Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Язучы Гурий Тавлинның тууына – 100 ел

Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында туган. Хезмәт юлын 1942 елда Түбән Биш җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый. Мәктәптә укыган елларында «Яшь ленинчы» газетасының актив хәбәрчесе була, тәүге шигырьләре шунда дөнья күрә.

Искиткеч самими, саф күңелле кеше иде ул Гүрий дәдәй. Хөсетсез, мәкерсез шәхес. Ватан сугышында фронтларны аркылыга-буйга йөреп, орденнар тагып, исән-сау кайткан баһадир. Совет зинданнарыннан да исән-сау кайткан каһарман иде ул. Озын, мәһабәт буйлы, нурлы чырайлы ир-егет иде ул Гүрий дәдәй. Хатын-кызлар аңа караса, дөньясын оныта иде... Аңа авылдашы нахак яла якты. Ул гомере буе шул авыр йөкне, нахак бәлане күтәреп йөрергә һәм үч алу йөге асып яшәргә мәҗбүр ителгән бичара иде. Гүрий дәдәй тәки дошманыннан үч алалмады, аны кичерә дә алмады. Шулай авыр йөк белән китеп барды…

Рабит БАТУЛЛА, Татарстанның халык язучысы.

 

 

 

Гурий Иванович Тавлин (1925-1998).

 

 

ӘЛӘК ТӨБЕ – ҺӘЛАК

 

Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында туган. Хезмәт юлын 1942 елда Түбән Биш җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый. Мәктәптә укыган елларында «Яшь ленинчы» газетасының актив хәбәрчесе була, тәүге шигырьләре шунда дөнья күрә.

 

Ул 1943 ел башында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм төрле медальләр белән бүләкләнә.

 

Сугыштан кайткач, 1946 елда Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында шигырьләре һәм Г.Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», В.Ажаевның «Мәскәүдән еракта», Б.Бхаттачарианың «Ачлык» романнарына рецензияләре басылып чыга.

 

1950 елның 23 гыйнварында Гурий Тавлин, нахак яла нигезендә кулга алынып, совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаепләнелә. Һәм Татарстан Югары суды тарафыннан 10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, Себер якларына озатыла. 1954 елның 10 апрелендә СССР Югары суды, Татарстан Югары судының Тавлинга караган хөкем карарын юкка чыгарып, Татарстан дәүләт иминлеге комитетыннан аның эшен яңабаштан тикшерүне таләп итә. Яңадан тикшерү Гурий Тавлинның бернинди җинаять тә эшләмәгәнлеген ачыклый һәм ул 1954 елның 22 сентябрендә тулысынча реабилитацияләнеп тоткынлыктан азат ителә.

 

Ирек яулагач, партиядә торгызылып, педагогика институтын тәмамлый. Әмма «элекке халык дошманы»на яшь буынга белем-тәрбия бирүне ышанып тапшыруны кулай күрмиләр. Гурий Тавлин башта Казанны судан саклау буенча инженерлык корылмалары төзелешендә, Казансу елгасы аша дамбакүперлер төзүдә эшли. Аннары, төрле район газеталарында көч куя, «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, бераз вакыт сәркатип була, китап нәшриятында, хроникаль фильмнар студиясендә мөхәррирлек итә, Биектау районында радиотапшырулар оештыра.

 

Гурий Тавлин 1972 елда, педагогика институтын тәмамлаганнан соң 17 ел гомере узгач кына, мәктәптә эшли башлый. Ул – «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра», «Алгы сызыкта» һәм башка исемнәрдәге китаплар авторы. Аның беренче зур әсәре булган «Дунай дулкыннары» романы кулъязма хәлендә Татарстан дәүләт иминлеге комитетында юк ителә. Үзе кичергән вакыйгаларга нигезләп язылган «Афәт» романының беренче һәм икенче кисәкләре 1990 һәм 1991 елларда «Казан утлары» журналында басыла, соңрак аерым китап булып нәшер ителә. Гурий Тавлин гомеренең соңгы елларында «Татарстан хәбәрләре» газетасында хезмәт куя. Ул 72 яшендә – 1998 елның 17 февралендә вафат була.

 

СӘЕР ТӨШ

 

Гурий Тавлин белән «Татарстан хәбәрләре» газетасында бергә эшләгән чакта таныштык. Бу басма 1990 еллар башында Татарстан Дәүләт Советы органы буларак ачылган иде, тик гомере генә кыска булды. Гурий Иванович Тавлин – редакциянең әдәбият бүлегендә, мин исә фән һәм мәгариф бүлегендә мөдир вазифаларын башкарабыз. Гурий абый, 70 еллык юбилеен үткәрергә җыенганда, үзе турында язуымны үтенде. Балачагы, туганнары, 1946-1949 елларда Казан педагогика институтында белем алган студент чоры, дуслары, нахак бәла ягулары, шушы сәбәпле 10 елга төрмәгә эләгүе, колониядәге сәяси тоткыннар тормышы турында сөйләде.

 

Ул сөйләгәннәрне түкми-чәчми язып бардым. Миңа калса, бик тәэсирле язма килеп чыкты, аны Гурий Ивановичка укыттым. Ул бер кавем дәшмичә утырды, күзләре дымланды, аннары бераздан үксеп еларга тотынды. Хатын-кыз елавы – бер хәл инде, аның күзләре сазлыкта дигәндәй. Ә монда 70 яшьлек, мәһабәт гәүдәле, чал чәчле ир-атның шулай ачыргаланып елавы миңа бик авыр тәэсир итте. Мин каушап калдым, ни әйтергә белмәдем. Күрәсең, Гурий абый фаҗигале тормышын тагын бер тапкыр йөрәге аша кичергәндер. Ул язманы алып калды, ни яхшыдан, ни яманнан бер сүз әйтмәде. Ике көн үткәч, мин эшләп утыра торган бүлмәгә килеп керде. «Сеңлем, бу мәкаләне газетага бирмик инде, монда искә алынган кешеләрнең күбесе – мәрхүмнәр, рухларын рәнҗетмик. Мин аны архивыма салып куям, син үпкәләмә инде», – диде.

 

Гурий абыйны сәяси тоткын итеп Көнчыгыш Себергә җибәрәләр. Бу вакытта инде ул 1943 елдан алып 1946 елга кадәр утны-суны кичкән, өч орденлы, берничә медальле офицер, студент, саллы романнар, рецензияләр язган, каләмен чарлап өлгергән журналист, «контрреволюцион коткы таратканы өчен» дигән яла ягылып, Татарстан Югары суды тарафыннан 58нче маддә буенча 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән «контр». Гурий Тавлинның өч төрмәдә күргән авырлыклары, ачлык, салкынлык, карак бандитларның сәяси тоткыннарны җәберләве, лагерь башлыкларының да котын алып торган «блатной»лар, закондагы каракларның беркайда да эшләмичә көн күрүләре, власовчылар, немецларга хезмәт итеп, совет халкын кырып-үтереп яткан полицайлар белән бергә төзүчеләр бригадасында эшләве турында сөйләгәннәре бүген дә хәтердә. «Һәр тоткын промплощадкадан эштән кайтканда мичкә ягарга утын алып кайта иде. Ара шактый ерак – 3-4 километр бардыр. Беркөн шулай ишеп кар ява башлады, аннары эреп, җепшекләнеп тә бетте. Ботинкаларым кичтән үк таралырга тора иде. Сул аяктагы ботинкамның табаны бөтенләй төшеп калды. Сәләмә оекбашларым белән юеш карны ерып кайттым. Шунда бик каты салкын тидердем, алдагы көннәрдә эшкә дә бара алмадым, тән температурасы 39-40 ка кадәр күтәрелде. Сугыштан исән-имин кайткан, бертуган тиешле кешегә хат яздым. «Абый, синең чормада эленеп торган итекләрең бардыр, шуларның бер киемен миңа да җибәр әле. Аякларым бик туңа. Кичә ботинкамның табаны төште», – дип яздым. Күпмедер вакыт үткәч, җавап хаты килде. «Тамбов бүреләре сиңа туган. Миндә халык дошманына бирә торган итекләр юк», – диелгән иде анда.

 

Гурий абый сөйләгән шушы вакыйга күңелгә уелып калгандыр инде. Ул юбилеен уздырып, вафатыннан соң күпмедер вакыт үткәч, миңа бик сәер бер төш керде. Имештер, френч кигән бер хәрби редакциягә килгән (ул вакытта мин инде «Мәдәни җомга» газетасында эшли идем). Ул тәбәнәк буйлы, юантык гәүдәле бер офицер икән. Буе минекеннән дә кайтыш, култык астына нәрсәдер кыстырган. Ныклабрак карасам – ялтырап торган хром итекләр, ә аяклары – каз тәпие. Шул тәпиләр бу юантык гәүдәне ничек күтәреп тора икән дип, гаҗәпләнәм имеш. Ә ул бу авырлык белән йөри, шулай да хром итекләрен кими икән. «Мин Гурий Тавлинның абыйсы – диде ул. – Мин дә Гурий исемле. Безнең нәселдә барлык ир-атлар да – Гурийлар».

 

Уянгач, Гурий Иванович абыйсын гафу итә алдымы икән дип, уйланып йөрдем. Гафу итсә дә, рәнҗеше калгандыр, иң авыр вакытта кулыннан килә торган ярдәмне дә күрсәтмәве барыбер җан ярасы булып хәтерендә саклангандыр. Югыйсә, төшемә каз тәпие белән кермәс иде…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи