Ул якта сагыну нәкъ синең төсеңдә -Кырыс та, назлы да...Кимеми, көчендә.Сүзләргә саркылып,Әйләнми төчегә,Үпкәндә,Син кайтып,Күзләрем көлсенгә. Бу якта сагынуАй булып мөлдери,Явалар хатларыңКөн дими, т...
Ул якта сагыну нәкъ синең төсеңдә -
Кырыс та, назлы да...
Кимеми, көчендә.
Сүзләргә саркылып,
Әйләнми төчегә,
Үпкәндә,
Син кайтып,
Күзләрем көлсенгә.
Бу якта сагыну
Ай булып мөлдери,
Явалар хатларың
Көн дими, төн дими:
- Cуытты...
Һәм яңгыр
Дөньяны сөремли...
Шуңамы...
Таулардан болан да йөгерми...
Бар шундый тыюлык
Йөрәгең түрендә -
Ачса да келәсен,
Үтәлми беркем дә...
Кешеләр йокыга
Оегач...
Чык төшкәч...
Очрашыйк.
Бүген дә.
Луиза Янсуар
Фото: pixabay
Кырыс та, назлы да...
Кимеми, көчендә.
Сүзләргә саркылып,
Әйләнми төчегә,
Үпкәндә,
Син кайтып,
Күзләрем көлсенгә.
Бу якта сагыну
Ай булып мөлдери,
Явалар хатларың
Көн дими, төн дими:
- Cуытты...
Һәм яңгыр
Дөньяны сөремли...
Шуңамы...
Таулардан болан да йөгерми...
Бар шундый тыюлык
Йөрәгең түрендә -
Ачса да келәсен,
Үтәлми беркем дә...
Кешеләр йокыга
Оегач...
Чык төшкәч...
Очрашыйк.
Бүген дә.
Луиза Янсуар
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала