Шагыйрь, 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Һ.Такташ исемендәге әдәби премия иясе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2000), Азнакай районындагы Урсай авылы тумасы Илдус Сабир улы Гыйлаҗев 1946 елның 15 гыйнварында туган. 2018 елның 19 мартында вафат булды.

Илдус Гыйлаҗев
Кем юатыр?
Тәрәзәгә килеп бәрелде дә
Бер күгәрчен төште егылып.
Оча алмый, күпме тырышса да,
Канатлары тора сыгылып.
Алданды шул, үтәкүренмәле
Пыяланы шәйли алмады.
Ә дуслары оча өер булып,
Берәве дә янда калмады.
Кем ашатыр, кем юатыр аны,
Кабат очалмаса, ул нишләр?
...Сезнең хакта уйлыйм, үземне мин
Шундый хәлгә куеп, дус-ишләр…
Яшьтиләр, шагыйрьләр, якташлар – Марсель Галиев, Илдус Гыйлаҗев һәм Нур Әхмәдиев
Бирмә телеңне!
– Бирмә илеңне!
– Бирмә!
М.Әгъләмов
«Һәм»нән башлап «хәм»гә барып җиттек,
«Хам» да булыр, килеп терәлдек.
Ник бозыла безне татар иткән
Алты аваз – алты берәмлек?
Ярым урыс буын алга чыкты,
Әйтелешне шулар буталый.
Миллилекне безнең саклап килгән
Төп хәзинә телне ботарлый.
Эфир аша аккан гарип сүзләр
Чеметтереп туктый йөрәктә.
Авызларын барып ямар идем,
Кулым җитми, яшим еракта…
БЕЗ!
Без җырласак, җаныем-бәгърем лә,
Күбәләгем, диеп җырладык.
Бер күрешү – үзе бер гомер, их!
Бәйрәм саен табын җыйнадык.
Без биесәк, идән такталарын
Талчыбыктай бөгеп биедек.
Күренерлек итеп бар дөньяга,
Сәхнәләрнең сайлап биеген.
Без эшләсәк, җиренә җиткереп,
Тел-теш тидермәслек эшләдек.
Ярышларда беркем узалмады,
Мактау тактасыннан төшмәдек.
Без яратсак, шашып, онытылып,
Ләйлә-Мәҗнүн кебек яраттык.
Олы хисләр һаман кайнар килеш –
Суынмаслык итеп яңарттык.
Без кайгырсак, тышка чыгармадык,
Эчтән генә сызып кайгырдык.
Тормыш бит ул тоташ шатлык түгел,
Сагышларны суга агыздык.
Картлыктан да шуңа курыккан юк,
Килсә килсен, әйдә, көтәрбез.
Бездән башка дөнья моңсу калыр –
Сагынырлык итеп китәрбез...
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала