Республикада Уку өчен 2 минут

Ул татарның намусы иде…

Ноябрь. Караңгы көздә күңел күгебезне яктыртып җибәргән вакыйга булды. Казанның Г.Камал исемендәге театрында 90 еллыгы уңаеннан танылган язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны (1935-2012) искә алу кичәсе иде ул.

Ноябрь. Караңгы көздә күңел күгебезне яктыртып җибәргән вакыйга булды. Казанның Г.Камал исемендәге театрында 90 еллыгы уңаеннан танылган язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны (1935-2012) искә алу кичәсе иде ул.

 

 

Туфан аганың тавышы сәхнәдәге экранда түгел, гүя күңелләребездә яңгырады. /С.Камалетдинов фотосы

 

 

Көзләр кебек караңгыланып калган татар мәгыйшәтендә Туфан аганы хәтеребездә яңарттык, аның карлыккан тавышы сәхнәдәге экранда түгел, гүя күңелләребездә яңгырады. Аның калын күзлек аша хәйләкәр карашы күңелләребездә беразга гына булса да өмет уты кабызды. «Мин яшим, мин үлмәдем, ә сез исәнме?» – дигән сыман сынап карады безгә бу газиз күзләр. Туфан аганы искә төшергән саен, безнең тамырларыбыз ныгый сыман. Чөнки ул аягында нык басып торган җир кешесе иде. «Мин самолетта очмыйм, ярдан ерак йөзеп китәргә куркам. Җирдә басып торганда гына үземне кеше итеп тоям, аякларым җирдән аерылды исә, шундук көчемне югалтам сыман», – дигән ул.

 

Туфан Миңнуллинны телгә алуга авыллы, бәхетле елларыбыз хәтердә яңара, чөнки ул гомере буе авылның аерым бер дәүләт булуына инанып яшәде, безне дә шуңа инандырырга теләде. Авыл – татарның намус көзгесе, тел, рух, иман сакчысы иде ул исән чагында.

 

Туфан Миңнуллин дигәндә туфаннар, зилзиләләр сызгырып үтә сыман. Чөнки Миңнуллинның исеме үк көч, куәт, давыл мәгънәләрен аңлата. Исеменә күрә холкы да шундый тынгысыз иде.

 

Искә алу кичәсендә татар театрының көчле, куәтле еллары яңаргандай булды. Мәскәүдән Щепкин училищесында укып кайткан Фирдәвес Әхтәмова, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфи, Рабит Батулла, Әхтәм Зарипов, Ринат Таҗетдин, Иркә Сакаева, Флера Хәмитова һәм башка артистлар яшь, матур булып күз алдыбызга килеп басты. Бүген кемнәр бар да, кемнәр юк... Туфан Миңнуллин инде тормыш нужасын татып өлгергән ир була Мәскәүдән кайтканда. Казахстанның Кустанай өлкәсендә чирәм җирләрне күтәреп беләкләрен ныгыткан ул башта. Бунтарьлыгы шул елларда ук күренә аның. Кибеттә товар өелеп ята, авыл халкына сатарга ярамый, имеш. 19 яшендә бухгалтер булып эшләүче Туфан бөтен ярамыйларны уза да, авыл халкына капчык-капчык шикәр сатып, җитәкчелектән шелтә алса да, халыкның мәхәббәтенә тиенгәнгә, үзен бик бәхетле сизә.

 

Мәскәүдән кайткач, Ринат, Равил, Әзһәрләр белән бер сәхнәдә уйныйсы да уйныйсы иде дә бит... Туфан холыклы Туфанга әллә сәхнә тар тоела, әмма ул соңыннан театрга драматург булып әйләнеп кайтачак. Казахстанда чирәм җирләрне күтәргән кебек сәхнә әдәбиятын күтәрәчәк. Шундый биеклеккә күтәрәчәк ки, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә студент елларында җан дусларына әйләнгән щепкинчылар да, аннан соң тагын берничә буын артистларыбыз да уйнап халыкка танылачак.

 

Туфан Миңнуллин дигәндә, Тукай, Җәлил, Хәсән Туфан, Бәхтияр Канкаев, данлыклы ат караклары терелгәндәй була. «Үзебез турында үзебез язмасак, безнең турында кем язар», дип, драматург «Без китәбез, сез каласыз», «Моңлы бер җыр», «Агыла да болыт, агыла», «Канкай углы Бәхтияр», «Ат карагы»н язып калдырды. Аларны бүген укыганда да һәр сүзе әле генә язылгандыр сыман.

 

Туфан дигәндә, әлбәттә, үлемсез Әлмәндәр образы искә төшә. Драматург Туфан Миңнуллин Әлмәндәр кебек милләтебезнең дә озын гомерле булуын теләде, Әлмәндәрне безгә юлдан язмаска дип маяк итеп калдырды сыман. Утыз ел Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә барды бу спектакль. Талантлы артистыбыз Шәүкәт Биктимеров аны тамашачының мәңге хәтерендә калырлык итеп уйнады. Иҗатчылар Россиянең К.Станиславский исемендәге дәрәҗәле премиясенә ия булды. Иң авыр заманнарда да «Ай булмаса, йолдыз бар» дип өметләндерергә тырышты безне Туфан ага. Аның бу әсәре Әлмәттә шул исемдәге спектакль итеп куелгач, режиссер Гали Хөсәенов, актриса Дамира Кузаева һәм автор үзе лаеклы рәвештә республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

 

Туфан Миңнуллин балалар өчен иҗат итүне үзе өчен вак эш санамады, киресенчә, яшь буынны тәрбияләү аның өчен намус эше, изге бурычы иде. Шуңа күрә аның Шүрәле балалары («Кәрлә – мәктәп баласы»), Акбайлары («Авыл эте Акбай») белән берничә буын үсте, тел чарлады, образлы фикерләргә өйрәнде, бүген дә аның нәниләр өчен язылган әсәрләре драматургиябезнең йөзек кашы булып кала бирә.

 

Драматургның һәр буын вәкиленә әйтер сүзе булды. Әниләргә дә, бәбиләргә дә, Диләфрүзгә күз атып йөргән егетләрдәй ир-затларга да, Әлмәндәрнең оныкчыгы Гөлфирә кебек үз бәясен үзе белгән чибәр кызларга да, муллаларга да («Мулла»), диваналарга да («Дивана»), керәшененә («Гөргөри кияүләре»), мишәренә дә («Йөрәк маем»), татары белән урысына да («Илгизәр +Вера»)... Һәркем Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакльдә үзенә юану тапты һәм бүген дә таба килә.

 

Яшь буынны исә аерым бер ярату белән яратты ул. «Бөтен курыкканым – яшьләргә дошман булу», – дигән сүзләре әле дә колакта яңгырый. «Киләчәк – яшьләрдә, алар бездән акыллырак», – дип яңа буынга зур өметләр баглады.

 

Татар драматургиясен, театрын Туфан Миңнуллиннан башка күз алдына китереп булмаган кебек, милли тормышыбызны, сәясәтне дә аннан башка күзаллавы кыен, чөнки кирәк чакта иң кыю сүзне биек трибуналардан Туфаныбыз әйтте. Бәгыреннән өзеп, йомры итеп әйтте. Кемгәдер аның сүзләре ошамагандыр да. Әмма Туфаныбыз кемгәдер ярар өчен дөньяга килгән шәхес түгел иде.

 

Кара көздә өмет яктысы эзләп, Г.Камал исемендәге театрга Туфанның бунтарь рухын тоярга зал тулы тамашачы килгән. Бөтен чыгышларда – сагыну ачысы. Туфан Миңнуллинны дәүләт эшлеклеләре дә юксына. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов сагынуын түбәндәге сүзләр белән белдерде:

 

«Туфан аганың арабыздан киткәненә хәйран вакыт узган булса да, һәр сүзе, сынаулы җитди карашы һәрберебезнең күз алдында, – диде ул. – Ул безгә йөзьяшәр Әлмәндәрен, һәрберсе васыять булырлык әсәрләрен, гыйбрәт алырлык дистәләгән чыгышларын тәрбия китабы итеп калдырды. Әгәр дә аңа Әлмәндәрдәй гомер насыйп булса, Туфан ага академия театрының яңа матур бинасына да сөенер иде. Ул хәзер арабызда булмаса да, аның бер генә сүзе, бер генә язган әсәренең дә кыйммәте кимемәде. Туфан ага – ул милләтебез язмышы, туган телебез, халкыбызның яшәеше өчен җанын фида кылып яшәгән шәхесебез. Кыюлык, ихласлык, үз кыйбласына мәңге тугрылыклы булуы һәм халкын яратуы белән ул күпләргә үрнәк булды. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның күптән түгел аның турында әйткән сүзләре искә төшә: «Туфан аганың әйткән бер җөмләсе үзе бер тулы китап кадәр», – дигән иде ул... Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән Туфан аганың иҗатын гомерле итү максатыннан моннан бер-ике ел элек «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча тулы метражлы анимацион фильм төшерелде. Шушы көннәрдә аның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы буенча «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә телевизион сериал төшерүне тәмамлап киләбез. Ел ахырында аны тамашачыларга тәкъдим итәргә планлаштырыла. Бу телесериалда Туфан абыйның үз образы да бар. Милләттәшләребез арасында Т.Миңнуллин турында нәфис фильм төшерергә теләгән, шуңа көче җиткән сценаристлар, режиссерлар булса, теләктәшлек күрсәтер, ярдәм итәр идек. Туфан аганың васыятьләренә гомер буе тугры булып яшәргә язсын...»

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сагынуын шигъри сүз белән әйтеп бирде һәм Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Ихсанованың бердәнбер мирас сакчысы кызлары Әлфия ханымга чәчкә бәйләмен бүләк итте.

 

Язучыларның сагынуын Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев җиткерде: «Туфан ага тәнкыйтьләп кенә калмый, мәсьәләнең асылына төшенеп, авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтә иде. Аның кебек юл күрсәтүчеләребез юк бүген, – диде ул. – Бервакыт мин аңа, нишләп Шекспир кебек фаҗига язмыйсың, дип сорадым. Әтиләребез буыны авыр тормыш кичергән. Аларны тагын кан-яшь елатырга йөрәгем бармый, юану яше булырга тиеш, дип җавап кайтарды ул. Көтмәгәндә ул робагыйлар яза башлады. Робагыйларны язучылар бар, әмма Туфан дәрәҗәсенә җитмиләр, чөнки аның робагыйлары артында образ тора иде. Мут елмаеп, үзеннән дә, дөньядан да көлгән, үзе кебек...»

 

«Изге урын буш тормый, диләр. Мин исә бу сүз белән килешмим. Туфан ага мәңгелек йортка күченгәч байтак еллар узса да, иҗатта да, сәясәттә дә аны алыштырырдай кеше күренми, – диде Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова. – Бер карасаң, әле генә мәгарәдән чыккан ак сакаллы акыл иясе, икенче караганда, дала буйлап атта җилдертеп чапкан гаярь ир егет иде ул минем өчен...»

 

Айгөл Әхмәтгалиева сценарие буенча Илдар Хәйруллин сәхнәләштергән бу кичәдә «Риваять» ансамбле, җырчылар Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Айгөл Бариева, Рөстәм Гыйльфанов, Филүс Каһиров башкарган җырлар да, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановның Тукай монологын укуы, Татарстанның атказанган артисты Фәннүр Мөхәммәтҗановның язучының яшьлек мәхәббәте турында хикәясен бәян итүе, Г.Камал исемендәге театр артистларының төрле спектакльләрдән күренешләр уйнавы, талантлы артистларыбыз Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең робагыйларны хәтеребездә яңартуы, күренекле артистларыбыз Искәндәр Хәйруллин һәм Ришат Әхмәдуллинның алып баруы, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе архивыннан тәкъдим ителгән видеокадрлар йөрәкләргә хуш килгәндер.

 

Ә колакта һаман Туфан аганың Дәүләт Советы утырышларының берсендә трибунадан әйткән сүзләре яңгырый: «Без мәдәнияткә бер примитив нәрсә итеп карарга гадәтләндек. Мәдәният исә ул – халыкның яшәү рәвеше, рухы, иманы. Эчке мәдәниятебез түбән булса, без беркайчан да алдынгы ил, милләт булып таныла алмаячакбыз!» – дигән иде ул. Хак сүзләр бит…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 1
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи