Язучы-шагыйрь арасындагы гадәт
Җитмешенче елларда язучы-шагыйрь арасында шундый бер гадәт бар иде. Иҗат кичәсе уздырганда игъланнарга атаклы җырчыларның, мәшһүр ансамбльләрнең исемнәрен язалар иде. Янәсе, шулай иткәч, халыкны күбрәк җыеп була.
Бервакыт: «Сибгат Хәким кичәсендә Илһам Шакир катнаша», - дип язалар. Кичәгә халык күп килә. Басып торырга урын калмый. Сибгат ага горурлык илә Шәйхи Маннурга әйтә:
- Шигырьне анлый халык! - ди.
Моңа каршы Маннур тәмәкесен әвәли-әвәли болай ди:
- Иe шул, Илһамны ярата инде халык!
(Мөхәммәт Мәһди авызыннан. 1985, 11 февраль)
Рабит Батулла
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА