Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Китмә, дип, китмә, дип ялвардым"

"Китмә, дип, китмә, дип ялвардым"

Китмә, дип,китмә, дип ялвардым, –Син киттең бернигә карамый.Мин беләм:Син – минем язмышым.Язмышка рәнҗергә ярамый.Китмә, дип,китмә, дип инәлдем,Гомерең кыл өсте торганда.Нишлисең,Бу безнең язмыштыр, –...

Китмә, дип,
китмә, дип ялвардым, –
Син киттең бернигә карамый.
Мин беләм:
Син – минем язмышым.
Язмышка рәнҗергә ярамый.
Китмә, дип,
китмә, дип инәлдем,
Гомерең кыл өсте торганда.
Нишлисең,
Бу безнең язмыштыр, –
Мин монда каласы,
син – анда.
Китмә, дип,
китмә, дип өзелдем,
Син күчкәч күкләрнең катына.
Аңладым:
бу – язган язмышлар.
Мин түзәм шул язмыш хакына.
Китмә, дип,
китмә, дип өзелеп,
Кулыма сарылыр балам бар.
…Кышларның суыгын җылытып
Кызара ап-ачы баланнар.
Илсөяр Иксанова
Фото: pixabay
#Илсөяр Иксанова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи