр Гайнетдинов та яхшы җырлый иде. Икенче берәү җавабында, җыр-моң – туган җирдән, эчкән судан, дияр. Ул да хаклы. Өченче берәү, ятимлек кешене моңлы итә дигән фикерне әйтер. Илһам төпчек бала булып иркәләнеп үсү рәхәтен татый алмаган шул (әтиләре «халык дошманы» дип кулга алына), бәлки шуңа да моңсу күңел моңлы җырга тартылгандыр.
Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Консерваториядә алган теоретик белем һәм практик күнекмәләр белән генә чикләнмичә, талантын берөзлексез камилләштерү артистны бөек җырчы дәрәҗәсенә күтәрә. Илһам Шакиров 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм гомере буе республикабызның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли: 1992 елга кадәр – солист, аннары 2010 елга кадәр сәнгать җитәкчесе була. Яшь башкаручыларга киңәшләр бирә, мәкаләләр бастыра, татар музыка сәнгатен үстерүдә ярдәм итә. Репертуарга татар композиторларының классик әсәрләре кертелүенә ирешә. Фидакяр хезмәте өчен җырчы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты исеменә лаек була.
Җырчы иҗатташларының ярдәмчесе, илһамчысы да була. Әлфия Афзалова (1933-2017) «Үзем турында» китабында: «Аның белән бер бригадада концертлар куеп йөрүем белән мин бәхетле идем. Ул үзенең зур музыкаль белеме белән мин аңлап җитмәгән күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Җырларның тирәндә яткан моңын ачарга, музыканың иң нечкә хасиятләрен табарга өйрәтте», – дип яза. Сарман авылында туып үскән җырчы Зөһрә Шәрифуллина үзенең тормышы һәм иҗаты турындагы китапта: «Илһам абый белән эшләү һәркемгә төшкән бәхет түгел: кызык та, үтә җаваплы да иде. Язмыш аның төркемендә эшләүне насыйп итте. Әлбәттә, бу минем өчен зур мәктәп булды, Илһам Шакиров мәктәбен уздым ич! Мин аның һәр чыгышын, тын алуына кадәр сәхнә артыннан күзәтеп, дөньямны онытып тыңлап утыра идем. Аның халык белән аралашуын, һәр хәрәкәтен күңелемә сеңдереп барырга тырыштым. Алар минем иҗатыма зур йогынты ясады», – дип хатирәләрен яңарта.
Кабатланмас җырчы минем өчен дә илһам чыганагы булды. Күп шигырьләрем аның җырлары тәэсирендә язылды. Үзем, бик кызыксынып, бөек җырчыбызның тормышы һәм иҗатына кагылышлы шактый бай коллекция тупладым. Видео һәм аудиотасмалар, вакытлы матбугатта басылган язмалар, альбомнар, фотосурәтләр... Илһам абый турындагы язмаларым исә, аның юбилеена туры китереп, газета битләрендә урын алды. Шигырьләр, поэма, багышлаулар, тарихи хикәяләр һәм публицистик язмалар тупланган «Җырлы чишмә» китабымны (2012) танышларым аркылы җырчының үзенә дә бүләк иткән идем.
Мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыту дәверендә, якташ җырчыбызның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, әдәби-музыкаль кичәләр, ачык дәресләр үткәрдем. Шул чакта укучыларыма мөрәҗәгать итеп: «Илһам Шакиров кебек талантлар сирәк туа. Аның исеме гасырларга кереп калачак. 15 февраль – аның туган көне зурлап билгеләп үтеләчәк. Без аның чордашы булуыбыз белән бәхетле. Илһам абый кебек милли җәүһәрләребезгә хөкүмәтебез тарафыннан аерым игътибар бирелер», – дип әйтә идем. Юраганым юш килде. Ел саен 15 февральдә Илһам Шакировның туган көнен зурлап уздыралар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала