Ислам динебез мөмкин булган кадәр гөнаһлардан ерак торырга, тәкъвалыкка өнди. Нәрсә соң ул тәкъвалык? Бу хакта башкалабыздагы «Алтаң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН бик күркәм вәгазь сөйләде.

«Мөхтәрәм мөселманнар өлкәннәрнең хәленә керә белергә тиеш», – дип нәсихәтләде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин. /М.Захаров фотосы
Ислам динебез мөмкин булган кадәр гөнаһлардан ерак торырга, тәкъвалыкка өнди. Нәрсә соң ул тәкъвалык? Бу хакта башкалабыздагы «Алтаң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН бик күркәм вәгазь сөйләде.
Бисмилләһир-рахманиррәхим! Газиз кардәшләрем, һәммәгезне тәкъвалыкка чакырам. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, мөэминнәр һәм мөэминәләр, Аллаһы Тәгаләгә тиешле дәрәҗәдә тәкъва булыгыз, әмерләрен тиешенчә үтәгез, хәрамнарыннан тиешенчә тыелыгыз! Мөселман булмаган хәлдә үлүдән, Аллаһ хозурына кайтудан сакланыгыз», – дигән. Ислам дине – бөек дин. Ул һәркемгә лаеклы, үз урынын бирә. Динебез сабыйларга – мәрхәмәт, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтә; кыенлыкка тарыганнарга ярдәм кулын суза, ярдәме тигәннәргә шөкер кыла.
Динебез шулкадәр камил: хәтта ул залимгә дә булышырга куша. Залим ул – явыз кеше. Пәйгамбәребез рәнҗетелгәнгә дә, рәнҗетүчегә дә булышырга чакырган. Сәхабәләре, рәнҗетелгәнгә ярдәм кирәге аңлашыла, башкаларны кыерсытканга ни өчен булышырга соң, дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.), золымлыгыннан туктатып, аңа ярдәм итегез, дигән. Күрегез: исламда залимнең дә хакы бар. Нәсихәт биреп, без аңа явызлыктан баш тартырга булышабыз. Ислам динендәге иң күркәм әхлакларның берсе – чал чәч иясенә, ягъни олыгайган кешеләргә хөрмәт күрсәтү.
Аллаһның әмере – Җир өстендә урнаштырган сөннәте. Һәр кеше бу дөньяга сабый бала булып килә, буй үстерә, көч-куәт җыя, белем-тәҗрибә туплый. Тора-бара көчле ир-атка, хатын-кызга әйләнә. Ләкин зур булып үскән, җимеш биреп куандырган агачларның тора-бара көче китә башлаган кебек, картайгач, көче беткәч, адәм баласы сабый бала хәлендә кала. Шулай итеп, яшь, урта, өлкән буынның – һәрберсенең бу җиһанда үз урыны, үз әһәмияте бар. Әгәр Аллаһы Тәгалә теләсә, бу дөньяда картлар булмас, бөтен кеше яшь килеш торыр иде. Ләкин картлар, зәгыйфьлеккә төшкәннәр дә бар. Аллаһы Тәгалә «Хаҗ» сүрәсенең бишенче аятендә: «Һәр кешене билгеле бер вакытка кадәр әнисе карынында тотабыз. Соңрак сабый бала хәлендә бу дөньяга чыгарабыз. Сезнең арада яшь килеш үлеп китүчеләр дә бар. Кемгәдер әби-бабай булу насыйп түгел. Кемдер гомер ахырына кадәр җитәр, хәтта белгәннәрен онытып бетерер», – дип әйткән. Менә шушы көче, гайрәте киткән кешеләрнең исламда аерым дәрәҗәсе бар. Шуңа күрә бүген көч-куәте булганнар, дөньяны үз кулында тотканнар аларны ташламаска тиеш. Шул өлкәннәр, сезнең дә картаясыгыз бар, дип боларга вәгазь сөйләп торсын.
Шактый кеше, ни кызганыч, картайган көнендә ялгызы кала, гомерен дүрт дивар арасында уздыра. Күпме ана, гомеренә куркыныч китереп, бала таба, саулыгын, яшьлеген корбан итә. Шул ук вакытта бүген күпме ана, балам кайчан кайтып күренер икән, дип тәрәзә төбендә, баласын сагынып, көтеп тора. «Сабыйларга мәрхәмәтле булмаганнар, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтмәгәннәр бездән түгел», – дип әйткән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Аллаһ илчесе вәгазе, җылы сүзе, Коръән аятьләре һәм, әлбәттә, шәхси үрнәге белән җәмгыятьтә өлкәннәрнең дәрәҗәсен күтәргән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәдинәдән Мәккәгә җиңүче булып кайткач, аның янына Әбүбәкер сукыр, карт әтисен алып килә. Пәйгамбәребез, нигә монда алып килдең, әйткән булсаң, янына үзем барган булыр идем, дигән. Чөнки чал чәчле, өлкән кешенең Аллаһ каршында хөрмәте зур. Кеше картая барган саен тәне зәгыйфьләнә, күңеле нечкәрә. Олы кешенең хәтере кала, дигән әйтем бар. Кайвакыт, аңа шулхәтле нәрсә әйттем инде, дип аптырыйбыз. Олы кеше тиз үпкәли. Кайвакыт кечкенә генә игътибар күрсәтсәң дә, күңеле күтәрелә.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәрвакыт олы кеше белән, аерата ихтирам күрсәтеп, сөйләшкән. Олы кешенең холкы яхшырмый, сабырлыгы артмый. Пәйгамбәребез моны яхшы аңлаган. Бохари язып алган хәдисләр арасында моңа яхшы мисал бар. Мисвәр дигән бер сәхабә булган. Әтисен Мәхрәмә дип йөрткәннәр. Бабай еш кына тавыш чыгарган. Улы сабыр иткән. Бервакыт Пәйгамбәребез зәкят рәвешендә кием тараткан. Әлеге хәбәр бу бабайга да барып ирешкән, ди. Мисвәрнең әтисенә кием эләкмәгән икән. Шуннан соң әтисе улын ияртеп Пәйгамбәр янына киткән. Ишек төбенә килеп җиткәч, әти кеше Пәйгамбәрне чакырып чыгарырга кушкан. Чатырда гына яшәгән Аллаһ илчесе моны ишетеп торган. Хәлнең кая барганын яхшы аңлап, булган киемнәр арасыннан берничә яхшысын алып, ул Кояш кебек балкып чыга. «Бу киемне синең өчен саклап тордык. Сине күпме көтәбез инде», – дип шуны агайның кулына тоттыра. Шул вакытта улы елмаеп, әти риза, дип куя. Менә бу – күп бабайларның халәте. Тора-бара, исән-сау торсак, без дә бабай булырбыз. Олы кеше пәйгамбәрме, күршесеме, бер түрәме, дип аерып тормый, дәгъвасын белдерергә ашыга. Пәйгамбәребез, тегене куып җибәрегез, кеше кебек сөйләшә дә белми, дип әйтмәгән бит. Киресенчә, аңа ярарга тырышып, бераз хәйлә корган.
Без бит өйдә бала белән олы кешечә сөйләшмибез. Чөнки сабый гына икәнен беләбез. Өч яшьлек бала тәлинкә ватса, 15 яшьлек баланы тәнкыйтьләгәндәй әрләмибез. Күпне кичерәбез. Кайвакыт өлкәннәр, кем булуыңа карамастан, артык сүзләр әйтеп, сүгеп ташлый икән, үпкәләмәгез!
Бүген 14-15 мең сум пенсия алып яшәүче өлкәннәр бар. Мондый акчага ничек яшәп була?! Даруларга, коммуналь түләүләргә күпме акча китә. Нинди акчага ризык аласың? Шул сәбәпле без, «Приют человека» дигән хәйрия җәмгыяте оештырып, ярлы, аз керемле өлкәннәрне тукландыра башладык. Заманында хәлиф Гомәр ибне Хаттаб, хәер эстәп утырган бер яһүдне күреп, туктап, сәбәбен сорый. Теге куркып калмый. «Сау-сәламәт чагымда башка диндә булганнар түләргә тиешле салымны түли идем. Хәзер түли алмыйм, картайдым. Картлар андый салымны түли алмаганга, шушы хәлгә төштем», – дип хәлен аңлатып бирә. Хәлиф моны сараена алып кайтып сыйлый, матди ярдәм күрсәтә. Билгеле, һәрбер мохтаҗ әби-бабайның өенә барып, булышып йөри алмыйбыз. Тик илле кешене бушлай тукландыру җаен таптык. Шул рәвешле Татарстанда көн саен өч мең кешене сыйлыйбыз. Кайберәүләр, нигә мөселманнарны гына тукландырмыйсыз, дип безгә дәгъва белдерә. Аларга мин, Гомәр ибне Хаттаб яһүдләрне дә ашаткан һәм өлкән яшьтәге башка дин кешеләреннән салым алуны туктаткан, дип җавап бирәм.
Мөхтәрәм мөселманнар өлкәннәрнең хәленә керә белергә тиеш. Чынлап та, шактый гына кешенең хәле җиңел түгел. Күпләр экономияли, арзан ризык белән туклана. Икмәк кибетендә күрәсездер: гадәттә өлкәннәр иң арзан ипи, сөтне ала. Күпләребезнең әти-әнисе кыйммәт булмасын дип, товарның арзанрагын алырга тырыша. Әле без әти-әниебездән акча сорамаганга, күрше малайның әти-әнисеннән акча таптырганын күреп торганга, үзебезне яхшы кеше дип йөрибез. Гадел хәлифләр вакытында әти-әниләрен балалары карап-тәрбияләп торган. Мөхтәрәм өммәттәшләр, әйтегез әле: хатыныгызга күпме акча тотасыз?! Әллә ул бер изге хатынмы? Хатын әниегездән изгерәк була алмый. Беренче урында әниләр булырга тиеш. Башкалар икенче, өченче, дүртенче урында. Билгеле, «акча бирәм», дип торганда әниләребез «улым, берни дә кирәкми», дип әйтә. «Әнием, сиңа бәлки кирәкмидер, миңа синең алуың мөһим», – дип әйтегез.
Герман Грефка рәхмәт: Сбербанкның онлайн кушымтасы бар. Шуны ачыгыз да «автоперевод» дигән төймәне табыгыз. Һәр җомга көнне булдыра алган кадәр әниләрегезгә, акча җибәрегез. Кемдер – 5 мең, кемдер 500 сум салыр. Әниләрегез исән булганда мондый бәрәкәттән файдаланып калырга ашыгыгыз. Бу – бәрәкәт! Акчагыз артачак. Шушы бәрәкәт аша Ходай Тәгалә хатыныгызга да күбрәк бирәчәк. Әтиегез исән-сау икән, аңа да ярдәм итәргә ашыгыгыз. Бу бит – Аллаһның бер бәрәкәте. Җомга көн мин балаларыма, җомга сәдакасы булыр, дип бераз акча салам. Балаларыңа, якыннарыңа биргән сәдака – иң яхшы сәдака ул. Җомга көнне үзеңә, якыннарыңа ниндидер бүләк ал! Бүген – җомга бит, дип, көтеп, сөенеп торырлар. Әтиләрегезгә карагыз: син нинди машинада йөрисең дә, әтиең нинди машинада йөри?! Синеке ун-егерме тапкыр кыйммәт икән, димәк, уйлап, күреп бетермисең.
Әти-әниләрегез исән булмаса, аларның кыз, ир туганнары бардыр. Аларның хәлен белегез, һичьюгы суыткычларын ачып, ни-нәрсә ашыйлар икән, дип кызыксыныгыз. Ятакларын карагыз: иске, тузган түгелме?
Өлкәннәргә дә нәсихәтем бар. Алтмыш-җитмеш яшьтән узарга насыйп иткән икән, өлкәннәр, яшьләр сездән үрнәк алырга тиеш икәнен, зикертәс-бихләрегезне онытмагыз. Кайвакыт өлкәннәр, аларны өйдә бик сагынып көтәләрдерме, намаз бетүгә, тизрәк кайтып китәргә ашыга. Ахшамга килдегез икән, ястүгә кадәр Коръән укыйм, зикер-тәсбих әйтеп утырырмын, дип ниятләгез. Олы кеше бит сез: мәчеткә ешрак һәм озаккарак дип килегез. Күп кенә галимнәр өйләгә килгәч ахшамнарын да укып кайтып китә торган булган. Аллаһы Тәгалә яшьләребезгә, урта буынга, өлкәннәргә тәүфыйк бирсен, ризалыгын алып яшәргә язсын!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала