Әдәби мирас Уку өчен 48 минут

«ТУКАЙГА КАЙТУ»

(Поэма-эскиз)

 

 

 Мин туялмам җырлап үз халкымны,

Мин туялмам җырлап Тукайны.

 

 

 

Дога

 

Бисмиллаһиир рахмәәниир рахиим!

Уң булсын эшләрем, саф булсын йөрәгем!

 

Дау бара дөньяда... Яу барган илләрдә

Орышлар тын калсын, кырышлар туктасын;

Галәмнән – каләмгә, җилләрдән гөлләргә

Аклыклар бөркелсен – сәламнәр укталсын!

 

 

***

Кабуллардан булса иде

Ниятем – хыял-аһым:

Башлыйм Синең исмең белән –

Разый бул, и Аллаһым!

 

 

 

Акрокереш сүз

 

Гасабилы уйлар, шомлы бимазалар

Аңны җилтерәтә, йолкый, тинтерәтә...

Бар тереклек иңри, илләр ыңгыраша,

Дөнья яна – гүя Күкләр нидер әйтә...

 

Умырыла көннәр... Җиһан кыл өстендә...

Ләүхүлмәхфүз ни ди?.. Әйтче, Күк китабы!

Ләгънәт орыйм кемгә, бәхет сорыйм кемгә? –

Акылсызлык үрли, дөрли Күкерт тавы.

 

Тәшвишләнәм, тәкъсир... Ни дип әйтә тәкъдир?

Умач-умач уйлар кайный баш миемдә;

Кояш корымланган, аем кызылланган...

Азмы алпар ирләр янды яшь көенчә?!

 

Йокысызлык төне... Башым тәмам түнеп,

Гаҗизлектән сулып, зар-интизар булып,

Аллаһыма гына нык ышанган хәлдә,

Куәтләнеп кинәт, барын сизәр булып,

 

Алга таба атлыйм – еллар гизәр булып...

Йолдыз чүпләп җирдән, шундук айга атам.

Таянычым – Аллаһ, юанычым – шигырь;

Уйлар тынгы бирми... Мин Тукайга кайтам!..

 

 

 

***

 

Гәҗит-журнал, язу-сызу,

Чутсыз эшләр, чаралар... –

Агай-эне шушыннан да

Кемлегемне чамалар.

 

Кырыкмаса кырык эшнең

Читкә куеп барысын;

Хәтеремне иптәш итеп,

Юлга чыгып барышым.

 

Сәфәр – җитди. Бу турыда

Алдан кат-кат уйладым:

Үткәннәргә баруым бу –

Тукайга кайтуларым!

 

 

 

«Болгар» кунакханәсе

(9-12 февраль, 2026 ел)

 

Болгавыр заманнар... Болгана дөньялар...

Оеткы салынган... Камырлар кабара...

Ләхетләр алына, убыла тәхетләр...

Гаугадан аралап, их, тынлык табарга!

 

Кыш йөри урамда ак шәлен уранып...

Зилзилә җил дулый, тузына бураны.

 

Ничәмә көн рәттән өзлексез ява кар:

Кемгәдер – җәфа кар, кемгәдер – дәва кар...

 

...Йортларны, юлларны – Казанны кар басты;

Меңләгән кар көрте – гүя мең албасты.

 

Ә бүген – яумый кар, арыган бичара.

Февраль кояшы – язгамы ишарә?!

 

Күп калмый мартка да, аннары – апрель, май...

Бүген бик борчылсаң, иртәгә шат елмай!

 

Сүз башым Шүрәле иде бит дигәндәй...

Кузгалыйк юлга дип, – вакыт-җай тигәндә,

 

Тормышка ашырып күптәнге теләкне

(Тукайның халәтен аңларга теләпме),

 

Урнаштык «Болгар»га... без икәү (уй да мин):

Уй йөртә кешене, шуңамы: уйда мин.

 

Артымда – үткәннәр, алдымда – бүгенем:

Раритет бүлмәгә ашкынды күңелем.

 

Киләмен, керәмен – китереп рәвешен...

Тумбочка һәм өстәл. Идәндә – кәвешем...

 

Лампочка, картина, карават, урындык,

Шифоньер бар тагын – башкага урын юк.

 

Диварда көзге бар. Көзгедә – бит-йөзем.

Тукайча булсын дип теләдем бит үзем.

 

Нәкъ Тукай нумеры ук түгел – үзгәрәк,

Җылы бар, ванна бар... Сәгать бар – түгәрәк...

 

Бүлмәмдә яталар «тавык күк кытаклап»:

Китаплар, китаплар һәм янә китаплар...

 

Әйтергә онытып торамын түгелме:

Бу – башка, бу – «Болгар» отеле – бүгенге!

 

...Ниһаять, и Раббым, тын калды бар хәят!

Агылды шулвакыт борынгы “Тәфтиләү” –

Кабынган ноутбук... Тын бүлмә. Ак күлмәк.

Хәстәрле дөньямда сүз эзләп мәш киләм...

 

 

 

Кушлавыч

(26 апрель, 1886 ел)

 

...Явыз Иван Казанны басып алгач, йорт-җирләре яндырылып, туган туфрагыннан куптарылып куылган халык, интегеп, безнең якларга да килеп чыккан. Иске Җөлби белән Яңа Җөлби авыллары арасындагы инеш буена – әле хәзер дә «Мичкә бите» дип йөртелә торган яр буена – бу кешеләр, салкыннан котылыр өчен, тиз генә куышлар ясап кергәннәр. «Сез кайсы авылдан?» – дип сорагач: «Без куышлы авылдан, без куышлы авылчылар (кушлавыччылар)», – дип җавап биргәннәр. Тора-бара авыл «Кушлавыч» дип йөртелә башлаган. Кушлавычта Тукаебызның җиде буын мулла бабалары җирләнгән. Кушлавычта Габдулла Тукай туган...

Әнәс Галиев (1920-1996), язучы,
Кушлавычта Тукайларныкы белән
янәшә йортта туып үскән (1980)

 

Җиңел тормыш тәтемәгән

Беркайчан да бабайларга.

Нужа йөге күчә барган

Әтиләргә, малайларга...

 

Тормыш – ормыш, дип зерәгә

Әйтмәгән шул борынгылар...

Авылларны ут ялмаган,

Калган бары корым гына.

 

Сынау арты сынау килгән:

Куылганнар, тибелгәннәр,

Бәхет эзләп, куыш эзләп,

Бар дөньяга сибелгәннәр...

 

Бабаларым бирешмәгән,

Кирәк булса, салда барган.

Кагылса да, сугылса да,

Туктамаган – алга барган.

 

Күз кызыккан урын табып,

Матур гына куыш корган.

Тернәкләп киткәч кенә,

Зәхмәт килгән, сугыш кырган...

 

Минем газиз бабаларым

Барыбер дә исән калган.

Кушлавычка, Өчилегә,

Йә Кырлайга нигез салган...

 

...Яратканнар Кушлавычның

Җирен, суын, табигатен...

Төпләнгәннәр, эшләгәннәр,

Яшәгәннәр табып рәтен.

 

Бәхет кошы гына, никтер,

Койрыгыннан тоттырмаган...

Күп нәрсәдә оттырса да,

Бер әйбердә оттырмаган:

Аллаһының әмере илә

(Биргән төсле кояш, айны),

Бөек татар дөньясына

Бүләк иткән ул Тукайны!

 

Габдуллаҗан дип теркәлгән

Метрикәдә исем-аты.

Габдуллаҗан – Аллаһ колы,

Апуш булган кушаматы.

 

 

 

***

Күкләр пышылдады колагына:

«Милләтеңә лаек ир бул!»

...Шагыйрьгә җан иңгән авыл,

Кендек каны тамган җир бу.

 

 

 

Өчиле

 

(Декабрь, 1886 ел – декабрь, 1888 ел; март-апрель, 1890 ел; 1892-1893 еллар; декабрь, 1911 – март, 1912 ел)

Өчиле (элек аны Кече Бирәзә дип тә йөрткәннәр) – Тукайның әнисе ягыннан бабасы, төп чыгышы Барда янындагы Каҗмакты авылыннан булган Зиннәтулла хәзрәтне, Кышкар мәдрәсәсен тәмалаганнан соң, үзенә сыендырган авыл, Шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә шушы авылда дөньяга килә. Г.Тукайның үз гомерендә биредә дүрт мәртәбә булганы билгеле.

 

 

Табигатьнең матурлыгын, ә халкының чырышлыгын –

Тәвәккәллек-үҗәтлеген, чик-чамасыз тырышлыгын

Әйтми үтү һич ярамас бу авылның – Өчиленең

(Телдә йөргән риваятьтә* сөйләнгәчә – Үчиленең).

Нәкъ биредә Мәмдүдәнең – Габдуллаҗан әнкәсенең

Туганлыгын, кияү булып йөргәнлеген әткәсенең;

Үскәч олуг Тукай булып танылачак нарасыйның

Хәтерендә калганлыгын күпме күңел ярасының;

Шәфкатьсезлек, мохтаҗлык һәм юклык белән сыналганын,

Рәхимсезлек, ятимлек һәм ачлык белән кыйналганын;

Чәчәк белән авырганын, хасталыклар кичергәнен,

Язмыш аңа авырлык һәм күп кыенлык эчергәнен;

Ачы хәсрәт арттан калмый гел ияреп йөргәнлеген,

Зиннәтулла хәзрәтнең дә кайгы, михнәт күргәнлеген;

Гаиләсендә Габдулланы кырыс караш өткәнлеген,

Байтак еллар үткәнлеген, сырхау килеп җиткәнлеген:

Кәбир мулла гаиләсендә сихәтләнеп киткәнлеген –

Гаилә, авыл һәм табигать аны бик тә үз иткәнен,

Җылы өйдә һәр иртәне яңа сауган сөт эчкәнен,

Хаста килеш, җае чыгып, илһамланып алганлыгын –

Җөрьәт итеп, унөч-ундүрт шигъри әсәр язганлыгын

Һәм шулай ук тагын, тагын күп нәрсәләр белгән хәлдә,

Аллаһ үзе барысын да күреп тора, дигән мәлдә,

Горуранә ихтирамлык сибеп нурлы йөзебезгә,

Өчилене искә алып үтү лязем бүген безгә.

 

 

 

***

Өчиле ул – Габдулланың сулкылдавы,

Канатланып талпынуы Мәмдүдәнең...

Бәгырьдәге һич төзәлмәс җәрәхәтләр

Сулкылдар гел... мәңге сызлар... мәңге әрнер…

 

 

*Зәкия Рәсүлова Өчиле авылында яшәүче Камилә Габделгани кызыннан (оныгы – халык иҗаты буенча белгеч, мифолог, шагыйрь Әнәс Кариның кызы – Ләйсән Кариева) язып алган риваятьтә Өчиле авылында атлар асраулары, кымыз ясаулары, бер кара айгырның Сабан туенда катнашып дан казануы, ул чабышкыны төнлә бер Шүрәле чаптырып-әлсерәтеп интектерүе, ат хуҗасының әлеге Шүрәлене тотуы, авыл халкының Шүрәлене бик каты кыйнавы, Шүрәленең исә: «Авылыгыз алты йорттан арт­масын, җиде йортка җитмәсен!» – дип каргавы, шушы вакыйгадан соң авылның, «үчле ил, ягъни үч иле»ннән ясалып, Үчиле булып китүе ихтималы бәян ителә.

 

 

Кырлай

(XVII йөз ахыры-XVIII йөз башында нигез салынган бу авылда Тукай 1892-1894 елларда Сәгъди абзый Салихов йортында яшәп ала)

 

«Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр...»

 

«Гәрчә анда тугъмасам да» мин дә бит булган идем,

Бер күрүдә, мәмнүн булып, күңелем тулган иде.

 

Кырлай дибез... Кырлай бит ул – нурлар “сачылган” урын,

Тукайның бу зур дөньяга күзе ачылган урын.

 

Кырлай бит ул – Габдулланың битеннән тамган тир дә;

Абыстайда «Иман шарты»н, аять укыган җир дә.

 

Киндер суккан, иген иккән, гомер иткән җир дә ул...

Алат юлы, Ия суы, күңел откан җыр да ул.

 

Кырлай бит ул – мәдрәсә һәм моңлы авыл көе дә,

Борадәр мулла Фәйзерахман, Сәгъди абзый өе дә.

 

Кырлай җире – «Зөһрә әни», Маһруй абыстай да ул,

Тукай әсәренә кергән Шүрәле-албасты да ул.

 

Кырлай бит ул – тешкә сирәк тигән шикәр-шакмак та,

Сабантуйда Апуш җырлап йөргән җыру-такмак та:

 

«Болынлыкка бөркет килгән,

Куркытадыр казларны,

Кызыл билле ак перәннек

Кызыктыра кызларны...»

 

 

 

Җаек

(1895-1907 еллар)

 

«Күрәсен күрми, гүргә керми» дип җырлана җырларда,

Язган икән Апушка да йөрү төрле җирләрдә.

 

Бәдри абзый бүләгедер – бишмәт, ката һәм бүрек...

Көтелмәгән зур куаныч булды аңа һәрбере.

 

(Бәлки кайтып карармын дип, иске бүркен, яшь илә,

Кушлавычта калдыра ул – очырмага яшерә.)

 

Ул Алты-биш Сапый1 белән Казаннардан кузгалыр –

Чыпталы чана өстендә Җаекларга юл алыр.

 

Гомер буе онытмас ул шул сәфәрне, ак кышны –

Унсигез көнлек озын юл җанын талкыр Апушның.

 

Җелеккә төшкән суыклар юлдаш булыр үлгәнче –

Җырдагыча итеп әйтсәк: кара гүргә кергәнче.

 

Кайда да шул: кочак җәеп, көтеп тормый беркем дә.

Сынауларсыз, сагышларсыз үтми аның бер көн дә.

 

Какмаса да, сукмаса да, екмаса да бу Җаек,

Анда үткән гомерләрен хәерлегә юраек.

 

«Мәдрәсәи Мотыйгыя»... Такта бишек – ятагы2...

Ярый әле шәкерт дуслар һәм китаплар бар тагын.

 

Дин сабагы... Изге Коръән һәм «Тәгълимес-салатен»...

Тырыш Габдулланың көн дә ачыладыр сәләте.

 

Укудан буш чакларында җырлап йөрер иде ул,

Халык көен, халык җырын хәйран белер иде ул:

 

«Җилбер-җилбер йөргән чакта,

Җил ачадыр куенымны;

Күңелсез чакта җырласаң,

Җыр ачадыр күңлемне...»

 

Кулъязма газета, журнал һәм... өр-яңа шөгыле:

«Әлгасрелҗәдид»тә чыга аның тәүге шигыре...

 

 

 

***

Бик күпләргә бирелмәгән

үткәннәрне,

киләчәкне сагыну...

Җаек – Тукай иҗатының,

бөреләнеп,

яфрак ярган чагы ул.

 

1Җаектан килгән кеше. «Җаекдан мине алырга килүче «Алты-биш Сапый» дигән кеше...» (Г.Тукай истәлегеннән).

2«Тукай мәдрәсәдә укыган дәверендә, башка шәкертләр кебек, җәйләрен казакъ арасына чыгып йөрмәде. Ул кышын, җәен мәдрәсәдә ята; аның ялгыз калган вакытлары да була иде. Җәй көннәрендә Тукай, кандаладан качар өчен, тактадан бишек ясап, мәдрәсә уртасына элә дә шунда тирбәнеп йоклый иде...» (Шагыйрьнең шәриге Шәриф Каюмов истәлегеннән).

 

 

 

Күгелҗем күзлек

(Казан, 1907 ел)

 

...ишектән бер кеше килеп керде. Башында начар гына кепка, аягында искерәк итек, итек өстеннән чалбарын чыгарган,
күгелҗем пыялалы күзлек кигән...

Вафа Бәхтияров истәлегеннән

 

 

Күгелҗем күзлек, күгелҗем күзлек...

Юк, кара түгел, һич кара түгел.

Карасу зәңгәр, зәңгәрсу кара –

Тик кара түгел, һич кара түгел.

Күгелҗем күзлек, күгелҗем күзлек...

Йөз яшерәм дип түгел, һич түгел,

Күз яшерәм дип, киелгән күзлек...

Тиктомал түгел, һич алай түгел,

Бер сәбәп белән киелгән күзлек,

Зур сәбәп белән киелгән күзлек! –

Шагыйрь күзендә ак тап бар ласа –

Ияреп килгән балачак аша –

Имче карчыктан хәтәр истәлек1...

Һай ул хәтәр көн... Истә, истә бик!

 

 

1Г.Тукайның журналист Гариф Латыйповка сөйләгәненнән: «Кечкенә чагымда, Яңа Бистәдә мине тәрбиягә алган Мөхәммәтвәли гаиләсендә торганда, күзләрем бик авырта башлады. Мине врачка күрсәтүче булмады. Тик бер им-том итүче карчыкка күрсәттеләр. Ул шикәрне чүкеч белән ваклады да минем күзләремә салды. Шуннан соң күзләрем бигрәк тә авырта башлады. Чак кына сукыраймыйча калдым. Шуннан бер күземә ак төшеп калды...»

 

 

 

Милләтем

 

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

Г.Тукай

 

 

Какканны вә сукканны бик күп күтәрдең син ятим?!

И Тукайҗан, ахыр сине зурлады бит милләтең.

 

«Безнең милләт үлгәнме соң, әллә йоклаганмы?» – дисең?

Ышан: һушсыз яткан шул милләтең җыяр беркөн исен.

 

Уяныр ул, баш калкытыр, һушын җыеп, торып китәр,

Юлындагы төрле милли киртәләрне орып үтәр.

 

Зур-зур эшләр башкарыр ул, әүвәлгечә чәчәр, урыр...

Вак вә мескен халык булмый... Хак әйтәсең: халык зур ул!

 

Ник тормасын милләт, ник бармасын авырлыкны ерып –

Бар дөньяда данлы-шанлы исем-аты була торып!

 

 

 

 

Таныш түгел туташка

(Г.Тукайның язылмаган шигыре)

Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну!

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Г.Тукай

 

Тукайның, Зәйтүнәдән тыш та, байтак кыз-туташка, мәсәлән, Уральскида (Җаекта) чакта – Гаделбану исемле кызга («Ай җанашым Гаделбану! Кайда миңа сезне алу?..») гыйшык тотканлыгы билгеле. Гариф Латыйпов истәлегеннән: «Укучылардан аңа һәрвакыт хатлар килә иде... Көннәрнең берсендә Тукай чит шәһәрдәге бер кыздан хат алганлыгын сөйләде. Бу кыз... аңа гомерлек юлдаш булырга (кияүгә чыгарга) теләгәнлеген дә аңлаткан һәм үзенең рәсемнәрен дә җибәргән. Бик сөйкемле генә кыз иде. Тукай бу турыда дулкынланып болай диде:

– Номерда торудан туеп беттем инде. Әгәр дә өйләнсәм, квартирада торыр идем. Ләкин бу арада сәламәтлегем начарланды әле. Терелсәм, бу кызга җавап язарга да ярый, – диде...»

 

 

 

И туташ, и җаным-җанашым, кайда сез?

Сез диеп янамын – су сибү файдасыз!

 

Моңарчы бу кадәр булмады сөйгәнем...

Валлаһи, булмады янганым, көйгәнем!

 

Ак өмет илә мин карыймын көннәргә,

Яктырып, шатланып, керәмен төннәргә.

 

Кавышу мизгелен көтәмен зар булып,

Яшәрбез төсле без бик матур пар булып.

 

Белсәңче, бу көнем шулкадәр сөйкемле,

Балкыймын күктәге ай, кояш шикелле.

 

Йөзәмен хыялый вә татлы диңгездә,

Андагы искиткеч гүзәллек тиң сезгә!

 

Сөюнең тоямын гыйззәтен нихәтлек,

Күңлемә оялый ләззәти сихәтлек.

 

И гүзәл, үлепләр сагындым сезләрне! –

И Аллаһ, якынайт, парлы ит безләрне!

 

Шулай дип яздым да... Аһ, кичер, сөйкемлем...

Мин артык хисләнеп җибәрдем шикелле.

 

Онытып җибәрдем үземнең хәлемне –

Шактый ук йончылган, арылган мәлемне.

 

Бу ара сырхаулап, хасталык итәмен,

Терелсәм, һичшиксез, бер хәбәр итәрмен.

 

Сез минем күңлемне торасыз тартып гел....

Аһ, кичер... Мин каушыйм... Сүзләрем артыктыр...

 

Бу хәтле... бу тиклем... сөймәдем һичкемне...

Аллаһым, хәерле ит мәнем гыйшкымны!

 

Әгәр дә хәерле кылмасаң, и Раббым,

Ни диим... мин чынлап... хыялда... Яраттым!

 

 

 

Гөбәдия

(Шаяру катыш)

 

Фатыйма дигән бер туташ Тукай да катнашкан бер мәҗлескә өстенә «Габдулла» дип камыр белән язылган гөбәдия алып килә. Тукай, әлеге күчтәнәч-бүләкне күрүгә, мондый экспромт шигырь әйтә:

Бүләк килгән гөбәдия капкачында,

Бисмилла дип керә торган капкасында;

Ике исем нәкышьләнгән камыр белән,

Әйтерсең лә язган алтын тамыр белән.

Г.Тукай

 

 

Татарымның шаһ тәгамы – бәлеш булса,

Чәй янында солтан ризык – гөбәдия.

«Габдулла» дип, камыр белән нәкышьләнеып,

Тукайҗанга бүләк булган гөл-һәдия.

 

(Минле мәҗлескә дә шундый бүләк килсә,

Һәм ул бүләк мин фәкыйрьгә эләкдисә,

Шатлыгымнан әллә нишләп бетәр идем! –

Мин дә шундук шигырь әйтеп үтәр идем...)

 

Кемдер әйтер:

– Бармы шундый лаек шагыйрь?

Шул бүләкне кабул итәр аек шәп ир?

– Бар, – диярмен. – Ул – мин! – диям. – Тач шул кеше!

...Ә хатыным – шул бүләкне пешерүче.

 

 

 

Төшенкелек

 

Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?

Г.Тукай

 

Иртә вә кич уйлап ятсам бүгенемне,

Төшенкелек биләп ала күңелемне.

 

Җырлыйм мин дә, тик тыңлыймы халкым мине?

Инде сүнеп бетмәдеме ялкын, димен?!

 

Өмет итәм, халык сөяр җырларымны,

Шигырьдәге иркен, азат кырларымны.

 

Җырлыйм, зурлыйм – халкым мәңге яшәсен дип,

Дөнья күкләрендә күкрәп яшьнәсен дип!

 

 

 

Бүкән

(Шаяру катыш)

 

Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән,

Язалмас моны бүкәннән бүтән.

Г.Тукай

 

Шигърият ул – чүп баскан түтәл, дип,

Шул чүпне утаган түтәң, дип,

Тукай күк, кыланып, яздым мин, бүкән –

Язалмас моны башкалар бүтән, дип.

 

 

«Болгар» һәм «Амур» нумерлары  

(1907-1911 елларда – «Болгар» нумерларында, 1912 елдан, Клячкин хастаханәсенә киткәнчегә тиклем, Г.Тукай «Амур»ның кунакханә итеп яңартылган нумерларында яши)

 

Бәндәләрнең дөньяларда

Катмарлыдыр гомер юлы:

Берәү яши ава-түнә,

Кемдер чаба томырылып!

 

Төрле яклап интектерә

Язмыш, сынау дигәннәре:

Ятып кала – бирешкәне,

Ава – башын игәннәре.

 

Тик аумый да, бирешми дә

Халкын, илен сөйгәннәре –

Алга барган сынауларны

Баш аркылы чөйгәннәре!

 

Тукай – менә шул кавемнән,

Зур сынаулар кичкән ул да;

Мөхәммәдьяр, Кол Гали күк

Тарихларга күчкән ул да...

 

«Болгар», «Амур» –

Тукайҗанның

Яшәп алган нумерлары;

Туңа-туңа иҗат иткән –

Сүнеп барган гомерләре...

 

Түзә-түзә гомер сөргән,

Яна-яна газап чиккән:

Ертык үпкә белән яшәп,

Килеп җиткән ахыр чиккә...

 

Учлап йотып аспиринны...

«Даруланып» алган чакта –

Кымыз эчкән – сихәтләнеп,

Аруланып алган чакта,

 

Канатланып куйган җаны –

Өметләнгән көләч көнгә,

Тик... Йа Хода!.. Соңгы йорты! –

Барып кергән Клячкинга…

 

 

 

Клячкин хастаханәсе

(Вафат көне: 2 (15) апрель, 1913 ел)

 

Соңгы тукталыш бу – җанның соңгы талпынуы,

Хәлсез, көчсез тәннең соң мәртәбә калкынуы...

 

Соңгы станса... зәгыйфь өметсезлек... сукыр якты...

Әҗәл дигәннәре тотты тәки – сугып екты.

 

Сизми түгел, бетеп килә гомер филтәсе дә...

Бәлки инде күрә алмас иртәгәнең иртәсен дә...!

 

Дуслар килә, шөкер... Шиһап Әхмәр, Гыйльми Шәрәф...

Кайберәүләр генә, никтер, йөри килмичәрәк.

 

Килер Фатих... Килми калмас Әхмәт Хәсәни дә...

Соңгы нокта куйды кичә... соңгы... әсәренә...

 

Калыр бар да... Калыр – иҗат белән шаулы көннәр...

Калыр – сурәткә эләккән... Өчиледән килгән мендәр…

 

 

 

Тукайча яшим, дип...

 

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

Г.Тукай

 

 

Җиңеллек эзләмим:

Һәрвакыт иңдә йөк.

Пакьлим, дип, дөньяны

Тырышам мин дә бит.

Халкым, дип, милләт, дип

Туган тел, дип яшим.

Бик авыр мәлләрдә

Вөҗданым – иптәшем.

 

Җаныма тисәләр,

Кабынам ут булып.

Тартылам җәядәй,

Атылам ук булып.

 

Татарча һәр иртәм –

Хөр итәм үземчә:

Бисмилла, оныклар,

Күрәгә, йөзем, чәй.

 

Дөньяны пакьлим, дип

Үземчә тырышам.

Аллага шөкер, дим,

Канәгать тормыштан.

 

Бик күпләр шикелле

«Акча!», дип шашмамым.

Беркайчан беркемнең

Үпмәмем башмагын!

 

Бик авыр чакта да

Күрсәтмәм күз яшен.

Яшәмәм һичкайчан

Һичкемнән көнләшеп.

 

Әгәр дә кирәксә,

Әйтермен бер көнне:

– Аллаһка шөкер, – дип, –

Сатмадым беркемне!

 

Пакьлим, дип, дөньяны

Тырышам мин дә бик...

...Авырлык эзләмим –

Һәрвакыт иңдә йөк.

 

 

 

Бишмәтеннән чыктым Тукайның

 

Көне буе тел очымда –

«Тәфтиләү» вә «Зиләйлүк»:

Сүнеп барган өметемне

Дөрләтәсем килә бик!

 

 

Толстойда минем һич эшем юк,

Пушкинда да минем юк кайгым...

Дөньядагы барлык бөектән дә

Бөегрәк минем Тукаем!

 

Сүз булсынга сөйләү түгел бер дә, 

Һич әйткәнем түгел сүз юктан...

Бөекләр – күп, Тукай – берәү.

Миңа

Мең мәртәбә якын, үз – Тукай!

 

Гоголь булса ни дә, Лермонтов ни –

Аермасы миңа  юк аның... 

Мин Гогольнең шинеленнән түгел,

Бишмәтеннән чыктым Тукайның!

 

Шигырь итеп ятлыйм бу дөньяны –

Көй отамын көн дә, сүз отам...

Шигырь – догам, Тукай – кыйблам минем...

Мин Тукайга карап йөз тотам!

 

Башка халыкларга  катышым юк,

Бүтән милләтләрдә  юк кайгым...

Мин туялмам җырлап үз халкымны,

Мин туялмам җырлап Тукайны!

 

«Мин әле кая барам? – дип дәшәм. –

Безнең, – димен, – барыр  юл кайда?»

Юк, үткәнен түгел, татарымның

Киләчәген эзлим Тукайдан!

 

Хәбәр көтмим ерак йолдызлардан,

Юк кояшта эшем, юк айда...

...Мәңгелеккә кайтып бара идем,

Тукталасы иттем Тукайда.

 

 

9 февраль-9 март, 2026 ел

 

-------------------------

Ләбиб Леронның «Тукайга кайту» поэма-эскизы авторның үз укуында Татарстан радиосында яңгырады. «Мәдәни җомга» укучыларына аның аудиоязмасын тыңларга тәкъдим итәбез. 12+

 

 

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи