Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһка һәм Аллаһның Рәсүленә иман китереп, намаз укып, Рамазан аенда ураза тоткан бәндәне Аллаһы Тәгалә җәннәткә кертер. Ул бәндә, кирәк – туган җирендә гомер кичерсен, кирәк – һиҗрәт кылсын».

Зәйд ибн Халид әл-Җиран разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Башка берәүнең югалткан малын үзенә алган бәндә – гөнаһлыдыр (юлдан язучыдыр)».

Ибн Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ризык сатучы бәндә аны (ризыкны) үзе татып карамыйча сатмасын».

Гайшә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше кыз балалары белән бәхетсезлеккә эләгеп, аларны изгелектә тәрбияләсә, бу изгелеге уттан пәрдә булыр».

Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам өч мәртәбә әйткән: «Кайсыгыз мәетне хәер белән искә төшерсә, аңа җәннәт тиеш булды, кайсыгыз мәетне начар ягы (явызлык) белән искә төшерсә, аңа ут тиеш булды. Сез – җирдә Аллаһы Тәгаләнең шаһитләре».

Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №6. – Б.59.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи