Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Мәхәббәтнең ни гаебе?

Мәхәббәтнең ни гаебе?

Мәхәббәтнең ни гаебе,Ни хатасы сөюнең?!Йөрәгемне кыйный-кыйныйАлларыңа килүем.Күңелемә ак моң, булыпСин тулган өчен генә,Күзләремнең карасындаСин булган өчен генәХисләремнең ни гөнаһы,Ни гаебе сөюнең?...

Мәхәббәтнең ни гаебе,
Ни хатасы сөюнең?!
Йөрәгемне кыйный-кыйный
Алларыңа килүем.
Күңелемә ак моң, булып
Син тулган өчен генә,
Күзләремнең карасында
Син булган өчен генә
Хисләремнең ни гөнаһы,
Ни гаебе сөюнең?!
Тик бер караш җылы эзләп,
Алларыңа килүем.
Үз-үземне алдый-алдый,
Җанны кыйнап килүем...
Илсөяр Иксанова
Фото: pixabay

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи