Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров турында фильм төшерелә башлады, күпләребез исә баш рольгә сайланган актер турында юньләп белмидер әле. Кем ул Марсель Мөсәвиров? Ни өчен аны сайлаганнар?

Фото – М.Мөсәвировның шәхси архивыннан
Һәркайсы 45 минуттан торачак 3 серияле фильмны «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән «Ватан 21» кинокомпаниясе төшерә. Режиссерлары – Олег Кондрашов һәм Рамил Гәрәев, операторы – Рәфыйк Галиев, сценарий авторлары – Рөстәм Галиуллин һәм Илдар Кыямов. Рольләрнең берсен Мәскәүдә яшәүче актриса Роза Хәйруллинаның башкарачагы билгеле. Фильмда җитмештән артык персонаж булачак. Шулардан берәрсен уйнарга теләк белдереп, кастингка 360 кеше килгән. Декабрь ахырында фильмны төшерә башлаганнар. Казаннан һәм Татарстан районнарыннан тыш, бериш күренешләрне Башкортстанда да төшерәчәкләре билгеле.
ҺӘР АРТИСТ КӨНЛӘШЕРЛЕК РОЛЬЛӘР
Моң патшасы Илһам Шакиров ролен башкарачак егет Марсель Мөсәвировка күчик. Якынрак танышкач, күңелдә аның бу рольгә очраклы гына билгеләнмәве турында фикер туды. Егет чибәр, талантлы. Төс-кыяфәте белән бөек җырчыга ике тамчы су кебек охшаган дип әйтеп булмаса да, карашында нур-гамь бар. Шулай да Башкортстанда туып-үскән егет Казанга кастингка ничек килеп эләккән соң?
Иң элек Марсельнең Башкортстанның Октябрьский шәһәре музыка училищесын тәмамлавын әйтеп үтү кирәктер. Татар җыр сәхнәсендә үз урыннарын табып, күпләгән җыр сөючеләрнең яраткан артистларына әйләнгән Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин белән бергә укый ул. Белем алуын дәвам итәргә теләп, Уфаның З.Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясендә хор-дирижер бүлегенә имтихан тота. Егетнең җырга гына түгел, биюгә дә осталыгын, сәхнә сөйкемлелеген күреп, укытучылары аңа актерлык бүлегенә дә кереп карарга киңәш итә. Анда исә икенче имтиханнан соң, егетне үзләрендә калдырырга карар кылып, бүтән факультетка йөреп тормаска өндиләр. Сынау исә җитди – 56 кешенең нибары 17се үтә. Шулай итеп, Марселебез театр дөньясына аяк басарга әзерләнә. Беренче чирканчыкны Туймазы Татар дәүләт театры сәхнәсендә ала. Матур гына иҗат итә башлый. Тамашачылар да Марсель Мөсәвиров уйнаган спектакльләрне ярата.
Моннан 6 еллап элек А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрына сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәголовның билгеләнгәнен беләбез. Нәкъ шул вакытларда театр иркен матур бинада урнашып, яңа иҗат сәхифәсен башлап җибәрә. Яңа сәхифәләрдә яңа геройлар кирәк. Олег Кинҗәголов күптәннән белгән, хөрмәт иткән, зур өметләр баглаган Марсель Мөсәвировны, Туймазыда эзләп табып, Чаллы театрына эшкә чакыра. Егетләр бер-берсен Уфада укыган вакыттан бирле белә икән.
Нәкъ 33 ел элек Марсельнең әти-әнисе дә Октябрьский шәһәреннән Чаллыга килеп урнашырга талпынып караган булган, тик ул вакытта яңа шәһәрдә яшәп калырга батырлыклары җитмәгән. Бу тәкъдим тикмәгә генә түгелдер, миңа әти-әниемнең хыялын тормышка ашырырга язгандыр бәлки, дип тә уйлагандыр егетебез. Аннан да бигрәк аны Олег Кинҗәголовның киләчәккә зур планнары, хыяллары, бай иҗат мөмкинлекләре җәлеп иткән булса кирәк.
Яңа шәһәрдә яшәп китүләре башта җиңел генә булмаса да, тора-бара тормыш эзгә утыра. Яраткан хатыны да театрга администратор булып урнаша. Рольләр дә өстәлә тора. «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакле Чаллы театрына яңалык алып килә. Марсель анда Виталий ролен башкара. Хәзер исә рольләренә карап һәр артист көнләшерлек. «Без – 41 нче ел балалары» спектаклендә язучы Мөхәммәт Мәһдиевне, «Хәл бу ки... Фатих Кәрим»дә фронтовик шагыйрьнең үзен, шул ук шәлкемдәге Муса Җәлил турындагы спектакльдә Абдулла Алишны, «Ак калфак» тамашасында Шаһтимерне уйный. Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышлап куелган «Сөяркә»дә Хәбир ролен башкара. Ә бу спектакльдә уйнаулары ай-һай җиңел түгел. Ник дигәндә, геройлар бишәү булса да, сәхнәдә башлыча Хәбир белән Әнисә күренә. Алар пыран-заран килеп ачуланыша, аннары дуслаша, тамашачы шатланырга да өлгерми, араларыннан тагын, койрыгын болгап, кара мәче уза, нинди генә кыяфәтләргә кереп бетмиләр. Вакыйгаларның, тыелган мәхәббәт гөнаһмы, дигән сорау тирәсендә бөтерелгәнен беләбез бит инде. Ә иң мөһиме – Марсель Мөсәвировның иң башта Аллаһка да, муллага да ышанмаган герое ахыр чиктә динне сайлый. Өстәлдәге дисбене кулына алып чыгып киткән икән, Хәбир иртәме-соңмы дингә киләчәк дигән сүз бу. Г.Камал театрында яңартылып куелган спектакль белән Чаллы куелышындагы төп аерма әнә шул булса кирәк.
«Башта уңай геройларны уйнарга бирсәләр, соңгы вакытта тискәреләргә билгели башладылар, һәм бу үзгәреш үземә дә кызык. Аларның да нинди дә булса яхшы якларын табарга тырышам, явызлыкның сәбәбе нәрсә икәнен ачыклыйсым килә», – дип иҗат портретына штрихлар кертте Марсель.
ҮЗЕ ДӘ МУЗЫКАЛЬ СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯ
Театр сәхнәсендә Марсельнең берсеннән-берсе җитди рольләр башкарганын белдек. Шулай да җырчы Илһам Шакиров роленә ник нәкъ менә аны сайлаганнар икән соң? Үзе дә җырлаганга, мөгаен. Иң башта ук әйткән идем бит егетнең карашында нур, гамь, моң барлыгын. Туймазы театрында эшләгәндә үк җырлый ул. Башкортстанның байтак районнарында концертлар белән була. Беренче лазер тәлинкәсен яздыра. Ләкин һәр җырлый белгән артистны шундый җитди рольгә сайлыйлар дигән сүз түгел әле бу.
Марсельнең, үзе җырлап кына калмыйча, җыр сәнгатен үстерергә омтылуы күңелгә бик хуш килде. Мәсәлән, аның «Моңнар кайтсын авылга» исемле проектын гына алыйк. Бервакыт сеңелкәше уйнап кына авыл урамын видеога төшерә. Шуны карап, Марсель шакката: җәйге җылы, матур көн, әмма урамда ник бер кеше күренсен?! Бер маэмай гына койрыгын болгап кадрга җан кертә. Без үскән чакта капка төбе саен кеше иде ләбаса, нәрсә булды авылыма дип, егет пошаманга кала. Шуннан соң авылның баянчысы Илшат абый белән икәүләшеп җырлый-җырлый урам әйләнергә булалар. Башкортстанның Шаран районы Ямадыбаш авылының үзәк урамы 4 километрлап булыр. Шуны ашыкмыйча, туктала-туктала өч-дүрт сәгать җырлап үтәләр. Кайсысыдыр оялып капка башыннан гына карап тора, ди. Берише җырга кушылып кына калмый, бии үк башлый икән. Авылга җан керә. Тирә-як тагын да матурланып китә. Бу видеоны интернетта байтак җыр сөюче яратып карый.
Ә бервакыт, лазер тәлинкәсен яздыргач, егет Уфада ул вакытта яңа гына ачылган «Матур ТВ» телеканалына килә. Сөйләшә торгач, бергәләп «Матур моң илендә» проектын уйлап табалар. Ул исә авылларда талантларны барлаудан гыйбарәт. Байтак авылларда булып, җырчыларны, биючеләрне, курайда йә башка музыка уен коралында уйнаучыларны яздыралар. Милли җыр, бию башкару традицияләрен саклап калуга йөз тоткан бу язмалар ике еллап «Матур ТВ»да күрсәтелә, аларны әле бүген дә күрергә мөмкин. Никадәр юллар үтелә, ничаклы авыл, төшерү төркеме килеп киткәннән соң, җанланып кала, проектта төшкәч, моңа кадәр оялып кына җырлаган күпме авыл кешесенең күңелендә иҗатына ышаныч туа.
Шул матур эшләренең нәтиҗәсе булып, бүген Чаллы театрында Марсель Мөсәвировның үзенең музыкаль спектакльләре күренә башлады. Иң элек ул «Бик сагынсаң әгәр» исемле мюзикл иҗат итә. Вакыйгаларны уйлап табучы да, режиссер буларак сәхнәгә куючы да үзе. Бу спектакль дүрт ел Чаллы театрында зур уңыш белән бара. Аннары бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Өченче көн тоташ кар ява» исемле тамаша дөнья күрә. «Илһам аганың 1970 еллардагы радиоязмасында шул исемдәге җырны тыңлаганда тетрәнүдән бугазыма төер тыгылды, – дип сөйләде Марсель. – Сүзләрен якташым шагыйрь Мостай Кәрим язган, музыкасын – композитор Сара Садыйкова. Шуннан күңелемдә спектакль идеясе туды. Вакыйгалар окопта, блиндажда бара. Талгын гына җырлар яңгырый. Җырларның ничек туганын, солдатларыбызга нинди зур көч биргәнен күрсәтәсебез килде. Бу спектакльне дә тамашачы яратты. Иң күп уйналган спектакльләребезнең берсенә әйләнде ул да».
Үткән ел азагында Айгөл Әхмәтгалиева әсәренә нигезләнеп юл йөрү кагыйдәләре турында балалар өчен «Балабу» музыкаль спектаклен куя. Озакламый исә Марсель Мөсәвиров, сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәголов тәкъдимен кабул итеп, бөек композиторыбыз Рөстәм Яхинның юбилее уңаеннан матур бер әдәби-музыкаль тамаша иҗат итәргә җыена.
Мәхмүт бабакае васыятен истә тотып, авылда умарталар да үрчетә әле. Җәй буе умарта карый. Әмма монысы аерым бер тема.
Моңлы булганга карашы нурлы икән егетнең. Бөек моң патшасы Илһам Шакиров роленең дә уңышлы чыгуын телибез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала