Күренекле нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның (1928-2010) Татарстан радиосында бәрәкәтле эзе саклана. Ул 1948-1956 елларда биредә диктор булып эшләгән, аннан соң да гомере буе радио белән хезмәттәшлек итте. Аның радио фондындагы язмалары тулы бер бүлекне тәшкил итә.
Укучыларыбыз игътибарына Айрат Арслановның сабакташы һәм хезмәттәше, Татарстанны атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның телевидение һәм радио отличнигы Госман ӘХМӘТҖАНОВның (1925-2005) архивыбызда сакланучы бер истәлеген тәкъдим итәбез.

Айрат Арсланов һәм Госман Әхмәтҗанов. 1990 еллар./Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
1945 елны, әле сугыш та бетмәгән вакытта, республика Хөкүмәте сугышка кадәр эшләп килгән театр техникумының эшен яңартырга, сәхнә өчен кадрлар әзерләү хәстәренә керешә. Бу юлы уку йортын Татар дәүләт театр училищесы итеп ачалар, һәм укучылар җыю башлана. Без – 30 лап сугыш чоры балалары – шунда кереп укый башладык. Араларында мин генә сугышта яраланып кайткан, таяклы инвалид идем. Аягымны төзәлүгә барганын әйткәч, алдылар.
Беренче курсны тәмамлагач, безгә турыдан-туры икенче курска Айрат Арслановны алдылар. Бу егет безнең барыбыздан да аерылып тора иде. Беренчедән, килешле буй-сын, тумыштан килгән интеллект, бай тавыш материалы, сабырлык, тыйнаклык... Һәм ул шунда ук безнең барыбыз өчен дә бер үрнәккә, эталонга әверелде. Буй-сын, матурлык белән булмаса да, тотыш, мөгамәлә, холык җәһәтеннән аңа охшарга тырыша идек. Укытучыларыбыз да аны бу күркәм сыйфатларын күреп алды.
Безгә татар теле, әдәбиятын мәшһүр Латыйф Җәләй, сөйләү техникасы һәм сүз осталыгына Луиза апа Салиәскарова (Хәсән Туфан хатыны), атаклы вокалист Федор Витт укыта иде. Бу педагоглар безгә төрле әсәрләр сайлап, шуларны бүлеп-бүлеп укыталар иде. Менә шунда инде Айратның тавыш мөмкинлекләрен күреп алдылар, аны акрынлап радиотапшыруларга, концертлы кичәләргә тарта башладылар. Әминә Сафиуллина, Мәрьям Фәйзуллина, Шәүкәт Биктимеров, Фатих Шәрәфиевләр дә радиода еш катнашалар иде.

Татарстан радиосы студиясендә. Түрдән (утырганнар): Госман Әхмәтҗанов, Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Фоат Галимуллин.
Безне – училищены алтын дипломга тәмамлаучылардан биш кешене – Татар дәүләт академия театрына алдылар. Театрда көндәлек иҗат тормышы башланды…
Әмма болар барысы да Айрат өчен бер этап, трамплин булды шикелле. Ул ялгыз сүз сәнгатен, «бер актер театры» дигән сәнгать төрен сайлады һәм бу өлкәдә гаять зур уңышларга иреште. Болай гына әйтү аз, әлбәттә, гаять зур батырлык үрнәге күрсәтте ул. Башта училищедан, театрдан аерылмыйча гына радиога, аннан телевидение ачылгач, экраннарга чыкты.
Аннары – эстрада.
Күп кенә язучыларыбызның күренекле әсәрләре аның башкаруында халыкка барып иреште. Хәсән абый Туфан акланып кайткач, бер-берсен тапкан яхшы дуэт кебек булдылар. Айрат шулай ук Сибгат Хәким, Нури Арслан, Нәби Дәүли, Илдар Юзеев, Әхсән Баян, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗан кебек бик күп олы шагыйрьләрнең дә җан дустына әверелде. Муса Җәлилнең әсир шигырьләре дөнья гизеп илебезгә кайткач, аларны беренче яңгыратучылар Айрат Арслан һәм Салих Сәйдәшев булдылар. «Җырларым»ны без Айраттан кайнар шигырь буларак ишетсәк, Салих абыйдан үлмәс җыр рәвешендә ишеттек. Аннан соң беркадәр ирек ачылып элек халкыбыз югалткан бик күп исемнәр кайта башлады. Кол Гали, Сәйф Сараи, Кол Шәриф, Мөхәммәдъяр, Габделҗаббар Кандалый, Гали Чокрый, Дәрдемәнд, Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов... Һәрберсенең халкыбызга кайтуында Айрат Арсланов хезмәте биниһая зур булды.
Айрат Гәрәй улы Арсланов белән башта сабакташ буларак, соңыннан радиода иҗатташ, хезмәттәш буларак аралашуыма шөкрана итәм һәм горурланам. Чөнки Айрат белән радиода бихисап күп тапшыруларны бергә эшләдек.
1997
Сәйдәш дәвере
Татарстан радиосы дулкыннарында Сәйдәш музыкасы атналыгы «Чорлар һәм җырлар» тапшыруының чираттагы чыгарылышы белән йомгакланды. Аңлашыладыр, ул сөекле композиторыбызның тууына 125 ел тулу уңаеннан әзерләнде һәм без аны «Сәйдәш дәвере» дип исемләдек.

Салих Сәйдәшев (1900-1954).
Сәйдәш дәвере... Бу сүзне беренче булып әйтүчеләр без түгел. Без фәкать каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең фикерен кабатлыйбыз. 1933 елда «Коммунист» газетасының 30 ноябрь санында дөнья күргән мәкаләсендә ул болай дип яза: «Салих Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган хезмәте татар музыкасының үсешендә тулы бер дәвер булып санала ала. Без бу дәверне халык музыкасын үзләштерү, халык музыкасын эшләү һәм халык музыкасы нигезендә, иҗат итү дәвере дип атый алабыз...»

Салих Сәйдәшев (1900-1954).
Күрегез әле, Җәлил бөек композиторның асылына никадәр ачык итеп билгеләмә биргән: «халык музыкасын үзләштерү, халык музыкасын эшләү һәм халык музыкасы нигезендә иҗат итү...» Әйе, чыннан да, Сәйдәш халыкның гасырлар дәвамында тупланып-камилләшеп килгән музыкаль мирасын профессиональ җирлектә үстерүгә, аны яңа дәвергә алып чыгуга ирешкән композитор. Аның бу дөньяда кылган иң зур хезмәте әнә шул. Әлеге фикерне шагыйрә Клара Булатова үзенең бер шигырендә гаҗәеп дәрәҗәдә җыйнак һәм төгәл итеп әйтеп биргән:
Бу Шопен да, Бетховен да түгел,
Шулар заты, шулар кардәше.
Бу – татарның җир-табигать биргән
Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.
Бу көйләрдә Көнбатыш та, Көнчыгыш та түгел,
Үз аһәңе шушы якларның,
Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,
Кан тибешен тоям татарның…
Тапшыруда композитор Җәүдәт Фәйзинең, күренекле режиссер, педагог Ширияздан Сарымсаковның, Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчуринаның, актер һәм режиссер Хәким Сәлимҗановның, җырчы Мәрьям Рахманкулованың, журналист Исмәгыйль Усмановның, шагыйрь Мөхәммәт Садриның Салих Сәйдәшевка кагылышлы истәлекләре файдаланылды. Алар 1970 елларда журналист Рим Кәримов тарафыннан яздырып алынган булган.

Сәйдәшев үз тирәсенә иҗат көчләрен туплады.
Программаны яраткан артисларыбыз Резедә Сәләхова белән Илдус Әхмәтҗан алып бара. Һәм тапшыру Дания Нурлы укуында шагыйрь Ләбиб Леронның «Зәңгәр шәлне мин карадым кичә» исемле шигыре белән тәмамлана. Әсәрдә Салих Сәйдәшевның безнең өчен кем булуы да, җырларының халык күңелендәге урыны да бөтен тулылыгы белән әйтеп бирелгән кебек тоелды безгә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала