Ислам. Дини сүзлек
Габд
Габд/габде (гарәпчә – кол, күплектә – «гыйбад») – ул ислам динендәге халыкларда «Аллаһ колы» мәгънәсендә кеше исемнәренә кушып йөртелә. Мәсәлән, Габдаллаһ – Габдулла – Аллаһ колы; Габд әл-Кадыйр – Габделкадыйр – Иң Кодрәтленең колы; Габд әл-Латыйф – Габделлатыйф – Шәфкатьленең колы; Габд әр-Рәхман – Габдерахман – Миһырбанлының колы.
Гадәт
Гадәт (гарәпчә – йола, күнегелгән эш) – ислам дине таралган илләрдә бик борынгыдан – ыруглык һәм феодализм чорларыннан ук сакланып калган йолалар җыелмасы.
Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый,
фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993) файдаланып,
Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б. 48.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА