Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Әлки ягы Солтаны

Балалар шагыйре Илгизәр Солтанның якты истәлегенә

Илгизәр Солтан. /Фотолар – Л.Лерон архивыннан.

 

 

Мин яшәргә килдем бу дөньяга,

Кояш мине күрде, елмая:

«Җирдә тудың – җирнең хуҗасы бул,

Китә күрмә җирдән беркая».

 

Мин яшәргә килдем бу дөньяга,

Әбкәм кебек, дога кыламын.

Җирнең тарту көче минем җанда –

Кешеләрнең җыры буламын.

                                     Илгизәр Солтан.

 

 

Әйе, синең кешеләр арасында җырларың, шигырьләрең калды. Җиң сызганып иҗат эшенә керешкәч кенә, арабыздан мәңге кайтмас җиргә киттең...

 

Илгизәр Солтан – минем бертуган абыем. Ул үзенең кыска гына гомерендә балалар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт куйган шагыйрьләрнең берсе булып безнең күңелләрдә саклана. Исән булса, быел 29 гыйнварда аңа 65 яшь тулыр, аны зурлап билгеләп үтәр идек...

 

Әлки районындагы безнең Иске Әнҗерә авылының бай тарихлы үткәне, шаулы бүгенгесе, киләчәге бар. Әти­-әни, туган нигез, туган як – һәркем өчен изге төшенчәләр. Язмыш җилләре адәм баласын кайларга гына илтеп ташламасын, туган туфрак кешене гомер буе үзенә тартып тора. Илгизәр Солтанның да туган җиренә атап язган шигырьләре шактый. Туган авылына багышланган «Иске Әнҗерә» һәм башка күп кенә шигырьләре җырга әйләнде.

 

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин шагыйрь Илгизәр Солтанга язучылык таныклыгы тапшыра. 2000 ел.

 

 

Без гаиләдә 6 бала идек, мин – төпчек. Абый иң олы ир бала булганга, бәләкәйдән өй тирәсендәге эшкә катнашып үсә. Аның мәктәпне тәмамлап чыгып киткәч каникулларга кайтуын сагынып көтеп алганыбызны әле дә хәтерлим.

 

Илгизәр Солтан, Иске Әнҗерәдә сигез классны тәмамлап, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайта, Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, агроном дипломын алып чыга, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Әмма ул гомере буе әдәбиятка гашыйк иде, иҗаттан беркайчан да аерылмады. Шигырьләрен мәктәп елларында ук яза башлый. Ун яшендә беренче шигырьләре «Яшь ленинчы» газетасында басыла. Үзе исән чагында дөнья күргән өч китабы да («Карлар таган атына», «Туган якта кунакта», «Тәмле телле малай») укучыларның мәхәббәтен яулый. 2000 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.

 

Балачак – кеше гомеренең иң гүзәл чоры ул. Ихлас күңелле кеше генә балалар шагыйре булып, шушы кабатланмас чорны күңелләрдә яңартырга сәләтле. Илгизәр Солтанның «Тәмле телле малай» исемле җыентыгында авыл малаеның туган як табигатенә, кешеләргә соклану хисе белән язылган шигырьләре тупланган. 2003 елда Татарстан китапханәләрендә иң яратып укылган җыентык булып, ул «Ел китабы» конкурсында 1 нче урынга лаек дип табылган иде.

 

Иҗаты чәчәк атып, алдагы көннәргә зур планнар корып яшәгәндә абый мәңгелеккә арабыздан китте. Аңа 44 яшь иде. Безнең белән аның әсәрләре, җыр булып яңгыраган шигърияте калды. Илгизәр Солтанның әдәби иҗаты бүген мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Аның әле моңа кадәр беркайда басылмаган шигырьләре дә күп.

 

 

Илгизәр СОЛТАН

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИНГА

 

Шигырь туган көнне очып йөрим, –

Миннән бәхетлерәк кемнәр бар? –

Кулны килеп кыса «Идегәй»ләр,

Утыз Имәниләр... Туфаннар...

Иңнәремә килеп сарыла җырлар.

Ах, нинди моң татар җырында!

Халык җыры шул ул – милли яра:

Нидер әрни йөрәк кылында...

...Шигырь туган көнне очып йөрим,

Гел эшлисе килә яхшылык.

Күңелемдә – шатлык: ниһаять, дим,

Бетәр дөнья үзе яхшырып!..

 

 

СИН КИТКӘЧ...

 

Хисләремнең күзләрендә яшьләр,

Ничек юатырга үзләрен?

Сабый бала кебек башын игән

Сөям дигән назлы сүзләрем...

Туктаталмадылар назлы сүзләр

Булсалар да ихлас, самими...

Кайгы самолеты «бомба» атты:

Җанда – Хиросима, Сонгми...

Күпме уйлар зур «нурланыш» алган,

Үлеп ята күңел түрендә.

Әрнү катыш ялваруларыннан

Ыңгырашып куям үзем дә…

...Ничек кенә түзәр бу хәлләргә, Ничек түзәр бәгырь-үзәгем.

Кайда кояш, кайда хәзер аем?

– Аералмый тора күзләрем...

 

 

МИЛӘҮШӘЛӘР

(Вәис Бәйрәмов көе)

 

Мөлдерәмә тулган күңелем,

Чайкала, гел түгелә.

Үсеп чыккан миләүшәләр,

Текәләләр күземә.

 

Кочагыма алып кыстым

Миләүшә чәчәкләрен.

Түзми йөрәк, гел кабатлый

Син диеп киләчәгем.

 

Сиңа гына багышладым

Бар җырларым, Миләүшәм.

Җырларымда, хыялымда

Синең белән серләшәм

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи