Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әхсән Баянов. Исеңдәме?

Әхсән Баянов. Исеңдәме?

Исеңдәме, без утырдык бергәЯр буенда, калып тын гына.Агым суда йөзгән көймә төсле,Без тирбәлдек яшьлек моңында.Безне аңлап анда агачлар да,Дулкыннар да моңсу шаулады.Йөрәктәге мәхәббәткә кушылып,Тирәк...

Исеңдәме, без утырдык бергә
Яр буенда, калып тын гына.
Агым суда йөзгән көймә төсле,
Без тирбәлдек яшьлек моңында.
Безне аңлап анда агачлар да,
Дулкыннар да моңсу шаулады.
Йөрәктәге мәхәббәткә кушылып,
Тирәкләрдә кошлар сайрады.
Ерак калды хәзер сихри кичләр,
Ахры, сүнде яшьлек таңнары.
Диңгез шаулый анда: күмелделәр
Без утырган елга ярлары.
Күңел хәзер үзенең талпынуын,
Ашкынуын инде җуярмы?
Син диңгезне тыңла: яз үтте дип,
Дулкыннары аның тынармы?!
Фото: pixabay
#Әхсән Баян #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи