Лилия Гыйбадуллинаның «Дәвамы бар» китабын укыганнан соң туган уйлар.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина (Сираева) «Дәвамы бар» җыентыгы өчен 2026 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. /Фото – Л.Сираеваның шәхси архивыннан.
Кайчан башланды соң минем дөньямда Лилия Гыйбадуллиналы, аның каләменнән саркыган, җан түремдәге шәмаилгә шифалы эзен калдырган шигъри аһәңле минутларым, айларым, елларым? Ә, әйе, «Мин бәхетне күрәм!..», соңрак «Кайту» шигъри җыентыкларын укып әсәрләнгәч, әдәби журналлардан, интернет сәхифәләрдән Лилиянең шигырьләрен эзләп табып укый, уйлана, сызлана, дәвалана башлагач лабаса. Кая барып төртелсәң, шуннан арзанлы сүзләр бүселеп чыккан, такмак-такмаза кимәлендәге шигырьләрдән ялыккан, үзеңне-үзең: «Татарча язалар бит, шунысы да кадерле!» – дип юаткан, акланган нәүмиз вакытларымда, дулкыннар ярга килеп егылган төсле, җанны сугара алырдай шигърияткә сусап, яраткан авторларымның китапларына чумып югалырга, исәп-хисапка корылган тышкы дөньядан беркавым качып, үз-үземә бикләнергә яратам. Юк, күп түгел минем җаныма шифалы шигъри тынын өрердәй шагыйрьләр. Күп түгел... Әмма булганнары бик кадерле.
Лилия Гыйбадуллинаның 2024 елда «Язучы» нәшриятында дөнья күргән «Дәвамы бар» (16+) дип аталган китабы да йөрәгемдәге китап киштәсенең иң газиз бер урынына кереп утырды. Йөгереп барган уңайга, тиз генә алып укып, нәкъ шулай җәһәт кенә ыргытып китеп барып булмый аны. Шигырьдәге фикер тирәнлегендә батмый йөзәргә өйрәнсәң, хис-кичерешләр киңлегендә адаша-адаша яратулы юлларыңны таба алсаң, илаһи биеклегенә күтәрелергә хыял канатларыңның колачы, куәте җитсә генә үз серләрен ачачак ул.
Син кояштан кайтып килә идең,
Шундый җиңел иде адымнарың.
Күләгәмә кагылып кына уздың.
Уздың. Танымадым...
Шигъри сүзе кояшның үзе кебек Күкләр катыннан таммаса, Шагыйрь болай яза алыр идеме?!
Лилия, гомумән, галиҗәнап шигырьгә хыянәтсез җан ул. Проза, драматургиядә дә бердәй уңышлы иҗат итәрдәй таланты булган сурәттә дә, ул бөтен рухы белән Шагыйрь. Шуңа аның повесть-хикәяләре дә, пьесалары да шигъри тел белән язылган, аларның сүрүеннән шигърият саркый...
Көн коела уйчан тәрәзләргә,
Көн урала бишек япмасына...
Төн каера сагыш казыкларын,
Төн аера учлам йолдызларны…

«Язучы» нәшриятында дөнья күргән «Дәвамы бар» (2024) китабында (16+) шагыйрьнең 20 еллык әдәби иҗатыннан иң яхшы үрнәкләр – лирик-фәлсәфи һәм иҗтимагый яңгырашлы шигырьләре, шулай ук «Гали Рәхим», «Дәрдемәнд» поэмалары урын алган.
Шагыйрьнең бәгырь моңына ураласың да, мең тоякның тавышыннан әсәрләнгән далаларга, халкыңның чын тарихы мәңгегә өзелеп калган борынгы калаларга, кирмәннәргә, диварларга барып чыгасың. Тән күзәнәкләреңнән генә түгел, җан тамырларыннан яшәү суты йөгерә, йөрәгеңне туасы таңнарга алгысыта, яшисе, яратасы, иҗат итәсе килә башлый. Беләм, Шагыйрь иҗатында әдәбият фәнен үстерерлек, киләчәккә алып барырлык биниһая дым, яңа көндә тагын да яңачарак балкыячак асылташлар бар. Әмма бүген сүзем ул хакта түгел, фән кишәрлеген галимнәргә калдырыйк та, Лилиянең шигырьләре сугарган күңел халәте турында гына сөйләшик. Ахыр чиктә, шигърият – укучыга җаныңның догасын ишеттерү ул. Үтәли күренгән ялангач җанын шигырьләреңдә ачып сала да милләт аналарына хас олпат зирәклеген, гыйффәт туташларның самими сафлыгын, булат кылычларын кыннарында саклаган батырларның гаярьлеген, ил картларының сабырлыгын бер йод рыкка төйнәп, киләчәк көннәр хакына җилгә каршы йөзен куеп бара да бара кебек ул миңа.
Үткелләрдән үтә, чордан чорга күчә,
Йомарлана йодрык һәм төкәнә сабыр...
Шушы юлларны укыйсың да, йодрык булып йомарланган йөрәгеңнең автор белән бергә сулкылдавын, күкрәкне ярып чыгарга әзер булып тибүен тоясың. Сискәндерә, ваемсыз йокымсыраган аңыңны уята, гәүдәңне турайта, башыңны югары күтәрә – юк, Шагыйрьдә сыктаулы мескенлек юк, төшенкелек юк. Аның шигырьләрендә чарасыз чагыңда да кулыңнан тотып торгызырдай кодрәт, горурлык, мәхәббәт бар.
Аллаһ Тәгалә тарафыннан зур талант бирелгән Лилия Гыйбадуллинага. Әмма тарих тумыштан талантлы булып та, тормыш ваклыклары чоңгылында юк булган меңнәр-миллионнарны хәтерли. Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал – халкыбызның гаҗәеп хикмәтен сыйдырган шушы мәкален бик яратам мин. Табигать биргән талантың янәшәсендә шул ук күләмдә (бәлки, артыграк та?) тырышлыгың булмаса – эшләгән эшең үз күләгәңнән дә зуррак була алмый. Лилия Гыйбадуллинаның иҗаты да моңа ачык дәлил. Иҗади хезмәтнең илһам килгәннән киткәнчегә кадәр генә яисә кәефкә карап кына татлы җимеш бирмәсен ачык белә ул. Китапка кергән «Гали Рәхим», «Дәрдемәнд» поэмалары шул хакта сөйли. Югары шигъри кимәлдәге поэмалар үз эченә монографик мәгълүматны сыйдырган – ә бу исә Шагыйрьнең һәм тарихи, һәм әдәби материал белән хасиятләп эшләвен, фидакярлеген, олы хезмәтен исбатлый.
«Дәвамы бар» дип исемләгән Лилия Гыйбадуллина китабын. Дәвамы булсын, дип, чын шигырь яраткан, дәрья төпкелләреннән саф энҗеләрне генә эзләп табарга күнеккән күңел кабатлый. Дәвамы булсын – ихлас каләмнең сүзләрдән үргән нәкышләрен дөнья буйлап чын хисләр эзләгән талымлы җаннар көтә, риясыз йөрәкнең шигъри дулкыннарында тирбәлүдән рухи ләззәт кичерә белгән меңләгән укучы көтә. Дәвамы булсын – бу шигърият дәвамлы булырга тиеш!
«Хәерле юл сиңа, Лилия!»
Рабит БАТУЛЛА, публицист, драматург, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе:
– Лилия метафоралар шагыйре, аның иҗатын аңлар өчен белемле, зыялы, мәгълүматлы булырга кирәк. Астарлы сүзенең төбенә төшкәннән соң энҗе тапкан гаувас кебек шатланасың – шигырь уку бәхете шул бит инде ул. Һәр шигырь – нәни генә ачыш. Лилиянең иҗаты шундый ачышлардан тора.
Шигырьләренең теле матур. Һәм шушы матур теле белән шагыйрә катлаулы хисләрен аңлата ала. Гади генә мәүзугъка корылган шигырендә дә ул милләте турында сөрән сала, каравыл кычкыра, шул ук вакытта милләтебезнең бүгенге сынауларны җиңеп чыгасына да ышана. Бөек хис бу! Лилия Гыйбадуллинаның Ватаныбызга, туган җиребезгә, Ана телебезгә, йолаларга, гореф-гадәтләребезгә булган җирсүе иҗаты буена кызыл жеп булып тартылган. Ул – ватанпәрвәр зат, ул илсөяр шәхес, аның шигырьләрен укыганда, үзеннән-үзе бер фикергә киләсең: Ватан – үлемнән көчлерәк! Татар – әҗәлдән куәтлерәк!
Лилия Гыйбадуллинаның иҗаты серле, кинаяле, төрттерүле. Ул күпләр кебек маңгайга бәреп язмый. Алда аны язылачак яңа әсәрләр, яңа ачышлар көтә! Хәерле юл сиңа, Лилия! Гүзәл шигырьләрең гамьле халкыбызга юлдаш булсын!
«Яшь шагыйрьләр арасында иң талантлылардан»
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы:
– Лилия Гыйбадуллина – яшь буын шагыйрьләр арасында иң талантлылардан. Фәлсәфилекне тирән психологизм белән кушу юлын тапкан – гаҗәеп тәэсирле һәм төрлечә укыла торган шигъри энҗеләр иҗат итә. Текст төзелешендә охшаш яңгырашлы авазлар кабатлануына корылган алымнарны күпләп куллана – сихерле аһәң тудыра. Татар поэзиясен үстерә торган сыйфатлар болар. Шагыйрь һәр шигырьгә кеше һәм кешелек язмышын сыйдыра, романнарда аңлатылырлык фаҗигаләрне туплый белә. Фәлсәфи лирика, мәхәббәт лирикасы, гражданлык лирикасы булсын – бөтенләй үзгә югарылыкта яңгырый.
«Бөек Тукайның лаеклы дәвамчысы!»
Факил САФИН, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе:
– Лилия Гыйбадуллина – бүгенге көндә татар поэзиясенең иң алгы сафында баручы каләм иясе. Шигырьләре, шигъри цикллары, поэмалары бүгенге әдәбиятыбызның казанышы булып бәяләнде. Ул һаман эзләнә, иҗатында үзе өчен дә, укучылар өчен дә яңадан-яңа үрләр ача. Иҗаты күп кырлы, саллы, һәр әсәре әдәбият сөючеләрнең игътибар үзәгендә. Әлифба авторлары С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитова язмышларына багышланган «Әлиф ләм мим» әсәре − бүгенге көндә укучылар арасында зур кызыксыну уяткан, популяр китапларның берсе. Балалар өчен язган «Бабай кунакка килде», «Шакмак туп», «Идегәй» дастанына нигезләнеп язылган «Ханнар уены» китаплары хакында укучылардан җылы сүзләр ишеттек. Драматург буларак та танылды, Әхмәт Фәйзинең «Аучы Мәргән һәм Болан кыз» әкиятенә нигезләнеп эшләнгән «Куркак батыр» пьесасы Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында зур уңыш белән бара.
Без еш кына: «Бүген әдәбиятта Тукай дәвамчылары бармы?» – дигән кыланчыклы бер сорауга җавап эзләп азапланабыз. Лилиянең бай иҗаты белән таныш булган һәр кеше әйтәчәк: ул – бөек шагыйребезнең иң лаеклы дәвамчысы! Ә татарга дәвамчылар бик кирәк. Милли аң әле ашкынып, ярга бәреп ала, әле диңгез төбенә тартылып кире чигенә. Татар рухы туктаусыз саклауга мохтаҗ, туктаусыз сөрән салып торучылар кирәк аңа, милләткә армый-талмый хезмәт итүчеләр кирәк. Бүген яңа дәвамчылар үсеп, балигъ булдылар, моны танырга, алар тавышына колак салырга тиеш без.
«Иҗаты − тирән уйлы, гамьле, милли...»
Рәдиф ГАТАШ, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе:
– Лилия Гыйбадуллина иҗаты − тирән уйлы, гамьле, милли, шул ук вакытта төрки һәм бар дөнья шигъри казанышларын, традицияләрен уңышлы кабул итә алган сирәк күренеш. Шигырьдә, прозада, публицистикада булсын − бу шулай. Язганнарында мастер кулы, биниһая зур омтылышлар, җанга якын чын татарча коллизияләр. Гаҗәеп матур дөнья бу. Сокландыра!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала