Арча үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» тарихи романы (16+) буенча китап укучылар конференциясе булды.

Конференцияне алып баручы китапханә хезмәткәре Дилә Абдуллинаның шундый ягымлы сөйләве, ипле сораулар белән җанлы әңгәмә оештыра алуы үзе гүзәл бер күренеш булды. /Фото – Арча үзәкләштерелгән китапханә системасы, kitap.tatar.ru/ru/site/42217083a
Хәзерге заманда: «Тарих нигә кирәк тә, тарихи романнар нигә кирәк?» – дигән сорау туарга мөмкин. Кайберәүләрнең: «Тарих – искелек, артталык ул», – дип фикер йөртүләре дә ихтимал. Юк, алай түгел. Тарих – гыйбрәт, акыл һәм тәҗрибә ул! Бөтен кешелек җәмгыятен саклап калып булырмы, дигән котылгысыз сорауга җавап эзләп, мин еш кына тарихка борылып карыйм. Мең мәртәбә таркалып, мең мәртәбә яңадан кушылган һәм һаман яктыга, һаман кояшка үрләгән чыдам халкымның тарихы миндә һәрвакыт ышаныч һәм горурлык тойгысы тудыра. Конференциягә әзерләнеп, Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романын укыганда минем күңелне менә шундыйрак уйлар биләде.
Үзбәк хан – XIV гасырда Алтын Урда дәүләте белән утыз ел чамасы идарә итеп, аны дөньяның иң алдынгы мәмләкәтләре югарылыгына күтәргән хаким. Роман 1291 елдан алып 1341 елга кадәр араны колачлый. Үзбәк – Мәнгү Тимер ханның оныгы. Хакимияткә Туктай хан үлгәннән соң тәхет түнтәрелеше нәтиҗәсендә килә. Хакимлек темасы хакында уйланулар романның үзәгенә куелган. Кодрәтле мәмләкәт тәхете бик күпләрне ымсындырып тора. Автор шул дәүләт-шөһрәт өчен яшерен көрәшне сурәтли. Үзбәк ислам динен Алтын Урданың рәсми дине буларак кабул итүе, дәүләтнең яңа башкаласы – Сарай әл-Җәдидне торгызуы белән тарихка керә.
Романны укыганда шул күренә: кодрәтле хөкемдарның язмышы тоташ каршылыклардан тора. Үз илендә исламны рәсми дин буларак игълан итеп тә, сеңлесен икенче дин кешесенә кияүгә бирә һәм чукынырга мәҗбүр итә; тәхет тирәсендәге кан коюларны туктату ниятендә кардәшләренең башына җитә; рус кенәзлекләрен иркенгә чыгарып, үз дәүләтен тармар китерәчәк көч үстерә…
Инде роман турындагы фикерләрне читкәрәк куеп, шушы уңай белән уздырылган чараның үзенә килик. 13 ноябрь көнне бөтен дөньяда Халыкара күрмәүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңай белән конференциягә Казан шәһәренең «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Шәриф Еникеев исемендәге республика махсус китапханәсе» директоры Идрис Хәертдинов, шул китапханәнең төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Әхмәтҗанова кайткан иде. Арча районы сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зарипов, Балтач районыннан күрмәүче һәм начар күрүче инвалидлар, күрү сәләтен югалткан һәм авыр тормыш хәлендә калган райондашларыбыз да катнашты бу очрашуда. Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте укучы һәм укытучылары, китапханәнең кадерле дуслары катнашуы бу кичәне тагын да тулыландырды. Конференция башында танылган педагог Валентин Гаюиның дөньяда беренче сукыр балалар мәктәбен ачу вакыйгаларына бәйле мәгълүмати видеоролик күрсәтелде. Ә нәкъ менә ни өчен Фирдүс Гыймалтдиновның «Урда ханы Үзбәк» романы алынуын мин үзем дә шушы кичә барышында гына белдем. Чөнки бу язучының иҗат җимешләре начар күрүчеләр өчен дә нәшер ителә икән. «Буа», «Урда ханы Үзбәк» романнары, «Шом», «Үлемнән бер адым алда» повестьлары, Брайль шрифты белән бастырылып, китапханә киштәләрендә үз укучыларын көтә.
Конференция язучы әсәрләре буенча анализ ясау, фикер алышу тәртибендә барды. Начар күрүчеләрдән Илгизәр Хөсәенов, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзасы Марсель Шәрапов әсәрләргә карата үз фикерләрен җиткерде. Шулай ук мин фәкыйрегез дә читтә калмады. Аннары китап укучылар язучыга сораулар биреп, тулы җавап алды. Язучының үзен күрү, аның геройлары турында үзе сөйләве, әсәрләре турында өстәмә мәгълүмат бирүе укучыларны авторга тагын да якынайтты, аның башка әсәрләрен дә уку теләге уятты. Ә инде конференцияне алып баручы китапханә хезмәткәре Дилә Вәнсит кызы Абдуллинаның шундый ягымлы сөйләве, ипле сораулар белән җанлы әңгәмә оештыра алуы үзе гүзәл бер күренеш булды.
Гомере буе мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучы буларак йомгаклап шуны әйтәсем килә: яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләүнең зарурлыгы бәхәссез. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз милләте мәнфәгате өчен янып-көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә. Шушы гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганак – иге-чиге булмаган әдәбият дәрьясы, шигъриятебез, нәфис тә, камил дә булган туган телебез, халкыбызның матур гореф-гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары, гыйбрәтле тарихы.
Төп теләк – тарихыбызга игътибарны арттыру. Әгәр дә һәр татар кешесе үз милләте белән горурланса, аны яратса, телен, моңнарын онытмаса, беркемнән дә үзен кыерсыттырмас иде. Ләкин моның өчен йөзебезне кызартмаслык, телебезне йоттырмаслык, исемнәребезне яшермәслек милли тарих кирәк. Татар әдәбиятында алда көн күрәчәк тарихи романнар менә шуны эзләү һәм халыкка җиткерү юлына бассын иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала