Журнал «Безнең мирас»

Безнең гомер

Безнең яшәү бары каралама,
Язалмадык акка күчереп.
Хәлсезләндек, ахры, яши-яши,
Хәтсез югалтулар кичереп.
Ихласы да булды, уены да –
Үзебезчә булды барсы да.
Такыр юлда кайчак сөртенгәнбез,
Ашыгудан, әллә ярсудан.
Башлаганы булган, ташлаганы,
Югалтканы... сөеп бетерми.
Уйламыйча нокта куйганбыз шул,
Кую кирәк чакта өтерне.
Изге эшләр азрак башкарылган,
Кыеклары күбрәк кылынган.
Заманы да килде – йөрмәдек шул
Чәчәк җыеп кына болыннан.
Без күрәсен башка кемнәр күрсен –
Язмышларга шулай язылган.
Сабырлыклар кайчак җитмәгәндер,
Түзәр чакта тузып азылган.
Ә гомер бер, күпме үкенсәң дә,
Булмый аны кире кайтарып.
Безнең гомер бары каралама,
Соң төшендем, беткәч картаеп.
Ак кәгазьгә күчереп өлгермәдек,
Анысына вакыт калмады...
Ә шулай да юкка яшәлмәгән,
Гомер үткәч, шуны аңладым.
Бу дөньяда юкка яшәлмәгән –
Нидер кала җирдә бездән дә.
Искә алыр кемдер без утырткан
Алмагачтан алма өзгәндә.
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Фото: pixabay

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Гарифҗан Мөхәммәтшин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру