Уен күңелле, әмма ул күпләрне ялыктырган иде. Әйләнәләр дә әйләнәләр... Кемнең ни уйлаганын белә торган түгел. Һәр йөздә – битлек. Битлекләр барысы да бертөрле, барысы да матур: апак шома йөз, алсу яңак, кыйгач каш, төз борын, күбәләк канатыдай иреннәр... Уенчыларның барысы да елмая. Дөресе, битлекләр елмая. Күзләр – күңел көзгеләре – битлек артына яшеренгән. Елыймы алар, көләме, әрнүме анда, сагышмы, шатлык яки хәсрәтме – белә торган түгел. Күзләр яшеренгән, алардан канлы яшьләр тамса да күренми. Битлектәге иреннәр елмайгач, күзләр дә елмая төсле.

Уен озакка сузылды. Уенчылар арыды. Әмма беркемнең дә «Җитте, туктыйк» дияргә батырчылыгы җитмәде. Барысы да түгәрәк уртасындагы Төп Уенчыдан курка иде.
Төп Уенчының башында бер генә түгел, дүрт битлек, ә өстендә – бар гәүдәсен аяк йөзенә кадәр каплаган озын кара бөркәнчек. Кыяфәте шомлы, карашы кырыс. Әйе, аның битлеге елмаймый, кашлар җимерек, ирен кысылган. Бу кырыс карашның кайсы мизгелдә кемгә төбәлүен аңлый торган түгел. Чөнки барысы да әйләнә, беркем дә аннан читтә кала алмый.
Әйләнәләр дә әйләнәләр…
«Җитте! Туктагыз!» дигән сүзне Яңа Кеше әйтте. Чит кешеләрнең сүзе һәрчак үтемле була. Хәтта Төп Уенчы да сискәнеп китте. Үзе дә сизмәстән бу кыю сүзләргә буйсынып, уенчыларга туктарга боерды.
Тәртип бозылды. Рәтләр буталды. Уенчылар бер-берсе өстенә егылды. Кемдер кемнедер таптап үтте... Этешә-төртешә, Яңа Кеше янына өелделәр, гаҗәпләнеп аны күзәттеләр.
Чакырылмаган кунак битлексез иде. Аның ачык йөзе, якты күзләре, кыю карашы күптән чын йөз күрмәгән, битлек астында яшәгән уенчылар өчен гүя бер могҗиза иде. Алар, хәтта Төп Уенчы турында онытып, Яңа Кешегә карап тын калдылар.
– Салыгыз битлекләрегезне! Тәрәзәләрне ачыгыз! Яктылык керсен! Саф җилләр иссен! Кояшны күрегез! Гүзәл дөньяга сокланыгыз! Тормыш искиткеч ямьле! – дип кычкырды Яңа Кеше.
Уенчылар аңа буйсынды. Тәрәзә-ишекләр киерелеп ачылды. Бүлмәгә яктылык кереп тулды. Саф җилләр исте. Һәммәсе җылы кояш нурында коенды... Битлекләр салынды... Тик бу беркемгә шатлык-юаныч китермәде. Китте тавыш, акырыш. Бу мизгелдә һәркем башкаларның кимчелеген күрде. Бер-берсен кимсетү, мыскыллау, хур итү башланды:
– Синең битең шадра!
– Ә синең күзең кылый!
– Синең борының кәкре!
– Ә синең авызың чалыш!
Әрекмән колак, иләк авыз, табак бит, бәрәңге борын... Нинди генә биздергеч сүзләр әйтелмәде! Бу оятны күрмәс өчен, кояш болыт артына качты. Саф җилләр тәрәзә аша керергә батырчылык итмәде...
– Син безнең бәйрәмебезне боздың! – дип кычкырды Төп Уенчы. – Син минем уенчыларны котырттың!
Төп Уенчы үзенең бер генә битлеген дә салмаган иде.
– Юк, – диде Яңа Кеше. – Мин сезне коткарырга килдем. Уяныгыз! Урамга, якты дөньяга чыгыгыз! Чын тормыш анда!
– Син безнең тәртипне боздың! Тынычлыгыбызны урладың! Күңелебезгә коткы салдың! – дип шаулашты уенчылар.
Барысы да Яңа Кешегә ябырылды. Кыйный-кыйный, аны үз йортларыннан куып чыгардылар. Тынычлыкларын бозучыдан котылгач, кабат үз битлекләрен киеп куйдылар. Караңгы, тынчу бүлмәдә бер-берсенә охшаш шома йөзләр генә калды. Барысы да шат, барысы да елмая иде.
Уен дәвам итте.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала