Кала тау (фото, видео)
Күптән түгел Әтнә районы Күәм һәм Әйшияз авыллары янындагы Кала тауда булып кайттык. Ашыт елгасының биек уң ярындагы урынны Әтнә ягы кешеләре Кала тавы, дип йөртәләр. Татар халкы бирегә иң борыгы, изге урыннарның берсе буларак йөри. Тарих фәнендә Кала тавы Әйшияз шәһәрчеге исеме белән дә билгеле. 1956 елгы археологик казу эшләре вакытында биредә безнең эраның 1 меңьеллыгы уртасына хас керамик әйберләр табылган. Шәһәрлекнең тышкы уры, чокыр, керү юллары бүген дә әйбәт беленеп тора. Тарихчы-галим Шиһабетдин Мәрҗани Кала тавы ислам мәмләкәтенең чиге булып, чирмешләрдән сакланыр өчен, кальга буларак хезмәт иткәндер, дигән фикерне әйтә. ТАССР тарихының 1 томындагы археологик картада бронза гасыр культурсы истәлекләре табылган урын буларак Әйшияз шәһәрчеге дә күрсәтелгән. Татарстанда бронза гасыры безнең эрага кадәр 2 меңьеллыкка туры килә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА