АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.

Иммунитетны ныгыту

1 лимон һәм 1 баш сарымсакны кыргычта кырып яки иттарткычтан чыгарып, кайнатып суытылган 600 мл суга салалар, бүлмә температурасында 2-4 көн төнәтеп, сөзәләр. Көз, кыш һәм яз көн саен ач карынга 50 шәр мл эчәләр.

Солы сихәте

Солы төнәтмәсе кул калтырауны баса һәм хәтта тулысынча дәвалый ала. 9 аш кашыгы солыны 3 литр суга салып, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. Төнгелеккә җылы итеп урап калдыралар, иртән сөзәләр. Көн буена эчеп бетерәләр. Тулысынча сихәтләнү өчен, озак дәваланырга кирәк булачак. Әлеге төнәтмә Паркинсон авыруын да бераз җиңеләйтә ала.

Ютәлдән – скипидар

Чистартылган скипидарның берничә тамчысын кечкенә генә кәстрүлдә кайнап торган суга тамызалар. Зур җылы шәл белән капланып, авыз белән шушы парны сулыйлар. Аннан соң төренеп йокларга ятарга кирәк. Әгәр бер тапкырдан соң ук ютәл бетмәсә, берничә кич шулай дәваланалар.

Петрушка

Петрушка тамыры бөер авыртканда һәм эч кипкәндә, орлыгы – бәвел кудыргыч чара буларак, яфраклары ялкынсынуны басу, җәрәхәтләрне җыюда кулланыла. Петрушка орлыгы бизгәк тотканда, мәни бизе ялкынсынганда, күрем күрү бозылганда, эч чәнчегәндә файдалы. Мәтрүшкә Мәтрүшкә төнәтмәсе эчәклек атониясе, ашказаны спазмнары, гастрит, бавыр ялкынсынуы, гепатит, коклюш авырулары вакытында, йокысызлык интектергәндә, нервлар какшаганда кулланыла. Төрле тире авырулары, төче авыруы (золотуха) булганда, мәтрүшкәле су белән коену файдалы. Халык медицинасында мәтрүшкә тагын ревматизм, паралич, эпилепсия, аменорея, эчәклек авыруларын дәвалауда кулланыла, тир һәм бәвел кудыргыч чара буларак мәгълүм.

Кориандр

Кориандр (кинза) гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән чирләгәндә ашкайнатуны яхшырту өчен кулланыла. Кориандр орлыгы антисептик, үткудыргыч, авыртуны баса торган дарулар составына кертелә. Орлыгы һәм яшел яфракларының кайнатмасы бронхит һәм үпкә ялкынсынуы вакытында какырык куптаргыч чара буларак файдаланыла. Кориандр орлыгы кератит һәм конъюнктивитны дәвалауда кулланыла торган цитраль җитештерүдә чимал булып тора. Кориандр төнәтмәсе көзән җыюны бетерә, тынычландыра, җәрәхәтләрне җыя, С һәм А витаминнары чыганагы буларак та кулланыла.

Кабак вареньесы

1 кг кабакка – 1 кг шикәр, 1 лимон (яки әфлисун) кирәк. Чистартылган кабакны вак шакмаклап турыйлар, шикәр сибеп, 4-5 сәгать тоталар. Сүрән утта кайнатып чыгарып, 20-30 минут пешерәләр. Лимонны юып, цедрасын кабак өстенә кыралар, ак кабыгыннан чистарталар, иттарткычтан чыгаралар һәм әзер вареньега кушалар. Суытып, банкаларга тутыралар, суыткычта саклыйлар.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи