Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Мин язларны гына көтәм хәзер...

Мин язларны гына көтәм хәзер...

Мин язларны гына көтәм хәзер,Бүтән көтәр нәрсәм калмады.Ә ул килмәс борын китеп бара -Монысы да тагын алдады...Мин йөгергән булам яз артыннан,Китсәң, иярт мине үзеңә...Яз яулыгын болгап юкка чыга,Кола...

Мин язларны гына көтәм хәзер,
Бүтән көтәр нәрсәм калмады.
Ә ул килмәс борын китеп бара -
Монысы да тагын алдады...
Мин йөгергән булам яз артыннан,
Китсәң, иярт мине үзеңә...
Яз яулыгын болгап юкка чыга,
Колагын да салмый сүземә...
Йә, кайларга китим яз артыннан,
Ияримме җитез җилләргә?
Сәяхәткә билет сатучы кыз,
Яз иленә мине җибәр лә?!
Бик ерак ул, бик кыйммәт ул, дисең,
Утыр көтеп кабат килгәнен.
Колагымда язгы мизгелләрнең
Үчекләпме мине көлгәне?..
Мин язларны гына көтеп яшим,
Шул өметтән генә җилкенәм.
Язлар китә... Минем кебек, моннан
Беркая да китми җил генә...
Лена Шагыйрьҗан
Фото: pixabay
#Лена Шагыйрьҗан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи