"Стенка на стенку": кем отачак?
Бу шимбә көнне Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Казан шәһәре Кубогына Казан шәһәре чемпионаты узачак. Ярышлар шәхси һәм командалар бәйгесе булып исәпләнә.
Бәйгедә 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 кг.га кадәр һәм 100 кг.нан авыррак булган спортчылар катнаша. Шәхси беренчелектә көрәшчеләр ике җиңелүгә кадәр бил алышачак. Командалар беренчелеге исә "Стенка на стенку" принцибы белән башкаланың дүрт районы арасында уза. Командалар составында 11 көрәшче булуы мәслихәт.
Шунысы да бар, көрәшчеләрнең Казан пропискасы яки уку йортларында укуы турында раслаучы студентлар билеты булуы мәҗбүри. Казан чемпионатында катнашкан көрәшчеләр республикакүләм ярышларның кайберәүләрендә башка район яки шәһәр өчен чыгыш ясый алмаска да мөмкин, дип яза idel-tat.ru

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА