18-20 ноябрь көннәрендә Уфа, Казан, Болгар шәһәрләрендә Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык эшчәнлегенә багышланган тантаналы чаралар уздырылды.
.jpg)
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда актуаль темалар, шул исәптән традицион кыйммәтләрне саклау, конфессияара диалогны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален тапшырды. /Тatarstan.ru фотосы.
Бәйрәм чаралары Уфада «Бердәм өммәт – уртак язмыш» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бу хакта безгә: «Татарстан Республикасы делегациясе составында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Кабул итү мәҗлесендә мин мөфтиебезгә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның котлавын җиткердем», – дип сөйләде. Әлеге котлауда мондый юллар бар: «Аллаһының тәкъдире белән мөселманнар золым кичергән бер чорда Сез икеләнмичә хак дин юлын сайладыгыз, атаклы уку йортларында гыйлем тупладыгыз һәм совет чорында Казанда яшәп килгән бердәнбер гыйбадәтханә – Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы булып тордыгыз. Ул авыр дәвердә сез халкыбызга иман нуры, өмет, гыйлем таратучы булдыгыз. Дин кардәшләребезнең ышанычын казанып, мөфти дәрәҗәсенә бик яшьли лаек булып, ике гасыр тарихы булган Диния нәзарәтен җитәкли башладыгыз. Сезнең тырышлыгыгыз белән Идел-Урал мөселманнары ата-бабаларыбызның матур гадәтләрен кайтара башлады. Шуларның иң күркәмнәреннән берсе – инде өч дистә елдан артык дәвам итә торган «Изге Болгар җыены». Шөкер, хезмәттәшлегебез елдан-ел ныгый һәм киңәя бара».
19 ноябрьдә Тәлгат хәзрәт төрле илләрдән юбилей тантанасына җыелган дәрәҗәле кунаклар, Россия мөфтиләре белән бергә Казанга килде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Кунаклар Кол Шәриф, Мәрҗани мәчетләрендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Кичен Тәлгат хәзрәт «Туган авылым» комплексында кабул итү мәҗлесе уздырды. Анда аны дистәдән артык илдән, шул исәптән Германия, Канада, Монголиядән килгән мөфтиләр, илебезнең дәүләт һәм дин әһелләре тәбрикләде.
20 ноябрьдә делегация Болгар Ислам академиясен, Болгар Ислам цивилизациясе музеен гизде, Ак мәчеттә өйлә намазын укыды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала