Мәдәният Уку өчен 4 минут

Язарга тормыш өйрәтте

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильяс Латыйпов (1937-2004) радиода 40 елга якын хезмәт куйды, шуның 25 елын Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесенең үз хәбәрчесе сыйфатында Советлар Союзы тыңлаучыларын республика тормышы белән таныштырып барды. Күп күргән, күп белгән әлеге мөхтәрәм затның радио архивында сакланучы истәлекләре газета укучыларга кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

 

Ильяс Латыйпов (1937-2004)

 

 

Ильяс Латыйпов истәлекләре

 

Бөтен нәрсәне очраклылык хәл итә, диләр. Кем ничектер, әмма мин ышанам бу сүзгә. Пединститтагы курсташларым Эльс Гаделов белән Ләбиб Айтуганов әнә шулай очраклы рәвештә генә миңа үземне Татарстан радиосында диктор булып сынап карарга киңәш иттеләр (алар студент елларыннан ук радиода эшли башлаганнар иде инде). Тавыш режиссерлары Ширин Агишев белән Гали Хөсәенов гариза биргән 11 кеше арасыннан, нишләптер, мине сайлап алдылар.

 

Без әле бик яшь идек. Казандагы бөтен мөлкәтебез – тулай торактагы сиртмәле койка. Өлкән дикторыбыз Камал апа Саттарова безне аналарча кайгыртып йөри башлады. Бездәге «студент төгәллеген» белеп алгач, эшкә махсуслап ярты сәгать алданрак килеп, тулай торакка шалтыратып, безне уятырга куша иде. Чөнки эшкә соңга калу – гайре табигый хәл, ә инде яңалыклар чыгарылышын бер генә дикторның алып баруы чып-чын «ЧП» булып исәпләнә иде.

 

 

Утырганнар (сулдан уңга): Мидхәт Миншин, Гадилә Бадыйкова, Эльвира Кудрецкая, Рәзин Нуруллин; аягүрә: Раил Миңнуллин, Наилә Вазыйхова, Ильяс Латыйпов. 1990 еллар.

/Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

Бөтенсоюз радиосының үз хәбәрчесе булып эшләгән елларда әллә нинди кызыклы, хәтта башка сыймый торган мәзәк хәлләр дә чыккалап куя иде. Әйтик, берсендә миңа КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаренең ниндидер сәбәпләр аркасында ясалмыйча калган рече турында халык фикерен яздырып җибәрергә куштылар. Тагын берсендә 29 (!) апрель көнне Чаллыдагы Беренче май демонстрациясеннән репортаж таләп иттеләр. Көтмәгәндә-уйламаганда Зәй районы җиренә космик аппарат килеп төкшәч, бу турыда беркемгә дә чишмәскә, дигән күрсәтмә алдым.

 

Андый чакларда мин өлкән остазым Абрам Ильич Кринкинның киңәшен искә төшерә идем. «Беркем дә бер нәрсә дә аңламаслык итеп яз!» – дия торган иде ул. Әлбәттә, шаяртып әйтә иде. Ләкин мин аннан әнә шул «аңлашылмый торган» җөмләләрне уйланып тыңлаган кешегә аңлашылырлык итеп язарга өйрәндем.

1997

 

 

Егерменче елларда…

 

«Татарстан» радиосында ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә куелган «Чорлар һәм җырлар» тапшыруының яңа чыгарылышы эфирда яңгырады. Ул узган гасырның егерменче еллары һәм шул чорны күз алдына китереп бастыручы музыкаль әсәрләр турында уйланудан гыйбарәт. Чыннан да, кайсы җырны, ул елларда халык күңелен яулаган кайсы әсәрне чорның музыкаль символы дип әйтә алабыз? Бу сорауга бер сүз белән төгәл генә җавап бирү мөмкин түгел икән. Чөнки 1920 еллар халкыбыз өчен тәкъдири вакыйгалар белән чуарланган: ТАССР оешу, 1921 елгы коточкыч ачлык, НЭП сәясәте һ.б. Боларның барысы да, тормыш театрында үзенә хас музыкаль бизәлеш таләп иткән.    Әйтик, НЭП чоры сәнгате тапшыруга аерым тема булып килеп керде. Укучыларыбыз тарихны яхшы белә: Беренче бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы елларында илнең икътисады нык какшый. Совет хакимиятенә ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кирәк була. Һәм 1921 елда яңа икътисади сәфсәт – НЭП игълан ителә. Нәтиҗәдә яңа байлар – непманнар, ягъни вак буржуазия катлавы үсеп чыга.

 

 

Татарстан радиосының чиртмә уен кораллары ансамбле. 1920 еллар ахыры.

 

 

Икътисадның тернәкләнүе өчен бәрәкәтле еллар була ул. Тик менә кешеләрнең күңеленә кәеф-сафа корып яшәү психологиясе үтеп керә. Бу хәл сәнгатьнең төрле жанрларында чагылыш таба. Тиз арада баеп киткән непманнарның мәҗлесләрендә такмак җырлап, мәзәк сөйләп йөрүчеләр ишәя, зәвыклы музыка читкә тибәрелә. Шамакай җырчыларның

 

Оренбурда – Каргалы

Бар да тимер арбалы,

Оренбурда гүләйт итеп,

Бер тиен акча калмады, – кебек җырлары популярлык казана.

 

Әлбәттә, бу хәл профессиональ милли музыка сәнгатен булдыру өчен янып йөрүчеләрне битараф калдыра алмый. Һәм алар республика сәнгать әһелләрнең съездына җыела. Мәсьәлә кискен куела һәм «репертуар комиссияләре» төзү турында карар кабул ителә. Карарның таләпләре катгый. Әйтик, шушы комиссиянең рөхсәтеннән башка бер генә концерт та, бер генә спектакль дә сәхнәгә чыга алмый, бу тәртипне бозучылар хәтта суд алдында җавап тота. Әлбәттә, мондый документ кабул ителүнең төп сәбәбе – идеологик таләпләр, сәнгатьне большевизм идеяләренә буйсындыру максаты. Шулай да, халык зәвыген тәрбияләргә тиешле музыка сәнгатен чүп-чардан арындыру өчен дә бик кирәк булган әлеге тәртип.

Алгарак китеп әйтик: әлеге комиссиянең кайбер вазифаларын 1927 елда оешкан «Татарстан» радиосы кабул итеп ала һәм аның Сәнгать советы 1990 елларның башларына кадәр халык күңелен зәвыклы музыка, зәвыклы җырлар белән тәрбияләү сәясәте алып барды.

Республика сәнгать әһелләренең 1921 елда үткәрелгән съездына тапшыруда шактый киң урын бирелде. Ни өчен бу вакыйгага шул чаклы зур игътибар итәбез? Чөнки милли музыка сәнгатенең үсеш юнәлешләре, аңа куелган таләпләр нәкъ шунда билгеләнә, нигезе шунда салына. Һәм шул вакытта күтәрелгән проблемалар бүген дә актуальлеген югалтмаган.

1920 елларда республикабызның музыкаль тормышындагы иң олы вакыйгаларның берсе – әлбәттә, татар операсы барлыкка килү. Бу инде Татарстан Хөкүмәте тарафыннан алып барылган милли кадрлар әзерләү сәясәтенең нәтиҗәсе. Татарстанның бишьеллыгын котлап, Газиз Әлмөхәммәтов, Солтан Габәши һәм Василий Виноградов «Сания» операсын иҗат итә. Ә инде республиканың 10 еллыгында «Эшче» операсы сәхнәгә куела.

Егерменче елларда профессиональ музыка мәйданына Салих Сәйдәшев, Ситдыйк Айдаров, Исмәгыйль Һилалов, Фәйзулла Туишев, Асия Измайлова, Гөлсем Сөләйманова кебек зур талантлар килеп керә. Сара Садыйкова, Әхәт Хисамов, Хәкимә Чамаева кебек яшь җырчылар Мәскәү консерваториясен тәмамлап кайта.

Башта әйткәнебезчә, 1920 еллар – гаять катлаулы, күп төрле каршылыклар бергә төенләнгән заман. Һәм бу чорның музыкаль портретын аерым бер җыр, аерым бер әсәр белән генә сүрәтләп булмый. Шулай да, без ул вакытны «Татар профессиональ музыкасына нигез салынган бәрәкәтле еллар» дип, күңелебезгә беркетеп куярга тиешбез. Әле бит тагын халык көйләрен өйрәнү, аларны эшкәртеп зур сәхнәләргә алып чыгу эше дә нәкъ шул чакларда башланып киткән. Бүген күңел күгебезне бизәп торучы зәвыклы җырларыбыз, инструменталь әсәрләр, опера спектакльләре, музыкаль драма, комедияләребез бар икән, без моның өчен әнә шул 1920 елларга һәм ул вакытта халыкка фидакярләрчә хезмәт иткән шәхесләргә бурычлы. Хәзерге композиторларыбыз, җырчыларыбыз үзләренең иҗатларын алар сызган юлдан алып бара алсалар, бурычыбызны түләү менә шул булыр иде.

 

 

 

Берьюлы ике премьера!

 

 

Мондый хәлнең әле булганы булмагандыр. Бу атанда «Татарстан» радиосы бер-бер артлы ике премьера тәкъдим итә.

 

6 декабрь көнне, 15 сәгать 10 минутта Галимҗан Гыйльманов әсәре буенча куелган «Бүреләр һәм Иоһан Себастьян Бах» исемле радиоспектакль (16+) эфирга чыга.

 

7 декабрьдә исә 15 сәгать 10 минутта Ләлә Сабированың «Кол» хикәясенә нигезләнеп эшләнгән радиоспектакль (16+) тәкъдим ителә.

 

Әйтә башлагач, әйтеп бетерик: шушы араларда тагын бер яңа радиоспектакль әзерләнеп җитәчәк. Ул язучы Рөстәм Галиуллинның «Премия» дигән әсәре буенча эшләнә һәм 20 декабрьдә аны, Яңа ел алды күчтәнәче итеп, тыңлаучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә планлаштырыла.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи