Татарстан мәктәпләрендә – 2 мең укытучы, балалар бакчаларында 1,7 мең тәрбияче җитми, диләр. 2030 елда Россиядә 480 мең педагогка кытлык булачагын исәпләп чыгарганнар.

С.Камалетдинов фотосы
Илдә ел саен 120-130 мең педагогик белгеч әзерләсәләр, аларның 40-50 проценты гына үз белгечлеге буенча эшкә урнаша икән. Татарстанда әлеге күрсәткеч тагын да түбәнрәк: 10 проценты гына үз һөнәре буенча эшкә урнаша, дип язалар. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек мегаполисларда мәктәп укытучыларының хезмәт хакы 100 мең сумнан да артыграк булганда, илнең башка төбәкләрендә бу эш өчен шактый азрак түләнүен ничек аңларга? Югары белемле яшь укытучының 20-30 мең сумга эшләп йөрисе килерме? Шуңа өстәп, соңгы елларда ата-аналар һәм укучыларның мәктәпкә, укытучыга карата хөрмәтсез мөнәсәбәтенә, һаман саен укытучыга гаеп атуларына түзеп торырга теләрме?
Югары белемле укытучылар әзерли торган Казан дәүләт педагогика институтын юкка чыгарганда, укытучылар кытлыгы туачагы турында уйлаучы булмадымы икәнни?
Милли республикаларның һәркайсында педагогика институтлары сакланып калдырылганда, нигә Казанда гына бетерелде икән? Монысы беренче башваткыч булса, икенчесе – милли республикалардагы педагогика институты бездәге шикелле шәһәр исеме белән түгел, ә анда яшәүче төп халыкка нисбәтле аталып йөртелә. Безнең республика бер яктан да бу төбәкләрдән ким дәрәҗәдә түгел, киресенчә, күп өлкәдә алдынгылардан саналабыз түгелме?
Казан педагогика институтының тарихы 1876 елда ачылган «Казанский учительский институт»тан (Казан укытучылар институты) башлана. Советлар Союзы чорында 1931 елдан Татар педагогика институты дип аталып йөртелсә, 1934 елда Казан педагогика институты дип үзгәртелә. 2011 елда ул Казан (Идел буе) федераль университетына кушып куела. Шул вакыттан татар телле укытучылар әзерләү туктатылуы бигрәк тә аянычлы гамәл булды. Моның сәбәбе дә билгеле: рус булмаган милләтләрне үз телләре, гореф-гадәтләреннән биздереп, илдә ясалма рәвештә бер генә милләт калдыру сәясәтен ачыктан-ачык алып бару. Безнең халык андый гаделсезлек белән беркайчан да килешә алмас. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән телне указлар белән бетереп булмый торгандыр. Моның ахыры ничек булып бетәсен киләчәк күрсәтер әле.
Милләт һәм динара мөнәсәбәтләрнең гомер-гомергә четерекле мәсьәлә булуын, низаг һәм сугыш чыгарырга сәләтле икәнен күреп торабыз. Чит илләр белән дустанә мөнәсәбәтләр җимерелә барган көндә үз илеңдә яшәүче халыкларны дошман итеп күргән кебек, аларның милли үзенчәлекләрен саклауга хокукларын юкка чыгарырга тырышуларын аңлап булмый. Шундый хәлдәге халыктан илнең патриоты булырга өндиләр. Милләт буларак тигез хокуклардан мәхрүм ителгән кеше патриот була алырмы икән?! «Дәүләт төзүче халык» дигән төшенчә бар бит әле. Дәүләт төзүче халык булып саналыр өчен, рус милләтеннән булу җитә дип аңладым. Тигез хокукларсыз һәм дәүләт төзүче булып саналмаган милләтләрнең хәрби бәрелешләрдә катнашмыйча кала торган хокуклары бармы икән? Әллә алар дәүләт төзүче халыктан да активрак булып, алдынгы сафларда атларга тиешме? Ничек инде, шул дәүләтнең сакланып калуы өчен сугышып йөргән кешеләр, рус милләтеннән булмау сәбәпле, дәүләт төзүчеләр рәтендә саналмый?! Илдә яшәүче милләтләрне нәфрәтләндереп, ызгыш чыгарып, үз иленә каршы дошманлык тудыру өчен чыгарылган закон кебек күренә түгелме?
Илнең Төп Законында язылган милли үзенчәлекләрне саклауга хокукларны тормышка ашырырга ирек бирелмичә, мәктәптә бөтен балага да ана телендә уку мөмкинлеге бетерелеп, тигез хокуклылык булмаган шартларда бездә милләтара дуслык-татулык дип шапырынулар белән килешүчеләр бармы икән? Күпләр эш урынын югалтудан куркып, гаделсезлекләр белән килешеп яшәргә мәҗбүрдер. Чын дуслык-татулык булсын өчен, милли телләргә карата алып барылган һөҗүм бетерелеп, тынычлыкта яшәү мөмкинлеге тудырылса, барыбыз өчен дә уңай күренеш буласы бит, югыйсә. Кыскача әйткәндә, озакка сузмыйча, Татар дәүләт педагогика институтынмы, университетынмы торгызу, һичшиксез, башкарылырга тиешле гамәл булып кала. Татар дәүләт педагогика институты якын киләчәктә ачылмаса, татар телен белүче балалар калмыйча, анда укырга керергә теләүче балалар да булмас кебек күренә. Халык фикерен исәпкә алып эш итү – җитәкчелекнең төп бурычы.
Сүзебез кадрлар кытлыгы турында башланып киткән иде. Бездә укытучылар гына түгел, медицина, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә дә кадрлар җитмәүгә карамастан, башка илләрдән килгәннәрне дә кире кайтарып җибәрә башладылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты белән булган әңгәмә вакытында, махсус хәрби операциядә Татарстаннан 38 меңнән артык кеше катнашуы турында әйткән иде. Шулай булгач, кадрлар кытлыгы булмыйча кала алмас шул инде.
Демографик вәзгыятькә борчылып, яңа туган балага шактый зур суммада ярдәм күрсәтүләргә карамастан, туучылар саны үлүчеләргә караганда кимрәк булу сәбәпле, илдә халык саны кимеп тора. Кимүнең сәбәпләре илнең яшәү рәвеше белән бәйле булуы аңлашылмаслык гамәл түгел. Тормыш һәм торак шартларының авыр булуы сәбәпле, яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Халык саны кимүдә хезмәт хакларының түбән булуы, медицина өлкәсендәге җитешсезлекләр һәм дә инде иң мөһиме – хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булучыларның күпчелеге якты дөньяда нәсел калдыра алмый китүе һәм башкалар зур роль уйный.
Илдә тыныч яшәү рәвеше булдырылмыйча, уңай нәтиҗәләргә ирешүгә өметләнеп яшәү хыял гына булып кала түгелме?
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала