Казанда урнашкан Муса Җәлил музей-фатиры каһарман-шагыйрьнең 120 еллыгын ничек каршылый дигән сорау белән хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттек.

Ләйсән Харрасова музейга килгән балаларга Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н күрсәтә./Фото – Казанның М.Җәлил музее архивыннан.
Татарстан Милли музееның филиалы булган музей-фатирның төп эше – Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. 2026 ел юбилей елы булгангамы, музейга килүчеләр бүтән елдагыларга караганда күп икән. Февраль ае көндәлеге шыплап тулган, төркемнәрне мартка яза башлаганнар.
Зурдан кубып ремонт уздырылмаса да, Муса Җәлил музеен бераз матурлаганнар: мемориаль якта идәннәр буялган, кече яшьтәге мәктәп балаларының күңеленә аеруча хуш килгән «Мусада кунакта» исемле экспозициядә кашагаларны яңартканнар.
ЮБИЛЕЙГА – КҮЧМӘ КҮРГӘЗМӘ
Моннан тыш, махсус юбилейга дип күчмә күргәзмә әзерләнгән. Ул дүрт яктан килеп карый алырлык куб формасындагы өч корылмадан гыйбарәт. «Муса Җәлил. Батырлык һәм илгә тугрылык» дип исемләнгән әлеге экспозиция (12+) февральдә Казанда күрсәтелгәннән соң, республика буенча «чыгып китәргә» тиеш. Иң элек ул Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән еллык коллегиясендә катнашучыларга тәкъдим ителде. 15 февральдә аны Г.Камал исемендәге театрда Бөтендөнья Татар конгрессы оештырган «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби бәйгенең гала-концертына килүчеләр күрә алачак, 16 сы исә шунда ук студентларның «Җәлил» исемле мюзиклын тамаша кылырга килүчеләр танышыр. Аннары күргәзмә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар факультеты урнашкан бинада эшләячәк, чөнки 25-27 февральдә биредә «Җәлил укулары» конференциясе уздырыла. Быел каһарман-шагыйрьнең 120 еллыгы уңаеннан Филология институты һәм ТР Милли музее оештырган әлеге чара тагын да колачлырак оештырыла. Анда Казан, Татарстан мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары вәкилләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар булачак.
Муса Җәлил музее каршында озак еллар «Кызыл ромашка» клубы эшләп килә. Аның утырышлары өч айга бер тапкыр уза. Быел беренче утырыш 115 еллыгы уңаеннан Муса Җәлилнең дусты, иҗатташы композитор Нәҗип Җиһановка багышланган иде. Аларның бергәләп «Алтынчәч», «Илдар» операларын иҗат иткәннәрен беләбез. Муса Җәлилнең вафатыннан соң исә композитор «Шагыйрь», «Җәлил» операларын иҗат итә, «Җәлил» операсы бүген дә театрыбызда башкарыла, аны яздырып үзәк телевидениедән дә күрсәттеләр. Клубның киләсе утырышы апрельдә 85 яшьлеге уңаеннан Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска багышланачак. 25 августта «Хәтер яктысы» дип исемләнгән тагын бер утырыш булып дип көтелә. (12+)
МӘДӘНИ ЧАРАЛАРГА БАЙ АЙ
13 февральдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» Бөтенроссия әдәби-музыкаль фестиваленең концерты үтә (12+). Анда, быелгы лауреатлардан тыш, үткән дүрт фестивальнең лауреатлары чыгышы да көтелә. Билгеле булганча, әлеге чараны каһарманшагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева башлап җибәргән иде, һәм быел аның беренче юбилее – бишьеллыгы – Муса Җәлилнең 120 еллыгына туры килде. Анда шулай ук шагыйрьнең оныкчыгы скрипкачы Елизавета Малышева-Җәлилнең катнашуы көтелә. Кунак буларак җырчы Илүсә Хуҗина һәм композитор Миләүшә Хәйруллина чакырулы. Программада – татар, рус, чит ил композиторлары әсәрләре һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрнең әсәрләре. Бу фестиваль республикабыз Хөкүмәте ярдәме белән уза.
15 февральдә исә ТР Милли музеенда «Төп нөсхә көне»нә килүчеләр Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н күрә алачак. Анда Чулпан Муса кызы Җәлилова да килергә тиеш.
Ел саен 21 февральдә халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә торган Туган телләр көне уңаеннан 19 февральдә Болгар Ислам академиясендә студентларга каһарман-шагыйрьнең тормышы, иҗаты, батырлыгы турында лекция каралган. Февраль буе китапханәләрдә дә күп чаралар тәкъдим ителәчәк. Әйтик, Р.Миңнуллин исемендәге республика балалар һәм Казанның үзәк китапханәләрендә Муса Җәлил, аның музее, истәлекле ядкәр-экспонатлар турында чыгышлар булачак.
Музейның халыкара мәйданда каһарман-шагыйрьнең исемен таныту эшен алып баруы аеруча сөенечле. Шушы көннәрдә генә, мәсәлән, Казахстанның Сәмәй шәһәрендәге Абай исемендәге китапханәсендә безнең муеебез һәм Милли китапханәбез катнашында онлайн-конференция узган иде. Анда китап укучылар да, милләттәшләребез дә, гомумән, кызыксынып килүче һәркем каһарман-шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныша алды. ТР Милли китапханәсе вәкилләре әдипнең нинди китаплары саклануы, әсәрләре нинди телләргә тәрҗемә ителүе турында бик тәфсилләп сөйләгәннән соң, ике як та ялкынланып Муса Җәлил шигырьләрен укыды.
9 Май – Бөек Җиңү көне ничек инде Муса Җәлил музее катнашыннан башка узсын?! Музей бу бәйрәм көнне төрле чаралар белән гөрләп торачак әлбәттә.
Шөкер, музейга ярдәм итүче яшьләребез күп. Мәсәлән, озак еллар Казан театр көллияте студентлары белән хезмәттәшлек дәвам итә. Казан федераль университетының татар филологиясе факультеты студентлары еш кунак була. И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укучылары шулай ук музей чараларында бик теләп катнаша. Узган елдан бирле Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары шагыйрь, аның көрәштәшләрен, дусларын зурлау чараларына үз өлешен кертә. Мәсәлән, Нәҗип Җиһановка багышланган кичәдә шундый матур итеп музыка башкардылар ки, аны ишеткәннәр бүген дә сокланып сөйли. Гомумән, татар мәктәпләре, гимназияләр, югары уку йортлары белән эш бик җанлы алып барыла. Чараларның башлыча татарча узуын да искәртик.
ӨМЕТЛӘР ЗУРДАН
Бүген күп музейларда заманча технологияләр ярдәмендә экспозицияләрне тамашачыга кызыклырак итәргә тырышалар. Казанның Муса Җәлил музеенда бу эш ничек куелган соң? Электрон контентсыз игътибарны җәлеп итүе кыен, һәм Җәлил музеенда да яңа технологияләр кулланышка кергән, әлбәттә. Әйтик, музейга килүчеләр «Моабит дәфтәрләре»н электрон рәвештә күрә ала. Тамашачы нинди кәгазьдә язылганын күрү, төрле битләрен ачып карау мөмкинлегенә ия. Шигырьләре янында русчага тәрҗемәләр дә куелган. Иллегә якын шигырь татарча яңгырый да әле. Заманында күренекле артистыбыз Илдус Әхмәтҗанов Татарстан китап нәшрияты өчен шигырьләр яздырган иде. Җәлил музее әлеге язмаларны сорап мөрәҗәгать иткәч, нәшрият бик теләп риза булган. Нәтиҗәдә, Җәлил шигырьләре Илдус Әхмәтҗанов, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, артист Эмиль Талипов башкаруында яңгырый. Аларны олы яшьтәге тамашачы һәм читтән килүчеләр бик яратып, тетрәнеп тыңлый икән. Олы яшьтәгеләр яшьлек елларын, мәктәп чорын исләренә төшерсә, читтәгеләр татар теленең матур яңгырашына мөккибән була, ди. Грант отып, Муса Җәлил 1936 елдан башлап үз куллары белән җыйган фотоальбомны электрон рәвешкә китерә аганнар. Аның төп нөсхәсе ТР Милли музеенда саклана, Муса Җәлил музеенда – күчермәсе генә. Әмма аны да ачып карап булмый бит, пыяла астында тора ул. Хәзер исә теләгән һәркем фотоларны озаклап карау мөмкинлегенә ия. Әмма бу электрон фотоальбом куелганга да инде 8 ел була. Дөрес, әле 11 кормашчы-җәлилчене бер-бер артлы күрсәтә торган электрон фоторамка бар. Һәм шуның белән шул дияргә мөмкин. Электрон контентның күп булмавы әйбәтрәктер дә әле бәлки. Бөтен нәрсә электрон форматка күчеп бетсә, шагыйрь музееның асылын, җанын югалту да бар ич. Шулай да исеме бөтен илгә яңгыраган Муса Җәлилнең музее өчен заман дәрәҗәсендәге яңалыклар кирәк, әлбәттә. Һәм капиталь ремонт үткәрү сорала, чөнки күргәзмә залындагы «Шигърият, мәхәббәт һәм сугыш» дип исемләнгән экспозиция 2007 елдан бирле эшли икән. 125 еллыкка, ремонтка ябылып торганнан соң, яңа экспозиция белән ачылырбыз, бәлки, дип өметләнеп тора музей хезмәткәрләре. Мемориаль өлешне үзгәрешсез саклаган хәлдә, әлбәттә.
Чит илләрдән килүчеләрнең аз булуы гына бераз кәефне кыра. Заманында музейда Кытайдан төркемнәр булып киткән. А.Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университетыннан (КАИ) чит ил студентларын төркем-төркем алып килгәлиләр икән әле. Россия төбәкләреннән исә Җәлил тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучылар күп, диләр. Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбургтан даими килеп торалар. Санкт-Петербургтан аерым гаиләләр музеебызда кунак була. Март ахырына Коми Республикасыннан килергә теләк белдергәннәр. Аннары – Севастопольдән ике төркем. Кыскасы, музейда эш туктап торганы юк. Ничек өлгерәләрдер?! Элеккеге директор, музейны 30 елдан артык җитәкләгән Нәзирә Газиз кызы Фәттахова, егерме биш ел эшен яратып эшләүче Ләйсән Фәндияр кызы Харрасова, фондларны саклаучы тагын бер хезмәткәр һәм шуның белән шул. Күптән түгел музейга яңа җитәкче билгеләнде. Ленария Радик кызы Мөслимова Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яшьләр белән эшләп тәҗрибә туплаган кеше буларак биредә дә уңышлы хезмәт итәр дип ышанасы килә.
Башка илләрдән кунаклар килсә, музейда «Җырларым» шигыре 24 телгә тәрҗемә ителгән җыентык та бар. Шигырьләрнең төрек теленә тәрҗемәләре, Оренбургта нәшер ителгән татар, рус, алман, инглиз телләрендә шигырьләр тупланган басма игътибарны җәлеп итә. Ә менә үткән ел Германиядә яшәүче милләттәшебез Венера Вәгыйзова «Җырларым» шигыренең инглиз теленә тәрҗемәсен сорагач, таба алмаганнар
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала