Мәдәният Уку өчен 2 минут

«КЫЗЫЛ ПАША» Казанда

«Кызыл паша» Казанга килде. М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театрының Кызыл паша исеме белән тарихка кергән атаклы татар илчесе Кәрим Хәкимов турында куелган спектакль хакында бара сүз.

 

Рольләрдә – Марсель Рәхмәтуллин, Рәзифә Хәйруллина, Артем Әхмәдов. /Фотолар – М.Фәйзи исемендәге театрның матбугат хезмәте.

 

 

Оренбургтагы милләттәшләребез «Кызыл паша»ны режиссер Ренат Әюпов җитәкчелегендә, үзенең һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов язган сценарий буенча былтыр гына сәхнәләштерсә дә, спектакль инде танылып та өлгерде. Әйтик, Россиядәге иң шәп йөз спектакльнең берсе итеп сайланып «Алтын фонд»ка керде. Әлеге бәйгене Россия Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы уңаеннан игълан иткәннәр иде. Спектакльләрне сайлауда илнең театр традицияләрен, рухи кыйммәтләрен чагылдыру, мәдәни кодны үз эченә алу төп шартлар булып торды. Киләчәктә йөз спектакльне телевидениегә төшерү һәм киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү каралган.

 

Тамаша Кәрим Хәкимов турында икәнен искәртеп уздык. Ул Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында дөньяга килгән. Революция вакытында большевиклар партиясендә актив катнашып, Гражданнар сугышы елларында Төркестан фронтында комиссар булып абруй казанганнан соң, 1921 елдан сәясәттә катнаша башлап, тагын ике елдан Җиддәгә дипломат буларак җибәрелә. Аның зирәклеге нәтиҗәсендә, Согыд Гарәбстаны белән дуслыкка нигез салына. 1926 елда СССР киләчәктә Согыд Гарәбстаны буларак билгеле булачак дәүләтне дөньяда беренчеләрдән таный. Гарәп иленең ул вакыттагы короле Габдел Газизнең Кәримебезгә ихтирамы вә хөрмәте шундый зур була ки, 1937 елда Кәрим Хәкимовны Мәскәүгә чакыртып атып үтергәч, Согыд Гарәбстаны белән дипломатик мөнәсәбәтләр өзелә һәм фәкать 1990 елда Советлар Союзы таркалган вакытта кабат торгызыла. Хәзер «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшли, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы гөрләп уза, Россия мөселманнары тоткарлыксыз хаҗга бару мөмкинлегенә ия икән, боларның барысының да башында Кәрим Хәкимов торганын онытмыйк. Илчегә үлем юк дисәләр дә, татар дипломатының үз илендә үтерелүе башка сыймый.

 

 

Автор ролендә Артем Әхмәдов.

 

 

Спектакльдә без Кәрим Хәкимовның хәләл җефете Хәдичә Нугаеваны да күрәбез. Ире кайда, хатыны шунда, ди халык. Хәдичә, ире ни күрсә, шуларны башыннан кичерә. Алар ерак җирләрдә, кызу чүлдә уллары Шамилне җирләргә мәҗбүр була. Ана өчен баласы үлемен күрүдән дә зуррак хәсрәт бармы икән?! Аннары халык дошманы хатыны буларак аны 8 ел төрмәгә хөкем итәләр. Спектакльдә ирләренә терәк булган татар хатын-кызларына дан җырлана.

 

Музыкаль бизәлеш нык истә кала (композитор Роберт Солтанов). Аның үзәге итеп «Каз канаты» җыры алынган. Ул татар тормышын билгели торган да, чит җирләрдә йөргән геройның туган якны сагыну җыры да. Тагын бер зур урын алып торган җыр – «Ком бураны». Аны Гражданнар сугышы елларында Оренбург якларында җырлаганнар. Кәрим Хәкимов исә, туган авылыннан яшьли чыгып киткәч, Оренбургта укыган, чыныккан. Спектакльдә төп геройлар икәү. Аларны чагылдырган җыр да икәү. «Ком бураны»нда илдәге үзгәрешләрдә кайнау омтылышы булса, «Каз канаты»нда – сагыну ачысы. Берсе – Кәримне, икенчесе Хәдичәне ачарга ярдәм итә кебек. Заманны чагылдырырга «Вихри враждебные...» булыша. Әкияти гарәп көе, 1926 елда Кәрим Хәкимов тырышлыгы нәтиҗәсендә уздырылган Бөтендөнья мөселманнар корылтае турында сүз барганда Коръән аятләре яңгырый.

 

 

Совет дипломаты Кәрим Габдрәүф улы Хәкимов (1892-1938).

 

 

Сәхнәгә куючы рәссам Елизавета Буланкина революцион рухны – кызыл төс, геройларның күңел пакьлеген ак төс аша биргән. Спектакль символларга корылган. Сәхнә буйлап әйләнеп йөргән тәгәрмәчләр тормыш арбасын гәүдәләндерә. Адәм баласы очарга, киң офыкларны иңләргә дип ирекле булып туа, дигән сыман иң башта сәхнә тирәли каз канатлары тезелгән. Ахырдан исә сәхнә кып-кызыл нәни шарчыклар белән тула. Җимерелгән язмышлар, кызыл кан таплары сыман чәчелә алар сәхнә буйлап. Ә иң ахырда Хәдичә авызыннан ирекле очар кошлар турында матур риваять ишетәбез. Әйе, Кәрим Хәкимов исеме кайтты, ул үлгәннән соң булса да иреккә иреште…

 

Спектакльдә Кәрим Хәкимов ролен Марсель Рәхмәтуллин башкара, Хәдичәне Рәзифә Хәйруллина уйный, автор ролендә Артем Әхмәдов чыгыш ясый, король Габдел Газизне Илдар Баймәнов гәүдәләндерә, Ризаэддин Фәхреддинне Рамил Солтанов башкара.

 

Оренбург театрының Казанга килүе үзе бер бәйрәм булса, атаклы татар дипломаты турында спектакль күрсәтелү тантанага әверелде. Спектакльдән соң Оренбург артистларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләп, баш рольне уйнаган Марсель Рәхмәтуллинны конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләде. Шулай ук спектакльнең режиссеры, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссёры Ренат Әюповка, спектакльнең инсценировка автордашы Ренат Абяновка, артистлар Рамил Солтанов һәм Илдар Баймәновка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Киләчәктә әлеге спектакльне гарәп илләрендәге тамашачыга күрсәтү юлларын хәл итү буенча да Бөтендөнья татар конгрессы кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады.

 

Ренат Абянов исә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән театр коллективына котлау сүзләрен җиткерде, актерларга, театрга Рәхмәт хатлары тапшырды. М.Фәйзи исемендәге театрның директоры Ринат Ишмөхәммәтов режиссер Ренат Әюповны Оренбург өлкәсенең иң югары театраль бүләге «Оренбург лирасы» белән бүләкләде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи