Шагыйрьнең сере нидә?
Салих Баттал белән Такташ Казан урамында сөйләшеп йөри икән. Шагыйрьлек турында сүз чыккач, Такташ болай ди:
- Үзенең сөйгән кызына хат язганда һәр обыватель шагыйрь була. Ә менә безнең һәр темага язган шигырь укучы өчен сөйгәненә хат кебек кызык булсын. Шагыйрьнең сере менә шунда!
(Салих Баттал авызыннан. 1974)
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА