Врач бүлмәсендә сөйләшү
Сырхау әби улы белән
Район «бульнисенә» килгән.
Врач әйткән:
— Әби, бирешмә — әле бит
Куркырлык түгел хәлең бик,
Кичен танцыга йөрерлек,
Кияүгә тотып бирерлек.
Улы әйткән:
— Арттырасыз инде анысын:
Карагыз сез аның чәчен –
Кара бөртек табалмассың.
Әби әйткән:
- Тик утыр, улым, сөйләшмә
Врачтан узып син, яме.
Кайсыгыз соң белә күбрәк -
Син мәллә, врач беләме?
1968
Фото: pixabay
Район «бульнисенә» килгән.
Врач әйткән:
— Әби, бирешмә — әле бит
Куркырлык түгел хәлең бик,
Кичен танцыга йөрерлек,
Кияүгә тотып бирерлек.
Улы әйткән:
— Арттырасыз инде анысын:
Карагыз сез аның чәчен –
Кара бөртек табалмассың.
Әби әйткән:
- Тик утыр, улым, сөйләшмә
Врачтан узып син, яме.
Кайсыгыз соң белә күбрәк -
Син мәллә, врач беләме?
1968
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА