Республикада Уку өчен 2 минут

Кара каргыш бәласе, яки Тетрәндергеч «Бөйрәкәй»

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килеп, кызыклы спектакльләре белән таң калдырды. Шундый тамашаларның берсе «Бөйрәкәй» (16+) белән Г.Камал театрының элеккеге бинасында гастрольне ачтылар. Камаллылар бина белән хушлашып өлгерде, без исә хушлашырга җитешмәдек, диде башкорт туганнарыбыз.

 

«Бөйрәкәй» спектакленнән күренешләр. /С.Камалетдинов фотолары

 

 

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килеп, кызыклы спектакльләре белән таң калдырды. Шундый тамашаларның берсе «Бөйрәкәй» (16+) белән Г.Камал театрының элеккеге бинасында гастрольне ачтылар. Камаллылар бина белән хушлашып өлгерде, без исә хушлашырга җитешмәдек, диде башкорт туганнарыбыз.

 

Спектакль Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипова романы буенча куелган. Сәхнәгә куючы режиссер Айрат Әбушахманов белән бергә инсценировканы Ангизә Ишбулдина язган. Бу спектакль нәрсәсе белән истәлекле, дигән сорауга, беренче чиратта, революция, коллективизация, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларны колачлавы белән, дип җавап бирү кирәктер. Андый әсәрләрне исә гадәти тамашаларга караганда икеләтә, өчләтә авыр сәхнәләштерү.

 

 

 

«Бөйрәкәй» турында уйлаганда кап-кара сәхнә һәм костюмнар хәтердә яңара. Рәссам Альберт Нестеров эше, һичшиксез, игътибарга лаек. Заманча материаллардан иске бишмәтләр уйлап табып, берничә дистә ел кара хәсрәттә яшәргә мәҗбүр булган авыл сурәтен иҗат итүгә ирешкән ул. Сәхнәдә бүтән төсләр кушылып киткән күренешләр дә бар, әлбәттә. Кан төсе – кызыл, мәхәббәт, өмет билгесе – ак, мәсәлән. Ләкин ахырга таба аларны да кара төс үзенә йота. Сәхнәдәге тимер конструкция үрмәкүчне хәтерләтә, прожекторлар исә, әйтерсең лә, кот очырырлык бу үрмәкүчнең күзләре. Сәхнәнең өске өлешендә ватык пыяла кисәкләре эленгән һәм тимер конструкция хәрәкәтләнгән саен алар җилфер дәп куя. Чәлпәрәмә килгән кеше язмышларының кыйпылчыкларыдыр бу…

 

 

 

«Бөйрәкәй» исеме халык җырыннан алып куелган. Әмма Бөйрәкәй исемле сыер бер күренештә телгә генә алып үтелә. Чынлыкта, дистә еллар бил бөгеп, илне туендырган авыл хезмәтчәннәре турында бу спектакль.

 

Сәхнәдәге вакыйгалар аша берничә мәгънә үстерелә. Илдәге инкыйлаблар, мантыйкка каршы барып, көчләп колхозлаштырулар һәм башка әллә уйланылмый, әллә махсус кылынган акылсыз гамәлләрнең милләтләрне бетерү, сандугач оясы кебек корылган таза-сау тормышны, гореф-гадәтләрне җимерү, милли үзаңны, җир хисен юкка чыгару белән тәмамлануы турында фикер салынган. Әнә, Диңгезхан һәм аның хатыны Барсынбикә спектакль башланганда нинди мөлаем иде. Ханнардан, патшабикәләрдән калган затлы исемнәре бар иде аларның. Коммунистлар ояларыннан кугач, исемнәрен Фәүзия һәм Сибгать дип үзгәртергә һәм дөнья буйлап сыеныр куыш эзләп чыгарга мәҗбүр алар. Нигә, бу исемнәре дә килешле ич?! Шулаен-шулай да. Әмма вакыйгалар куерган саен, йөзләре карала баруын күрәбез. Йөзләрендәге каралык бәгырьгә сеңә барган каралыкның чагылышы гына. Әнә, Барсын - бикә – Фәүзиянең Бөек Ватан сугышы елларында колхоз рәисе булып калган бердәнбер улы Ихсәнбай ялгыз солдаткалар белән типтерә. Үз ире Сибгать исә, өйдәге каргыш, язмыш, дип кара көюләрдән гаҗиз булып, күршедәге Рауза ишеген кагып хатын-кыз җылысын, наз эзли. Инкыйлап җилләре халыкны ояларыннан кубарды, ил күгендә күтәрелгән кызыл кояш астында, яңа җирләрдә, чит кавемнәр арасында кабат оя кору да, рухны таза-сау саклау да, аһ, авыр…

 

 

 

Спектакльгә салынган тагын бер мәгънә – һәр җинаять өчен җавап бирү кирәклеге, яки каргыш. Диңгезбай һәм Барсынбикәнең көннәре ник караңгыланганнан караңгылана бара? Чөнки Диңгезбай авылларыннан киткәндә ояларын туздырганы, малларын талаганы өчен коммунистлар гаиләсен үтереп китә. Сабый балаларны үтерү өчен каргыш аларны гомерләре буена эзәрлекләячәк. Нәселләрен бик сакларга теләсәләр дә, суга тилмергән агач кебек барыбер корыячак ул. Каргыш Диңгезбайны бик тиз тота. Башта авылларыннан качканда игезәк сыңары Гөлбануларын югалталар. Кара Тирәкле авылында кыз табыла табылуын, шуңа күрә бу авылда төпләнәләр дә инде. Әмма уллары Ихсәнбай һәм күрше хатында тәрбияләнгән Гөлбану, бер-берсенең игезәк туганнар икәнен белмичә, бергә үсеп, ахыр чиктә бер-берсенә гашыйк була, бичара анага гашыйкларны аерудан башка чара калмый. Сөймәгән белән тормышларын бәйләп һәр икесе бәхетсез булганын шәрехләп торасы юктыр. Режиссер спектакльгә «Сак-Сок» темасын кертеп откан. Борынгы бәет илдәге инкыйлап, гражданнар сугышы һ.б. мантыйкка сыймаган хәлләр аркасында бүленгән милләт образын күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә.

 

Шулай итеп, җирдән, нигезеннән кубарылган, Сак белән Сок кебек каргалган, каңгырып көн уздырган кешеләр, үрмәкүч үргән пәрәвездәй үскән нәфес коткысына бирелеп, бозыклыкка, җинаятькә батканнарын сизми дә кала, анархия, динсезлек, власть әле бер кулга, әле икенчегә күчкән заманда йөгән бушый, бәйләр ычкына. Бер җинаять икенчесен тартып китерә. Бозыклык тау өстеннән тәгәрәп төшкән кар өеме кебек һаман үсә-зурая бара. Кешелекне тәүбәгә килү генә коткара алыр иде, бәлки. Ләкин кешелек һаман тәүбәгә килми. Җир йөзендә яңа сугыш учаклары кабына тора. Режиссер тәүбә итә белмәгән җәмгыятьтә җинаятьнең коточкыч төс алуын күрсәтергә теләгән. Спектакль башында геройларның әле үз йөзләре бар. Ахырдан спектакль экрандагы куркыныч киноны хәтерләтә башлый. Геройларның йөзләре кап-кара булган, Ихсәнбай бөтенләй гыйфритне хәтерләтә. Үлем-китемнең исәбе-саны юк. Ихсәнбайда инде ни милләт, ни дин, ни кеше билгеләре калмаган. Ә иң аянычы – сәхнәдәге вакыйгалар һәм бүгенге тормыш хәлләре арасында әллә ни аерма юк…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи