Рәссам, монументаль сәнгать остасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968) Илдар Мәснәв...
Рәссам, монументаль сәнгать остасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968) Илдар Мәснәви улы Ханов 1940 елның 3 ноябрендә Казан янындагы Иске Аракчино бистәсендә туган.
Ул 1960 елда – Казан сәнгать училищесын, 1968 елда исә Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый.
1975 елда Чаллыда аның Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган беренче скульптурасы («Ватан-ана») ачыла.
И.Ханов 2013 елның 9 февралендә вафат булды.
Фото: poznamka.ru
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала