Мәдәният Уку өчен 2 минут

Ниятләр зурдан

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, журналистлар белән очрашып, узып барган елга хисап ясады, киләсе елга планнар белән уртаклашты.

 

Васил Шәйхразыев «Мәдәни җомга» газетасында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген шактый еллар яктырткан Сөембикә Кашаповага конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален тапшырды. /С.Камалетдинов фотосы.

 

 

– Бөтендөнья татар конгрессы белән ил һәм дөньяның төрле төбәкләрендә эшли торган 600дән артык милли-мәдәни иҗтимагый оешма хезмәттәшлек итә. Быел да алар белән берлектә бик күп чара оештырылды. Киләсе елда планга 661 чара керде. Очрашу-кичәләргә 50 кеше килсә дә, мең кеше килсә дә сөенәбез, – дип башлады Васил Шәйхразыев очрашуны.

 

Милли Шура рәисе сөйләгәнчә, киләсе елда да колачлы чаралар «ифтар дипломатиясе» – мөселманнар өчен изге Рамазан аенда (19 февральдән 19 мартка кадәр дәвам итәчәк) төбәкләрдә күмәк ифтарлар, ягъни авыз ачу мәҗлесләре белән башланачак. Бу җәһәттән Уфа, Ижевск, Ульяновск шәһәрләре татар җәмәгатьчелеге берничә ел инде үрнәк күрсәтә. Әйтик, ульянлылар соңгы елларда бишәр мең кешелек ифтар мәҗлесе оештыра. Анда, мөселманнардан тыш, башка милләт һәм дин әһелләре, хакимият вәкилләре дә чакырыла. Сер түгел, табын янында байтак кына мәсьәлә чишелеп тә куя. Шөкер, Татарстаныбызда мәчетләр саны артып тора. Хәзерге вакытта республикада 1621 мәчет исәпләнә.

 

 

 

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, 2026 елның март азагында татар авыллары эшкуарларының чираттагы җыены оештырылыр дип көтелә. Май уртасында Татарстанга татар дин әһелләре форумга җыелачак. Гадәттә ул Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән истәлекле көнгә туры китерелә.

 

«Мәгълүм сәбәпләр аркасында, хәзерге вакытта Европа татарлары альянсы эшләми. Шуңа карамастан, чит илләрдәге татар оешмалары белән хезмәттәшлек туктап калмады. Гарәп илләрендә яшәүче татарлар альянсы, Урта Азия илләрендә гомер итүче татарлар альянсы матур гына эшләп китте. Быел Ташкентта үткәрелгән Урта Азия татарлары альянсы Сабан туена 60 меңнән артык кеше килүе шул хакта сөйли. Аны 2 елга бер мәртәбә үткәрү каралган. Ел саен Муса Җәлил, Габдулла Тукайга багышланган чаралар уздыру күркәм традициягә әйләнде. Узып баручы ел дастаннар елы буларак истә калса, киләсе ел, Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Тукай елы дип игълан ителде. Димәк, даһи шагыйребезне тагын да киңрәк таныту максатында, төбәкләрдә күп чаралар уздырылачак.

 

«Татарча диктант» Халыкара акциясендә катнашучылар саны быел да 1 миллионнан артып киткән. Шул ук вакытта милләттәшләребез тупланып яшәгән төбәкләрдә Тукай, Җәлил бюстларын кую дәвам итә. Милли каһарманнарыбызны таныту, татарны белдерү өчен бик мөһим чара бу. Аллаһы боерса, киләсе елда Себердәге борынгы Ашүрә авылының 800 еллыгын билгеләп үтәчәкбез», – дип хәбәр итте Милли Шура рәисе.

 

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев журналистларның байтак соравына җавап бирде. Аңардан каләм әһелләре, Мәскәүдәге Муса Җәлил исемен йөрткән 1186 нчы татар компонентлы бердәнбер мәктәпнең, Тубыл шәһәрендәге «Искер» татар утарында сакланган Сүзге-ханбикә һәйкәленең язмышы (башбаштаклык кылып, һәйкәлне утардан алып чыгып киткәннәр иде) белән кызыксынды. «Киләсе елда Бөтенроссия татар төбәкчеләре корылтае уздырылачакмы, Сез татарча диктантта нинди билге алдыгыз?» – дип тә сорадылар.

 

«Мәскәүдәге татар компонентлы мәктәп язмышы турында сөйләшүләр дәвам итә. Без ничек тә шәһәр хакимиятләре белән уртак тел табарга тырышабыз», – диде бу уңайдан Васил әфәнде. Сүзге-ханбикәнең һәйкәлен кайтарып бирү мәсьәләсе хәл ителгән, тик әлегә аны ясаткан «Мирас» иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре кулына килеп кермәгән икән. «Төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае булачак. Чынлап та, мәсьәлә өлгереп җитте. Шәт, көз көне булыр дип торабыз», – дип җаваплады әлеге җәһәттән Милли Шура җитәкчесе. «Татарча диктантның нәтиҗәләрен белмим. Белсәм дә, әйтмәс идем. Начар нәтиҗә булса, “һай, милли оешма башлыгы була торып, грамотасы юк икән”, дип әйтәчәкләр; яхшы билге булса, “Милли Шура рәисен яклап әйбәт билге куйганнар инде”, дип гөманлаучылар табылыр; әйдәгез, сер булып калсын», – диде ул.

 

Азактан Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырткан журналистларны бүләкләделәр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 1
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи