Журнал «Безнең мирас»

"Мин кушмадым сиңа яшьлегеңдә Кавышырга бүтән яр белән"

Үкенечләр белән, үпкә белән
Ник киләсең тәрәз төбемә?
Мин кушмадым сиңа бүтән белән
Үбешергә туең көнендә.
Бөтен авыл анда бәйрәм итте,
Мин дә бармый кала алмадым.
Уйнап-көлдем - үзем генә белдем
Йөрәгемдә ниләр янганын.
Бөтен табын тостлар күтәргәндә
Бәхет теләп сезнең исемгә,
Туй шәрабын мин дә авыз иттем,
Утлы ялкын йотып эчемә.
Төтеннәрен тышка чыгармадым,
Беркемгә дә җанны ачмадым.
Тик сез булган кичәләрдән качтым
Һәм кычкырып көлми башладым.
Ничә язлар янып ялгыз үтте,
Ничә җәйләр ялгыз йөрелде,
Йөрәк янып-янып сине көтте,
Хәзер инде көтми - сүрелде.
Килмә инде тәрәз төпләремә,
Капланганда дөнья кар белән.
Мин кушмадым сиңа яшьлегеңдә
Кавышырга бүтән яр белән.
Клара Булатова 
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру