Шәхесләребез Уку өчен 2 минут

Абруйлы һәм игелекле фидакяр остаз

Профессор Фоат Галимуллинның 85 яшьлек юбилее уңаеннан

 

Фоат Галимулла улы Галимуллин.

 

 

Татар әдәбияты һәм фәненең бүгенге йөзе иҗат белән фәнне, хәтер белән замана җаваплылыгын, сүзнең моңын һәм фикернең төгәллеген бергә бәйләп алып барган шәхесләр ярдәмендә формалаша. Шундыйларның иң күренеклеләреннән берсе – әдәбият галиме, мөгаллим, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фоат Галимулла улы Галимуллин. Быел, 2026 елның 21 мартында, остазыбыз 85 яшьлек гомер баскычына күтәрелә.

 

Фоат Галимуллинның язмыш мәктәбе ятимлек, хезмәт, китап кебек төшенчәләргә бәйләнә. Ул Татарстанның Кукмара районындагы Арпаяз авылында дөньяга килә: әтисе Галимулла 1941 елның декабрендә Мәскәү янындагы сугышларда һәлак була. Нәтиҗәдә, тормыш авырлыгы әнисе Нурхәяткә төшә.

 

Остазыбызның балалык һәм үсмерлек еллары хезмәт белән үрелә: Пычак мәктәбен тәмамлагач, ике ел колхозда эшләү, тракторчы ярдәмчесе булу, ат җигеп төрле эш башкару – болар барысы да тормыш мәктәбе. Әмма Фоат Галимулла улының төп байлыгы һәм куанычы – китап. Буш вакыты булдымы, ул укый: күрше авыл китапханәсен «буйсындыргач», район үзәгенә кадәр барып җитә. Китапка мәхәббәт исә, инде расланган, адәм баласын үзенә буйсындырып, рухи биеклекләргә әйди: шул мәхәббәт остазымның эчке тәрбиясен, сүзгә һәм фикергә таләпчәнлеген ныгыткан да инде.

 

1957 елда яшь егетнең оештыру сәләтен авылдашлары күреп ала: аны клуб мөдире итеп билгелиләр. Фоат Галимуллин исә моның өчен махсус әзерлек кирәклеген аңлый һәм Алабуга мәдәният-­агарту училищесына укырга керә.

 

Үсешне туктатырга ярамаганлыгын аңлаган булачак галим армия сафларында да алдынгылардан: 1962­-1965 елларда ул радиомеханик, радиотелеграфист һөнәрләрен үзләштерә, радиостанция начальнигы булып хезмәт итә, комсомол комитеты секретаре итеп сайлана. Бу чор аның холкында төгәллек, вакыт кадерен белү, эшне җиренә җиткереп башкару гадәтен тагын да ныгыта.

 

1967 елдан яңа баскыч – зур конкурс узып, ул Татарстан Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение комитетына диктор итеп раслана һәм 1974 елга кадәр биредә эшли, «мәһабәт тавыш» бәясенә лаек була. Шул ук вакытта Казан дәүләт педагогика институтында укый, аны тәмамлагач татар әдәбияты кафедрасында укытучы булып кала. 1980 елда кандидатлык, 1999 елда докторлык диссертациясен яклый, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә.

 

Фоат Галимуллинның иҗади-фәнни мирасы гаять киң: ул йөзләгән хезмәт, программалар, уку­-укыту әсбаплары, мәктәп дәреслекләре, фәнни һәм публицистик мәкаләләр һәм шигырь китаплары авторы. Әмма аның исемен аеруча нык таныткан өлкә – фәнни эшләр һәм әдәби тәнкыйть. «Инешләр Иделгә кушыла», «Офыкларны алдан күреп», «Табигыйлеккә хилафлык» кебек китаплары фәнни әдәбият мәйданында саллы фикерләре белән кадерле. Тәнкыйтьне ул «бәхәс өчен бәхәс» итми: аның өчен тәнкыйть – әдәбиятка хезмәт, сүз сәнгатенә намус белән карау. Шуңа күрә дә ул иҗат дөньясында да ышаныч казана: 1999­-2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана.

 

Фоат Галимуллинның тормыш юлы үзе үк бер сабак: авылдагы ятимлек ачысыннан башлап, 1999 ел – Татарстанның халык депутаты, 2004 ел –Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга кадәр, гади эшчедән мөгаллимнәр остазы, мактаулы профессор дәрәҗәсенә кадәр... Буыннарны бәйләп торучы шәхес бүгенге көнгә дистәләгән фән кандидаты, фән докторы әзерләде һәм татар фәнендә, мөгаллимлек эшендә иң югары баскычка күтәрелде.

 

 

ЧЫН ГАЛИМНЕҢ КӨЧЕ

 

Фоат Галимуллин турында татарның затлы, зыялы, яраткан шәхесләренән берсе Мөхәммәт Мәһдиев «Үз илендә пәйгамбәр юк...» исемле мәкаләсендә түбәндәгечә язып калдырды: «Фоатка Ходай матур тавыш биргән – сөйләсә дә, җырласа да. Аны яратып, зурлап, «профессор, декан, кафедра мөдире» дип кенә йөртәләр. Фоат – бәхетле, чөнки ул талантлы».

 

Талант янында – сабырлык, һәр эштә салкын акыл, төгәллек, эшне вакытында, җиренә җиткереп эшләү, әдәбиятка, яшәештәге һәр вакыйгага шәхси караш, куйган максатлардан чигенмәү... Бу уңайдан, шәхес культы, репрессияләр корбаны, нинди генә авыр, фаҗигале вакытта да кешелеген югалтмаган, «Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер» принцибын гомере буе алга куеп яшәгән Ибраһим Салаховны искә алу да дөрес булыр. Аның белән озак вакытлар аралаштым, һәм ул язган һәр хатында Фоат Галимуллинга сәлам һәм ихтирамын юллый, теге яки бу эш нисбәтеннән аның белән киңәшләшергә чакыра, гаиләсенә хөрмәтен җиткерә иде: «Фоат Галимуллинга һәм аның гаиләсенә күп сәлам. Эшләрендә уңышлар, бу изге гаиләгә тату, күңелле гаилә тормышы теләп калам. 21 февраль, 1994 ел». Бу хәл юкка гына түгел, әлбәттә. Хөрмәтле әдибебезнең иҗаты Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге белән бәяләнүендә дә Фоат Галимуллинның турыдан-­туры катнашы бар. Чөнки ул беренчеләрдән булып әсәрне югары кимәлдә бәяләү эшен башлап, оештырып йөрүче һәм исән вакытта ук Ибраһим Салаховның исемен данлап, аңа хөрмәт күрсәтүчеләрнең берсе булды.

 

Хәтердә... СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасын тәмамлап, мәшһүр әдәбият галиме Флүн Мөсләх улы Мусин җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясен якладым. Аның җитәкчелегендә докторлык диссертациясен дә яза башлаган идем. Әмма остазым авырып китте. Беркөнне ул мине үзенә чакырып алды да: «Ләйлә, синең белән ахыргача барып җитә алмам. Син инде Фоат абыеңа бар, мин җибәрде дип әйт. Докторлыгыңны язу һәм яклавыңны аңа ышанып тапшырам. Ул – ышанычлы кеше», – диде. Әманәт үтәлде, Фоат ага докторлыкны язу һәм яклауда миңа, чыннан да, искиткеч зур ярдәм күрсәтте. Рәхмәт аңа!

 

Фоат Галимуллинның киңкырлы фәнни, тәнкыйди, мөгаллимлек һәм әдәби эшчәнлеге турында иркенләп, зурлап язарга мөмкин. Эшчәнлек диапазонының киңлеге тагын шунда күренә: галим еш кына төрле милли әдәбиятлар турында сүз алып бара, беренчеләрдән булып, әдәбиятыбыз тарихын яңача өйрәнү идеясен күтәреп чыга. Бу уңайдан бигрәк тә XX йөзнең 20­30 еллары әдәбиятына дикъкать итә һәм аны бүгенге карашлардан чыгып өйрәнүнең зур фәнни һәм милли әһәмияткә ия булуын нигезли. Уникаль урын тоткан әлеге дәвер әдәбиятын яңача өйрәнүнең төп сәбәбе – аның милли максатчан һәм мөстәкыйль әдәбият булып җитлегүен, шул юнәлештә шактый каршылыклы үсеш юлын ачудан гыйбарәт.

 

XX йөз әдәбияты тарихын милли яссылыкта, татарның милләт буларак үсеш дәрәҗәсен билгеләүче фактор итеп өйрәнү белән бергә, газиз халкыбыз язмышы хакында торган саен ныграк уйланып, Фоат Галимулла улы рухи­-әхлакый мирасыбызга бәйле төрле комиссияләр эшчәнлегендә катнаша, моңарчы төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә онытылуга дучар ителгән мирасны «реабилитацияләп» халкыбызга кайтару юнәлешендә зур эшләр башкара.

 

Дәлилләргә кирәкми: милләтнең киләчәге булган яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә туган телебез, әдәбиятыбызны укыту гаять зур әһәмияткә ия. Мөгаллимнәр әзерләүгә, аларның белемнәрен заман таләпләре рухында яңартуга галим аеруча зур игътибар бирә. Озак еллар тарих-­филология факультеты деканы, әдәбият кафедрасы җитәкчесе вазифасын башкаруы, байтак еллар республикада өстәмә белем бирү системасының төп үзәге булган Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтындагы эшчәнлеге һ.б. мактауга лаек. Әлеге күпьеллык эшчәнлегендә ул әдәбиятны моннан бер гасыр элек Гаяз Исхакый билгеләгән һәм безнең көннәрдә үтә актуаль төс алган рухта, ягъни яшь буынга милли аң-­белем һәм тәрбия бирү чарасы итеп укытуны алга куя.

 

Кыскасы, филология фәннәре докторы, профессор, сәнгать һәм фән академигы (С.­Петербург), Халыкара Төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллинның 60 елдан артык вакытны колачлаган эшчәнлегенә бер күз ташлауга ук аның яшәеш­-тормыш принциплары күз алдына килеп баса.

 

Болар:

 

  • фәнгә – төгәллек һәм киң караш белән;
  • әдәбиятка – намус һәм таләпчәнлек белән;
  • шәхескә – җылылык һәм гаделлек белән.

 

Остазыбызны 85 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан котлап, аңа саулык-­сәламәтлек, иҗади куәт, күңел тынычлыгы һәм шәкертләр хөрмәте телибез. Аның тормыш юлы безгә бер хакыйкатьне искәртә: чын галимнең көче – белемдә генә түгел, йөрәктә дә!

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи