Режиссер Ширияздан Сарымсаковның тууына 110 ел
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1958), режиссер Ширияздан Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков 1911 елның 12 маенда Казакъстандагы Акмола өязенең Атбасар шәһәрендә туган.
Ул 1928-1930 нчы елларда Казандагы Татар театр техникумында укый, 1945 елдан Казан театр училищесында актерлык осталыгына өйрәтә.
Ш.Сарымсаков 1942-1943 нче һәм 1952-1958 нче елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры була. Театрда утыз ел эшләү чорында ул татар, рус һәм чит ил драматургларының җитмештән артык пьесасын сәхнәгә куя.
Ш.Сарымсаков 1999 елның 30 сентябрендә Казанда вафат булды һәм Яңа бистә зиратында җирләнде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА