Еллар буе улының кайтуын көткән ананың түземлеге каһарманлыкка тиң...
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт,
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит…
Гыйльман Идрисов.
Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек бу шигырь юллары миңа бик күптәннән таныш. Мәрхүм дустым Гыйльман Идрисов (урыны җәннәттә булсын), без Мәскәүдә җитәкчеләр һәм иҗади хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү Үзәк институтында махсус курсларда белем алганда, әлеге шигырен бик әсәрләнеп укып күрсәткән иде. Озак та үтмәде, мәшһүр композиторыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены иясе Рим Хәсәнов «Кичер мине, әнкәй, гафу ит...» исемле бу шигырьгә гомергә онытылмаслык көй язды. Башкортстан, Татарстан артистлары башкаруында ул бигрәк тә үзенчәлекле төсмер алды. Әлеге мәңге үлмәс җыр бүген дә төрле тарафларда еш яңгырый.
...Әй, юллар, кайларга гына илтми алар! Гомер дәвамында кемнәр белән генә очрашырга туры килмәде. Автобуста, электричкада, самолеттамы, иҗат кешесе аралашмый түзәме соң?! Без Минзилә апа белән моннан берничә ел элек Чиләбегә барганда поездда очраштык. Аның моңсу йөзендә шом-хәсрәт чаткылары шәйләгәндәй булдым. Серле күңеленә ачкыч табарга омтылып, үткәннәргә «кармак салырга» базнат иттем. Апабыз, ничектер, гомер йомгагын сүтеп, ирексездән чишелеп китте.
Минзиләнең тәүге сулыш алган җире, беренче тапкыр тәпи баскан сукмаклары – Башкортстанның Туймазы яклары. Сугыш тәмамланганда, Минзилә икенче сыйныфта укый. Төрле авырлыклар кичерергә туры килә аңа. Шулай да урта мәктәпне тәмамлый. Аннары колхозда эшли. Соңрак, бәхет эзләп, Ташкент шәһәренә юл ала, медицина училищесында укый.
Язмыш җилләре Минзиләне Казахстан далаларына алып китә. Анда шәфкать туташы булып эшли. Кияүгә чыга, ире белән Камчаткага китә. Анда 18 ел яшиләр. Тик сагындыра, туган туфрак үзенә тарта, шуңа Минзилә ике улы белән Туймазыга кайта, ә хәләл җефете пенсия яшенә җиткәнче Камчаткада яши. Өлкән уллары Денис урта мәктәптән соң авыл хуҗалыгы техникумын, армиядән соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Илебездә үзгәрешләр чоры башлангач, ул район үзәгендә фермерлык хуҗалыгы ача. Шактый еллар уңышлы гына эшли. Әнисенең хәлен белергә дә вакыт таба, гаиләсе белән елына бер тапкыр булса да туган якка кайтмый калмый.
Кече уллары Дамир нефть техникумында укый. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч, бергә укыган иптәшләре белән хосусый предприятие оештырып, Чиләбе шәһәрендә эш башлый. Әнисе белән даими рәвештә хәбәрләшеп, янына кайткалап тора. Тик 5-6 елдан соң ана белән улы арасында элемтә бөтенләй өзелә. Соңгы тапкыр шылтыратканда улы: «Без Сәмәркандка дус егетнең туена барабыз», – дип хәбәр итә…
Сабыр холыклы, изге күңелле Минзилә апаны Туймазы якларында ачык йөзле, олы йөрәкле ярдәмчел кеше буларак беләләр. Шулай булмаса, балалар бакчасында утыз елга якын эшли алмас иде. Ә бит ул беркайчан да ачы хәсрәткә, олы кайгыга юлыгырмын дип уйламый. Кече улы хәбәрсез югалгач, ничәмә еллар дәвамында Минзилә апаның күз яшьләре кипми. Ялгыз гына яшәгән Минзилә апаның төннәр буе керфек какмый елап чыккан чаклары да күп була. Шулай да, давылларга бирешмичә үскән имән кебек, ул язмышы алдында башын ими, үзен көчле тота. Һәр көн иртә белән гөлләренә су сипкәндә, үзалдына сөйләнәсөйләнә, улының кайтып кереренә ышанып, өмет белән яши…
Телевидениедәге «Жди меня» тапшыруларын түземсезлек белән көтеп ала. Кеше кайгыларын да үзенеке кебек кабул итә. Һәм үзе дә, улын эзләп табуны үтенеп, тапшыруга өч тапкыр хат һәм улының фотосурәтен җибәрә. Еллар дәвамында нинди дә булса хәбәр килер дип көтә. Тик бер җавап та булмый. Югыйсә, чит илләрдә югалган кешеләрне дә эзләп табалар бит.
Бернинди җавап та килмәве Минзилә апаны аптырата. Җибәргән хатларының берсенең генә өзеген укып, улының фотосурәтен күрсәтсәләр дә, ярсыган ана йөрәге шулкадәр сызланмас иде бәлки. Үзеңнеке генә үзәктә шул…
– Мондый хәсрәтне дошманыңа да күрсәтмәсен, – ди Минзилә апа. – Улымның бик озак хәбәре килмәгәч, Чиләбе шәһәре эчке эшләр бүлегенә шылтыраттым, хат аша гариза җибәрдем. Ә аннан: «Из-за отсутствия уголовного преступления ваше дело передается в уголовный розыск Центрального района города Челябинска», – дигән хәбәр килде. Аннары үзем бардым, Чиләбенең бер районыннан икенче районына шактый озак йөрдем. Миңа телефон номерын бирделәр, килеп йөрмәгез, диделәр. Шылтыратуларыма җавап булмады. Кемгә генә кирәк соң газиз ананың йөрәк парәсе?!
Җаны түзми, Минзилә апа тагын Чиләбегә юл тота, ләкин кабат беркемнән дә җылы сүз ишетми. Ана йөрәгенең ачынып сулкылдаганын берәрсе генә булса да аңладымы, аңа ихлас ярдәм итәргә теләдеме икән шул чакта? Юк шул. Бюрократия аппараты күпкә көчлерәк булып чыга.
Һичьюгы хәбәрсез югалганлыгына белешмә бирегез, дигәч тә, җитәкче урынында түгел яисә мөһер юк, почта аша җибәрербез, диләр. Минзилә апа янә хат юллый. Тик һаман бернинди белешмә дә, хәбәр дә килми. Сабыр касәләре күптән тулса да, ана кеше газиз улкаен һаман көтә бирә. Шомырт кебек кара чәчләре дә яңа яуган ап-ак кар кебек агара…
«Ичмасам, кабере булса, шунда барыр идем», – ди ул. Инде өмет чаткылары тәмам сүнеп барганда, бермәлне Минзилә апаның фатирында телефон шылтырый бит! Анда улының: «Әнкәй, көз кайтам. Көт. Кайткач сөйләшербез», – дигән коры сүзләрен генә ишетә. Тәмам дулкынланган Минзилә апа нибары: «Син исәнмени, балакаем-бәгырькәем?» – дигән сүзләрне генә әйтә ала... Ә менә 36 яшьлек бала: «Мин бик ялгыштым. Гафу ит, кичер мине, әнкәй!» – дип әйтсә, ярамас идемени?! «Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада», – дип юкка гына әйтмәгәннәр шул…
Башта Минзилә моңа ышанмыйчарак та тора. Башына төрле уйлар килә. Ә шылтырату шул Сәмәркандтан була. Алтын көзләр дә, буранлы кышлар да үтә, тик улы кайтмый. Ана кеше үзен юатыр өчен бәйләү, чигү эшенә керешергә мәҗбүр була. Гәзит-журналларга да күз сала, хәтта шигырь-поэмаларга да мөрәҗәгать итә. Шулай Минзилә апа бер кичне Резеда Вәлиеваның «Ана сагышы» исемле шигыренә тап була. «Бәй, бу бит минем язмышыма тәңгәл килгән шигырь ләбаса», – дип һәр кич укый да, үзен юата:
...Яз кайтмады, бәлки көз кайтыр дип,
Сине көтеп яшим мин һаман.
Узмасын ла гомерем сагыш белән,
Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам,
Кайт син, балам, кайт туган ягыңа,
Газиз әнкәң сине сагына…
...Дамир язын, китеп югалуына 8 ел да 4 ай үткәч, кайтып төшә. Башта телефоннан шылтырата. Ә беркөнне ишектәге кыңгырау төймәсенә баса. Ишекне ачкач: «Әни, исәнме, мине фатирыңа кертәсеңме?!» – ди ул гаепле кеше сыман. «Балакаем-бәгырькәем, син исәнмени?» – дип күз яше аралаш кочаклап ала чәчләренә чал йөгергән ана газиз улын... Ике сумка күчтәнәч белән кайтып кергән улына сораулар бирергә дә ашыкмый: баласының исән-имин кайтуы үзе зур бәхет бит!
Шагыйрь әйтмешли, ана кеше бөек, сабыр затлардан шул. Шушы гомер эчендә улы белән нәрсә булган? Бу хакта Дамирның үзеннән башка беркем дә белми. Бу әлегә кадәр сер булып кала. Моңа ачыклык кертү максатыннан мин дә ир-егетнең үзе белән очрашырга теләгән идем, тик Минзилә апа улының барыбер бернәрсә дә сөйләмәячәген әйтте. Әлбәттә, аның теләгенә каршы килә алмадым. Шулай да әңгәмә вакытында Минзилә апа улының бүгенге көндә яхшы гына эшләп йөрүе, спиртлы эчемлекләр кулланмавы хакында куанып сөйләде. «Минем өчен бүгенгесе бик кадерле, үткәннәр үткәндә генә калсын инде, киләчәгебез хәерле булсын, – диде ул. – Иң мөһиме, улым исән».
Шулай да беләсе килгән иде: күңел җылысын биреп, кадерләп үстергән газиз баласының серле күңел сандыгында ниләр бар икән? Ни өчен йөрәген бирергә әзер торган, безгә гомер бүләк иткән кадерле әнкәйләрне хәсрәт диңгезендә йөзәргә дучар итәбез соң? Бу хакта һәркем, бигрәк тә яшьләр, уйлансын иде...
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала