Хәләл җефетегез, әти-әни, балаларыгызга ара-тирә булса да яратам, дип әйтәсезме? Фәрхенур, өзелеп сөйсә дә, иренә яратам дип әйтеп өлгерми, Бөек Ватан сугышының беренче атнасында ук Нурулласын фронтка алып китәләр һәм ир аннан әйләнеп кайтмый. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Казанга алып килгән бер спектакль әнә шул вакыйгаларга корылып үкенү ачысы белән сугарылган иде.

Фәрхенур – Илгизә Гыйльманова. /bashinform.ru фотосы
«Яратам, дип әйтеп өлгермәдем» (12+) спектакле гадилеге белән алдыра. Сәхнәдә декорация юк дәрәҗәсендә. Геройлар күп түгел. Аллы-гөлле прожектор утлары күзләрне ялыктырмый. Ә шулай да һәр сүзе күңелгә керә. Тамаша никадәр гадирәк булса, шулкадәр җылырак килеп чыга, күрәсең. Гөлчирә Гыйззәтуллинаның бу әсәре тикмәгә генә Башкортстанда китап укучылар арасында иң күп укылган китаплар рәтенә кермәгән һәм Мостай Кәрим фондының «Проза» төрендә махсус бүләк белән юкка гына бүләкләнмәгән. Аның буенча режиссер Айрат Әбүшахманов куйган бу спектакль үзе дә «Алтын битлек» премиясенең озын исемлегенә кергән.
Сөйләрлек вакыйгасы да юк кебек. Фәрхенур биергә бик ярата. Нурулла белән кичке уенда таныша. Егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, Фәрхенурның әйткән сүзләре истә кала: «Ә син мине кичке уенга чыгарырсыңмы соң?» – ди 16 яшьлек сабый... Кичке уеннарга бергәләп чыгалар. Бер-бер артлы ике балалары туганчы. Аннары сугыш башлана. 19 яшьлек яшь хатын ирен фронтка озата. Беразга гына китә дип уйлагандыр, мәңгегә аерылышулары булган икән. Их, тимер юл вокзалындагы шул хушлашу мизгелен кайтарып булса... Йөрәктәге бөтен хисләрен әйтер иде Фәрхенур. Әмма терсәк якын да, тешләп булмый.
Фәрхенур 64 ел шул гөнаһын белгән килеш изаланып яшәргә мәҗбүр була. Әйе, хатын аны гөнаһ дип атый. Яратышып яшәсәләр дә, ут эченә чыгып киткәндә бер җылы сүз кызган инде! Бу гөнаһ, җинаять ләбаса! Бүген газиз кешеләребезне эшкә, укуга озатып калганда кайсыбыз «яратам», дип әйтә? Гомернең бер мизгел генә икәнен күпчелегебез оныта бит. Мәңге яшәрбез, дөньяның чиге, яшәүнең ахыры булмас кебек тоела. Хаталанабыз, әлбәттә.

Томас – Азамат Гафаров, секретарь – Айым Сөләйманова. /Фото – bashdram.ru.
Фәрхенур әнә шул гөнаһыннан арыныр өчен ире җирләнгән Германиягә чыгып китә. Бер ялгызы кузгала. Уфадагы кызы – университет мөгаллиме, имтиханнар вакыты, эше күп. 82 яшьлек әнисен бер ялгызын юлга чыгарып ул да нык хаталана, әлбәттә. Юлда бербер хәл булса, әнисе гомере буе җанына тынгы тапмаган кебек, ул да үкенеп яшәячәк. Адәм баласы шулай инде – көндәлек мәшәкатьне өстенрәк күреп, бәһасез нәрсәләр, җан турында онытып җибәрә.

Хисләр пластика аша күрсәтелә. /Фото – bashdram.ru.
Спектакльдә яшь героиняны да, картын да бер үк актриса Илгизә Гыйльманова башкара. Спекталь тәнәфессез сәгать ярым дәвам итә. Шул вакыт эчендә бер әбигә, бер яшь кызга әйләнеп, бер кытыршылыкларсыз, ышандырып тамашачының игътибарын тотып тора ул.
Сәхнә бизәлеше бик кызык. Спектакльнең рәссамы – бу өлкәдә азау теше ярган Альберт Нестеров. Тамашаның жанрын тикмәгә генә кинодрама дип билгеләмәгәннәр. Фәрхенур карчыкның юлда очраган машина, автобусларга, поезд, самолетка күчеп утырулары экранда кино кадрлары рәвешендә күрсәтелә. Театр һәм кино сәнгатьләренең кушылуыннан бер дигән спектакль барлыкка килгәнен карап, болай да була икән бит, дип сокланып куясың.
Декорация дә булмагач, вакыйгаларны да экраннан гына бәян иткәч, сәхнәне нәрсә белән тутыралар соң, дип сорар укучы. Яшьлек хатирәләре белән. Алар исә пластика аша күрсәтелә. Яшьләрнең кичке уенда биюе дә, Фәрхенур белән Нурулланың мәхәббәте дә бию телендә бәян ителә. Бию дигәч, сәхнәләрдә күреп күнеккән хәрәкәтләр күз алдына килә торгандыр. Ләкин Ринат Әбүшахманов куйган хореография күбрәк заманча биюгә охшаган. Әмма заманча булса да, мәгънәсе бар икән, сәхнәдән күзләрне ала алмыйча карыйсың. Юкса күп кенә заманча бию куючылар адәм аңламас нәрсәләр куя да, берни аңламаган тамашачыны наданлыкта, артта калганлыкта гаепли. Бөтен бәла тышкы билгеләргә күп әһәмият биреп, мәгънәне югалтуларында югыйсә…
Иң тетрәндергеч минутлар ниндиме? Әбекәйнең шоферлар белән гәп куертып барганнан соң, тегеләрның уйга калып, үз тормышларына үзгәреш кертергә тырышулары. Берсе, әйтик, картлар йортында яшәүче әтисен өенә алып кайтырга карар кыла. Тагын берсе юлда туктап хатынына шылтырата да, «яратам» дип әйтә. «Яратам», дигәнгә күнеккәнмени хатыннар?! Аракы эчкән, ахры, бу, дигән уй килә хатынының башына. «Эчмәдем, бер кыз утырткан идем, күңелләрем күтәрелеп китте», – дип әбекәйне утыртуы турында шаяртып сөйли шофер. «Әле син анда кызлар белән шаярасыңмы?» – дип кызганнан-кыза бара хатыны. Бер «яратам» дигән сүз никадәр шик тудыра. Өйрәнмәгән без «яратам» дияргә һәм «яратам»нарны ишетергә. Гап-гади әйтелешле сүз бит югыйсә. «Я-ра-там!» Әйтүе нинди рәхәт! Ахыр чиктә телефонның теге очындагы хатынның күңеле эри, тавышы йомшый. Ул да ярата икән бит. Ул да яратам, дип әйтергә җай гына тапмаган... Бу мизгелдә залда еламаган бер генә тамашачы да калмагандыр.
Тагын нәрсәсе тетрәндерәме? Нурулланың Штукенброк шәһәрендәге әсирләр лагеренда немец солдатлары өчен тамчысына кадәр канын суырып алганнан соң үлүе, 25 мең кеше яшәгән бу калада 65 мең совет әсиренең гомере өзелүе, бүген анда мемориал булуы турында ишетү авыр. Ләкин бу мемориалны юкка чыгарырга теләүләре, аны тәртиптә тотар өчен елына 400 мең евро кызганулары күңелне әрнетә. Хәтерне юкка чыгару исә куркыныч. Ник дигәндә, тынычлыкның сере кичәге сугышлар өчен тәүбә итүдә. Тәүбәгә килә белмәгән җәмгыять яңадан-яңа сугышлар башлаячак. Сугышта җиңүнең сере исә мәхәббәт. Мәхәббәт сугыштан көчлерәк. Бу фәлсәфә тамашачыга Германия илчелегендә эшләүче һәм татар әбисенә виза эшләтергә ярдәм иткән Томас аша ачыла. Бу рольне оста итеп Азамат Гафаров башкара. Томасның әтиәнисе дә иң элек үзләрен «сайланган милләт вәкилләре» дип ышанган, әтисе Сталинград сугышыннан соң көчкә исән калып, сугышның ни икәненә төшенгәч кенә, гомерләрен фашизмга каршы көрәшкә багышлый. Аларның эшләрен Томас дәвам итә. Ул 19 яшендә тол калган татар карчыгы алдында үзен бурычлы саный.
Ирексездән, «Алтын мөнбәр» кино фестивалендә күрсәтелгән бер документаль фильм искә төште. Анда республикабызның Биектау районында туып үскән, казахка кияүгә чыгып, гомерен Казахстанда уздырган Ләбибә исемле әбинең Польшага – ире ятып калган җирләргә сәяхәте күрсәтелде. Ләкин андагы вакыйгалар глобальләшү заманында адәм баласының үз-үзен эзләү белән бәйле иде. Бу спектакльдә дә сүз Бөек Ватан сугышы турында гына түгел. Сүз кеше күңеле турында. Күңелләребез никадәр камилрәк булса, җир йөзендә сугышлар да шулкадәр азрак булачак.
Ә сез бүген газиз кешеләрегезгә яратам, дип әйттегезме әле?..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала